Сагынуга дәва бармы икән?

Сагынуга дәва бармы икән?

Бу вакыйганы миңа кордашым Шакир сөйләгән иде. Ул колхозлар беткәнче илне, авыл халкын ипи ашатучы агроном булып эшләгән, хәзер инде лаеклы ялда.

– Үткән гасырның 60нчы елларында, бездә дә шикәр чөгендере игә башлагач, безне – Татарстаннан биш-алты агрономны өйрәнү, тәҗрибә алу өчен Украинага җибәргәннәр иде. бу өлкәдә бик алга киткән, ул чакта бөтен СССРны диярлек шикәр, шикәр комы белән туендырып торучы союздаш республика иде. Хәзер, шөкер, бездә дә бу культураны ярыйсы гына мул үстерәләр, үзебезнең шикәр заводлары да бар, – дип башлады ул сүзен.

Украинага килеп төшкәч, аларны бер авылның иркен, чиста өенә урнаштыралар. Шикәр чөгендере игү буенча семинар әле иртәгә генә башланасы булганга, Шакир, өй хуҗабикәсенең киңәшен истә тотып, төшке ашны ашаганнан соң, авыл белән танышып кайтырга исәпли.

Җәй башындагыча, монда да яшеллек патшалык итә: юл кырыендагы чирәмлектә тавыклар тибенә, су җыелган уйсулыкта чучкалар «душ» керә. Шакир урамнарның төзеклегенә, киңлегенә игътибар итә. Алар авылындагыча өйләр, каралтылар бер-берсенә терәлеп төзелмәгән, иркенлек. Дөрес, биредә дә өйләр (аларны хаталар дип атыйлар икән) төрле – зурысы, кечкенәсе бар. Һәр хатаның алдында кечкенә генә бакча булып, аның койма аралыкларыннан сары чәчәкле көнбагышлар сәламләп калалар.

Атлый торгач, бераздан Шакир авыл уртасындагы шактый зур мәйданга килеп җитә. Ул килгән юл гына түгел, бөтен урамнарның юлы шушы мәйданга җитеп терәлә икән, чөнки монда, мәйданның тирә-ягына авылның «мае», «каймагы» – колхоз идарәсе, авыл Советы, почта, кибетләр урнашкан…

Шакир иң элек азык-төлек кибете белән танышырга була. Килеп керүгә, түр якта төрле зурлыкта, калынлыкта казылыклар күреп исе китә. Китмичә соң, авылларны сөйлисе дә юк, ул чакта шәһәрләрдә дә казылыклар сирәк була, кешеләре дә казылыкалырга Мәскәүгә йөриләр, хәтта алар утырган поездны «колбасный поезд» дип көлеп сөйлиләр иде. Монда эленеп торучы казылыклар күбесенчә дуңгыз итеннән ясалгандыр, мөгаен. Шунда Шакир күрше бер абзыйның Литвага туганнары янына барып, аның игәү, энә кебек бездә дефицит булган әйберләрне күпләп алып кайтып сатуын искә төшерә.

Шакир кондитер, тәмәке сата торган бүлекләрне рәтләп карамый да, алары, мондагы кебек бик бай булмаса да, үзләренең кибетләрендә дә бар.

Кибеттән чыкканда ишек төбендә Шакир ялгыш бер ир кешегә бәрелә, тегесенең хәтта күзлеге төшеп китте. Күзлекне алып хуҗасына бирим дисә, алдында авылдашы, яшьтәше Госман басып тора икән.

– Госман! – дип кычкыра ул, яндагыларны сискәндереп.

Госман да аны танып, кочаклап ук ала:

– Шакир, синме бу?

Алар кочаклашып, бер-берсенең аркаларына шап-шоп суккалашалар.

Иң беренче булып Госман телгә килә:

– Ничек, кайдан килдең безнең авылга, дускай?

Шакир бер-ике сүз белән үзенең авылларыннан бирегә семинарга килүен әйткәч:

– Ә син ничек монда, яшьти? – дип сорап куя.

Тегесе сөйләргә бик теләмәгән кебек, армиядә Украинаның бер шәһәрендә хезмәт иткәнлеген, беркөнне увольнениегә чыккач, Оксана исемле бер украинка белән танышуын, яшь, чибәр кызны яратуын, хезмәт срогы беткәч өйләнешүләрен һәм монда Оксананың авылына кайтып төпләнүләрен сөйли.

– Менә ун елдан артык без монда бергә яшибез. Өч балабыз да монда тудылар, тик зурысы, кызыбыз гомерле булып чыкмады – юл һәлакәтендә үлде. Аның кабере дә монда, авыл зиратында.

Госманның йөзе күләгәләнеп киткән кебек була, ләкин озакка түгел, янә авылдашын күрү шатлыгы халәтенә күчеп, ул:

– Сугышта үлгән әтиемнең дә кабере дә монда булган бит. Мин аны эзләп кайларга гына язмаган идем, ә ул монда янәшәдә генә, ун елдан артык ята бәгърем. Үлгәч, Оксанама мине әти янына күмәрсез дип әйтеп куйдым.

Шакир, Госманны күңелсез уйларыннан читкә юнәлдерергә теләп:

– Авылга кайтканың бармы, Госман? – дип сорый.

– Авылгамы? Ун ел элек үзем генә кайткан идем, шуннан бирле юк – балалар туды, тормыш мәшәкатьләре җибәрмәде. Авылда хәлләр ничек, Шакир дус, сөйлә, зинһар. Безнең өй торамы әле, зирекләр яз көне бүртеп, алкалары коеламы? Кызлар һаман Карама чишмәсенә суга йөриләрме? Сөйлә барысын да, белсәң иде, авылны шулкадәр сагындым, көн дә диярлек төшемә керә.

Шакир Госманнарның мәктәп янындагы кечкенә агач өйләренең инде юклыгын, аның урынында берәүнең таш өй салуын, зирек, талларның һаман һәрвакыттагыча үсүләрен, ә менә әнисе Зәйтүнә апаның өченче ел вафат булуын, апалары Хәлимә белән Сәлимәнең шуннан соң әллә Казахстанга, Әллә Үзбәкстанга китеп хәбәрләре булмавын барысын да бәйнә-бәйнә сөйләп бирә.

– Кызлар, өйләргә колонка суы керсә дә, һаман элеккечә аш, чәй өчен Карама чишмәсенә йөриләр, тик без малай чакта белгән-күргәнкарама агачы җил-давылдан күптән сынып авып төште, аның урынына бүтәнне, яшьрәген утырттылар.

Госман аның беләгеннән кысып тоткан килеш, очкынланып янган күзләрен Шакирдан алмыйча тыңлый.

– Быел булмады, узды инде. Киләсе елга Сабан туена гаиләң белән авылга кайт әле, дус. Туры үзебезгә кайт. Беләсеңме, Сабан туе бездә шулкадәр кызык уза. Бәлки, бөтенләйгә кайтырга исәпләрсез әле.

Госман чакыруга рәхмәт әйтә, Оксана белән бу турыда, һичшиксез, киңәшәчәкләрен җиткерә.

Авылдашлар кич шунда мәйданда очрашырга (концерт буласы икән) килешеп аерылышалар. (Госманның авылга кайтуын хәтерлим. Мин дә аның балачак дусты, без бер урамда яшәп, малай чакта Сөлчәдә су кереп, урманда җиләк, чикләвек җыеп үскән идек. Госман кайткач, без, дүрт-биш егет, аның хәлен белергә баргач, ул безне күз яшедәй чиста көмешкә (аларда «горилка» дип атала икән) белән сыйлады. Шакир ул вакытта Казанда укый иде. Эчкән артыннан, гомеребездә беренче тапкыр, туйганчы, дуңгыз итеннән әзерләнгән казылык ашасак та, кайберләребез әрәмәдә, зирек төпләрендә йоклап калган иде. Без әрәмәгә, аулак дип, Госманның әнисе Зәйтүнә ападан качып төшкән идек.)

Фатирга кайткач, Шакир хуҗабикәдән Госман турында сораша.

– Ә, татарин, Усманныәйтәсеңме? Ул безнең трактор бригадасы бригадиры. Шикәр чөгендереннән күп уңыш алганы өчен ике орден белән бүләкләгәннәр. Берсе – Ленин ордены, икенчесе – Октябрь ордены. Ел саен бакчамны ул сөрдерә, рәхмәт яусын үзенә, – ди карчык.

Кичен Шакир тагын авыл үзәгенә китә. Һава саф, көн җиләс. Мәйдан ягыннан баядан бирле музыка, җыр тавышы ишетелә. Ул килеп җиткәндә, милли киемнәрдән егет-кызлар хоровод әйләнәләр. Алардан соң бер хатын сузып кына «Калинушка»ны җырлый. Аңа кул чабулар тынып та өлгерми, «сәхнә»гә тальян гармун тотып Госман чыгып баса. Ул төймәләргә баскалап бераз көй эзли дә йомшак матур тавыш белән җырлап җибәрә:

«Илдә ниләр бар икән,

Туганнар исән-сау микән?

Әҗәлгә дару бар диләр,

Сагынуга бар микән?

Инешләре, инешләре,

Инешләре су тулы,

Кая китәргә дә белмим,

Эчләрем сагыну белән тулы.

Очып кайтасы иде,

Сулар керәсе иде.

Туган, үскән илкәйләрдә

Гомер кичерәсе иде».

Җырның сүзләре татарча булса да, мәйдан тирәли түгәрәк булып баскан тамашачылар мәгънәсен аңлапмы, аңламыйчамы, дәррәү кул чабалар. Һәрхәлдә, Госманны авылда белүләре, аның монда беренче тапкыр гына җырламавы, аны үз итүләре сизелә.

Госман тагын, үзе уйнап, «Көзге җилләр», «Киек казлар», «Шахта» җырларын да башкара.

Шакирның колагында аның моңлы көе, җыры фатирга кайткач та яңгырап тора, ул авылдашының язмышы турында уйланып бик озак йоклый алмый…

Безнең авылда Сабан туе бик матур, тәртипле уза. Тирә-як авыллардан, Казан, Самара, , Түбән Камада яшәүче авылдашлар да кайткач, ул ике-өч меңлек авыл халкыннан өч-дүрт тапкыр артып китә. Һәр өйгә диярлек аз дигәндә дүрт-биш кеше кунак булып кайта. Сабан туе уза торган аланлыкта йөзләгән җиңел машина туктаган, ике дистәдән артык кибетләрдә гөрләп сату бара, берничә урында шашлык пешерәләр, мәйдан уртасындагы микрофоннан музыка, җыр тавышы Сабан туе булган урынга сыймыйча, еракка, бөтен авылга җитә. Бәйрәмчә матур, аллы-гөлле, сарылы-яшелле киемнәр кигән кешеләр белән бөтен җир тулган.

Ике кулына ике оныгын җитәкләгән Шакирны мин көрәш мәйданында гына очраттым. Исәнләшкәч, беренче сүзем шул булды:

– Кайттылармы?

Ул минем кемнәр турында соравымны шунда ук аңлап алды һәм, авыр гына көрсенеп:

– Юк шул, – диде.

Димәк, Госман кайтмаган. Моңа нәрсә сәбәп булган – билгесез.

Хәзерге авылның кешеләреннән өч-дүрт тапкыр күп авылдашлар читтә яши, көн күрә.

Кадерле авылдашлар! Нигә сезнең бер өлешегез булса да авылда торырга кайтмый?! Сездән башка авыл картая, бетә бара. Хәзердән үк аны карт-коры, пенсионерлар авылы дияргә була. Һәр өйдә диярлек кимендә бер, йә 2-3 пенсионер, авыл буенча 800дән артык пенсионер бар. Яшьләр булмагач, туучылар саны елдан-ел азая, кайчандыр өч-дүрт төркем булган балалар бакчасында бер генә төркем калды. Кешеләрегез аз, нормага тулмый дип, хастаханәнең яту бүлеген яптылар, даруханә, саклык кассасы һ.б. тулы режимда эшләми. Сез дә кайтмасагыз, авылны кем коткарыр?!

Кадерле милләттәшләр! Сез дә бөтен дөньяга сибелгән, хәтта Австралиягә кадәр җиткәнсез. Кайсы илләрдә яшәвегезне санар өчен аяк-кул бармаклары да җитмәс иде. Сез дә якты кояш астында гүзәл Татарстаныбызга кайтыгыз. Биредә яшәү өчен урын да, эш тә җитәрлек. Кодрәтем булса, бөтен милләттәшләремне җөмһүриятебезгә җыяр идем – татар милләте ишәер, көчәер, баер, кемсәләрнең башына аны Монголиягә яки башка җиргә сөрергә дигән уй килмәс иде. Башкайларыгыз читтә адашып йөрмәсен, ата-бабаларыгызның туган җиренә кайтыгыз!

Салихҗан ЗАРТДИНОВ.

районы, Иске Ибрай авылы.

Комментарии