Ватанпәрвәрлек һәм яшьләр

Ватанпәрвәрлек һәм яшьләр

Ватанпәрвәрлек (патриотизм) – гасырлар аша ныгытылып, иң тирәндә яткан хисләрнең берсе. Бу төшенчәгә Ватаныңны ярату һәм бирелгәнлек, үз халкың белән горурлану, аны якларга әзер булу керә.

Бүгенге яшьләр тарихыбыз белән аз кызыксына, аларда ватанпәрвәрлек хисләре юк, дип әйтергә яраталар. Бу тема илнең үсешен, киләчәген тәэмин итә торган мәсьәләләрне уңай чишәргә кирәклеген күрсәтә, яшьләрне ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләүне онытмаска, аны акрынлап киләчәк буынның аңына сеңдерергә кирәк! Ватанпәрвәрлек дигәндә, без үзебез яшәгән Татарстанны, аның халкын, тарихын, туган телен, гореф-гадәтләрен дә онытырга тиеш түгел!

Мәктәп баласына, әти-әниеңне ярат, дип әйтеп кенә аларны яраттырып булмаган кебек, ватанпәрвәрлек турында китаплардан укып кына Ватанны яраттырып булмый. Бүген укучылар тормышта нинди кыйммәтләргә игътибар итә соң? Кайбер мәктәпләрдә 8-11нче сыйныф укучылары арасында үткәрелгән сорашуларның нәтиҗәсе болайрак тора икән:

акча – 32%;

машина – 28%;

ял көннәрендә яшьләрнең үзара күңел ачулары (тусовка) – 22%;

ватанпәрвәрлек, Ватанны ярату – 18%.

Алар өчен матди кыйммәтләрнең рухи кыйммәтләргә караганда өстен булуы ап-ачык күренә. Нәтиҗәләр бик шатландырырлык булмаса да, яшьләр ватанпәрвәрлек төшенчәсенә бөтенләй битараф түгел. Хәзерге җәмгыятьтә ватанпәрвәрлеккә ачык мисаллар аз дияргә була. Совет чорында яшьләрнең үзаңында Ватанны саклаучы образы нык формалашкан иде. Шакирҗан Мөхәммәтҗанов (Александр Матросов), Зоя Космодемьянская, герой-пионерлар…

1941-1945нче еллардагы Ватан сугышы геройларының исемен яшьләрнең 70 проценты әйтә алмый. 16 процент андый геройлар булмаган, ди. 14 процент яшьләр, геройлар бар, әмма әйтә алмыйм, дип җавап бирә. Бүгенге җәмгыятьтә ватанпәрвәрлек идеясенең булмавы күренеп тора (депутатлар, ул бар, без шул юнәлештә эш алып барабыз, дип әйтеп торсалар да).

Телевизорны кабызып җибәрсәң, яңалыкларның 90 проценты дәүләт эшлеклеләренең визитлары, гадәттән тыш хәлләр, катастрофалар, су басулар, янгыннар турында. Башка каналларда ток-шоу, сериаллар, чит илдәге теннис яки башка турнирларны яктырталар, ә үзебезнең илдә барган чемпионат уеннарын түләүле итеп төнлә күрсәтәләр. Фигуралы шууда чемпион булганнарны күрмичә генә соклану авыр бит. Яхшы яңалыкларны күрсәтмиләр диярлек, әйтерсең алар юк! Без иң начар, артта калган илдә яшибез, дип уйларга мөмкин. Яхшы башкарылган эшләр белән горурланырга кирәк һәм горурланырга өйрәнү дә бик мөһим! Ветераннарны хөрмәт итү дә ватанпәрвәрлекнең бер өлеше булып тора. Ватанны ярату, өлкән буын вәкилләрен хөрмәт итү хисләрен тәрбияләргә күбрәк игътибар бирергә кирәк. Шуны тәрбияләү өчен мохит булдырырга тиешбез. Боларны булдыра алмасак, илебезнең киләчәге томанлы!

Нияз БИШБАЛТА,

Казан шәһәре

Комментарии