- 02.07.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №25 (29 июнь)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Газеталарда күпме сугыш ятимнәре үзләренең үпкәләрен белдереп язды. Әтиләрен югалтып, күпме авырлыклар кичергән бу балаларның җан авазын ишетеп җавап бирүче булмады. Җитәкчеләрдән дә йөз белән борылмаслармы, дип өметләнүчеләрнең дә өметләре акланмады. Без бит шул яу кырында ятып калганнарның тырышлыгы белән ничә еллар тыныч гомер кичерәбез. Исәннәрне ничек зурладылар. Хәзер оныклары бабаларының фатирында рәхәтләнә. Ә үлгәннәрнең балаларына берни юк. Дөреслек кайда? Нигә безнең язмаларны хөрмәтле җитәкчеләребез укымый икән. Чит илләргә барып рәхәтләнеп ял итүчеләр һәлакәткә очраса, миллионнар бирәләр. Үлгән кешегә акча кирәкмидер бит. Анда ял итәргә ярлы бармый. Боларны күреп безнең әтиләрнең рухы рәнҗемидер дип кем әйтә ала? Безгә машиналар кирәкми. Пенсияләребезне бераз арттырсалар, шуңа канәгать булып яшәр идек. Сугыш ятимнәре һаман да очын-очка ялгап яши бит әле. Әтиләре сугышка киткәндә туып калганнар да картаеп бара. Мин бу хатны бөтен ятимнәр исеменнән язам һәм ил башлыкларыннан бер җылы сүз көтәм.
Дания әбиегез ИДРИСОВА.
Тукай районы, Түбән Суык-Су авылы.

Комментарии