«Ярдәм»гә ярдәм итик

«Ярдәм»гә ярдәм итик

Узган атнада Болгар радиосында «Хак дин» тапшыруын алып баручы Фаил Гыймадов әңгәмәгә «Ярдәм» мәчете имамы Рафис хәзрәтне чакырган иде. Чаллыдан мәхбүсләр өчен хәйрия ризыклары китергәч, иртәгә 5нче колония мәчетенә ул барачак, дип Рафис хәзрәт белән таныштырганнар иде. Яшь кенә, сабыр, тыйнак, ачык йөзле-мөселманнарны үзенә тартып торырдай дин әһеле булып истә калган. Радио тапшыруында ул карантин шартларында ярдәмгә мохтаҗ начар күрүчеләргә, хәрәкәт итү мөмкинлеге чикле казанлыларга – 700 кешегә, көн саен хәләл әзерләнгән итле ризыкларны өйләренә илтеп бирүләре турында сөйләде. Башка фондларныкы кебек «Ярдәм» ислам хәйрия фондының да соңгы араларда матди хәле авырая бара. Ярдәмлеләрнең районнарда даими эшләп килүче ике ятим балалар йорты да бар бит әле. Тоткыннар янына килгәндә дә буш кул белән килмиләр: хөрмә, җиләк-җимеш ифтар табыннарын баета. Рамазан аенда хәләл ризык пешерүне дә кайгырталар. «Хак дин» тапшыруы мине кулга каләм алырга, елдан артык әзерли алмый йөргән язмага тотынырга этәрде.

2018нче елның 3нче июлендә Татарстан Республикасы буенча җәзаларны үтәтү хезмәте федераль идарәсенең рөхсәте белән мин «Ярдәм» фонды җитәкчесе Илдар хәзрәт Баязитов, фондның башкаручы директоры Илһам әфәнде Исмәгыйлев белән бергә Түбән Карамалы бистәсендәге 5нче колония мәчетендә булган идем. Фотолар да алып кайттым, әмма язылмый гына бит… Күрәсең, Раббыбыз, карантин вакытында, Рамазан аенда, илдә генә түгел, дөньясында, тормыш авырлашканда «Ярдәм» фондының килер җире кимер, язарга форсат чыгар, дип көттергәндер.

… Эссе июль иртәсендә, алып килгән күчтәнәч ризыкларны тикшереп бетергәнне көтеп, колониягә керү ишеге төбендә торабыз, танышабыз. Безнең иминлекне кайгыртып йөрүчеләр – колониянең тәрбия һәм кадрлар белән эшләү буенча урынбасары Сергей Геннадьевич Корнишин һәм оператив хезмәткәрләр дә тикшерү үтеп керә. Хәзрәтләрне нәкъ башкаларны тикшергәндәге таләпләр буенча үткәрәләр, әмма хезмәткәрләрнең йөзендә җылылык, аерым мөнәсәбәт сизелә. Ә эчтә, мәчет янында көтүче тоткын мөселманнарның кунакларны күргәч шатлыкларын мин, әни кеше буларак, бер әйбер белән генә чагыштыра алам: ясле-бакчага яңа йөри башлаган сабыйның үзен алырга килгән әти-әнисен каршылавы!!!

Илдар хәзрәтнең мәчетне яхшы белүе күренеп тора: мине Коръән укырга өйрәнү бүлмәсе, китапханә, укырга өйрәнүчеләрнең дәфтәр-әсбаплары тезелгән бүлмәләр белән таныштыра. 5 электрон Коръән дә бар икән. «Безнең гәҗит» укучыларына яхшы таныш Мисбах абый Сәхәбетдинов бер сөйләшкәндә: «Моннан авыл мәчетләрендә имам булырлык дәрәҗәдә гыйлем алып чыгучылар бар. Аларны дөрес кабул итеп, каршыласыннар гына», – дигән иде, хак сүзләр, күрәсең. Мәчеттә ул чакта 80 мөселман йөри иде. Хәзрәт белән очрашуга эш вакыты туры килмәгән барлык мөселманнар да килгән.

Безне мәчет өчен җаваплы (старший по мечети дип атала икән) Равил Әхмәтханов озатып йөри. Тоткыннар үзләре аны хәзрәтебез дип зурлый. Җомга, гает намазларын Яшел Үзәннән Сөләйман хәзрәт килеп укыта икән.

Изображение удалено.Изображение удалено.Шуны искәртим: тоткыннарны фотога төшерү, алар белән әңгәмә кору, исем-фамилияләрен атау өчен үзләренең һәм безне озата йөрүче хезмәткәрләрнең ризалыклары кирәк. Равил Әхмәтхановтан шундый берәр мөселман белән таныштыруын үтенәм. Назил Салихов Татарстан районнарының берсеннән, авыл егете. Бала чакта әбисе дә догалар өйрәтә торган булган. 4 ай саен гаиләсе 3 көнлек очрашуга килә, 8 яшьлек кызы бар. Сөйләгән сүзләрендә тирән мәгънә ятадыр Назилнең. Мин, гадәттә, кешенең бәгыренә төшеп сораштырмыйм, бигрәк тә, мондый халәттә.

– Хак Тәгалә ризалыгы белән иректән мәхрүм ителүемә сөенәм генә, Ул мине әздән мәхрүм итте, зурракны бирде. Коръән укырга өйрәндем. Сөләйман хәзрәт өйрәтә. Мин бөтенләй башка кеше булып кайтып китәм.

Ул чакта Назил шартлы рәвештә вакытыннан иртәрәк иреккә чыгуга өметләнә иде. Ачык йөзле бу татар егете минем хәтеремә еш төшә. Мин аның бүген иректә булуына, катлы-катлы төрмә ишекләрен башка ачып кермәвенә бик өметләнәм.

Үзебезнең татарда да, башка мөселманнарда да (биредә таджик, үзбәк, әзербайҗан һ.б.лар) кунакны чәй эчертмичә җибәрмәү гадәте буенча беренче каттан чәй, чәй тәмнәре менә башлады. Бик кыенсынсам да, табынга мин дә утырырга мәҗбүр булдым. Илдар хәзрәткә сораулар бирәләр. Күбесе дин буенча түгел, ә иреккә чыккач… хәл итәсе мәшәкатьләр. Урта Азиядән килүчеләрне иреккә чыгарып та тормыйча, туры судка алып китеп, депортация турында карар чыгарып, Казандагы чит ил гражданнарын вакытлыча тоту үзәгенә ябып куеп, Уфадан илчелектән тиешле документлар килгәнне көтеп, айлар буе ятасы икән һ.б.

Тоткыннар Илдар хәзрәтнең өйлә намазына кала алмавын, ашыгыч барасы җире булуын белеп, ихластан күңелсезләнделәр. «Бергә килгән, бергә китеш», – дип, мин дә аралашуны чикләргә мәҗбүр булдым. Оператив хезмәткәрдән, Мисбах абый Сәхәбетдиновка безне озата барырга рөхсәт сорап, кузгалыр алдыннан:

– Туганнар, хәзер сезгә Бабайның (Мисбах абыйның биредә исеме) күршеләре, туганнары җибәргән күчтәнәчләр килеп җитә, чәйләр эчеп, дога кылырсыз. Исән-имин гаиләләрегезгә, әниләрегез янына кайтыгыз, – дип саубуллаштым.

Бактың исә, ничә килеп тә, мин күрмәгән – төрмә эчләрендә – төрмә булган җирләр дә бар икән. Илдар хәзрәт: «Строгийлар янына да керәбез, әйдәгез, Сез дә», – дигәч, уңга борылып кереп киттек. 2 катлы баракка тоташып диярлек эшләнгән, һавада йөртергә алып чыга торган рәшәткәле кечкенә генә мәйданчыкта ялгыз бер яшь ир-ат яны белән басып тора иде. Башта әллә ни игътибар итмәде. Соңрак, кемнәр килгәнен күргәч, рәшәткәгә 2 кулы белән тотынып: «Открывайте, хазрат пришёл!» – дип ачыргаланып, озак итеп кычкыруы да үзәкне өзде.

Колония шартларында рөхсәт ителгән күп хокуклардан да мәхрүм булган (дөрес, китап, гәҗит уку, намаз ярый) бу тоткыннарның аралашуга сусаулары… Банан, алмалы пакетны Илһам әфәнде кулыннан кабул итеп алгандагы халәтләре… «Эх, күбрәк алып киләсебез калгааан…», дигән үкенечле уй, кояш күрмәгән ак чырайлар… Кырыс шартларда тотылучылар отряды (ОСУОН) башлыгына ниндидер сораулар бирдем, җавабын диктофонга яздырдым… әмма берни ишетмәдем. Саубуллашканда, татарча: «Егетләр, исән-имин әниләрегез янына кайтып керегез!» – дигән теләкләремә йөзләрендәге үзгәреш – сөенечләр! Әйтерсең лә, мин аларга, өйләренә кайтып китәргә ярый, дигән приказ укыдым…

… Хәзрәтләр белән саубуллашып, юлга чыккач та күңелдә 2 төрле «мин» кайтты: күргәннәр тетрәндерә, үзләре, гаиләләре кызганыч… һәм «Ярдәм» ислам фонды мәрхәмәтлеләренең (хезмәткәрләре генә дип язып булмый) республика буйлап, колония-изоляторларда кешеләргә өмет өләшеп, күрмәүчеләрне үзләрендә яшәтеп, Коръән укырга өйрәтеп, ятимнәрне гаиләле, өйле итеп… изгелеккә-игелеккә бүген дә урын бар икәнен раслап йөрүләре күңелгә сөенеч бирә. Алар кебек буласы, ярдәмчеләргә ярдәм итәсе килә.

Карантин шартларында да, ифтар үткәрергә ярамауны сәбәп итмичә, ураза тотучы мөселманнарның, мохтаҗларның ишекләрен шакып, камераларын ачып, хәләл ризык белән сөендерүчеләр сафына басыйк әле, «безнеңгәҗитлеләр»! 50-100 сум сәдака белән булса да. Күрерсез, изге гамәлегездән күңелегезгә рәхәтлек иңәр. Булдыра алганда, кешеләргә ярдәм итик. Беребез дә: «Мин андый хәлгә төшмәячәкмен!» – дип әйтә алмый. Урысларның: «От тюрьмы и от сумы не зарекайся», – дигән мәкаленең хаклыгына тормыш кат-кат ышандыра.

Наилә ВИЛДАНОВА

Чаллы-Түбән Карамалы-Чаллы

ЯРДӘМ ӨЧЕН РЕКВИЗИТЛАР:

  • Карта Сбербанк: 4276 6200 3466 6796
  • Счет Qiwi-кошелек: +79600480778
  • Webmoney: R326384297962
  • Яндекс-деньги: 41001808293192

Банк аша күчергәндә:

Реквизитлар:

  • ИНН 1658087725
  • КПП 165 801 001
  • БИК 049205603
  • ОГРН 1071600003530
  • Р/сч. 40703810562000000971
  • Корр/сч. 30101810600000000603
  • Отделение «БАНК Татарстан» 8610 ПАО Сбербанк

Назначение платежа: благотворительная помощь на уставную деятельность

Исеме:

  • Полное наименование: Национальный исламский благотворительный фонд «Ярдэм»
  • Сокращенное наименование: НИБФ «Ярдэм»

Адрес:

  • Адрес места нахождения: 420095, РТ, г. Казань ул. Серова, дом 4 А
  • Почтовый адрес: 420006, РТ, г. Казань, а/я 100
  • Юридический адрес: 420006, РТ, г. Казань, ул. Ютазинская, дом 8

Контакт:

  • Телефон: 8(843)-223-03-75
  • E-mail: info@yardem.ru
  • Фонд президенты: Исмагилов Ильгам Фатхирахманович

Интернетта сылтама шушы биттә:

http://www.yardemfond.ru/index/svjazatsja_s_nami/0-9«Ярдәм»гә ярдәм итик, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии