- 02.03.2021
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2021, №07 (24 февраль)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
«Бизнес-онлайн» интернет гәҗите хәбәр итүенчә, Казан шәһәренең «Адымнар» мәктәбендә ата –аналар тарафыннан сменалы дежур тору оештырылган. Күрелгән әлеге чара тәртип саклауда ярдәм булачак икән.
2019нчы елның ноябрь ае азагында Чаллы шәһәре Мулланур Вахитов исемендәге 2нче татар гимназиясенең кайбер сыйныфларында үзәккә үтәрлек суык булуы турында Татарстан җитәкчеләренә хат юллаган идем. Шуннан соң берничә көн узгач, иртән дәрескә хәтле сыйныфлардагы җылылыкны белеп чыгу өчен гимназиягә кереп чыкмакчы идем, сакчы кертмәде. Директор Айдар Гарифуллин гимназиягә керү тәртибен катгыйлаштырып өлгергән. Ата –ана гимназиягә дәресләр тәмамлангач кына керә ала икән. Әле бу очракта да сыйныф җитәкчесе озатуында гына.
Шул вакытта бу үзгәрешнең гимназиядә тәртип начараюга китерәчәген чамалаган идем. Ябык оешмада шундый хәл буласы алдан билгеле, әлбәттә. Шулай булып чыкты да. Әйтик, бу уку елында да ата –ананы гимназиягә кертмиләр. Ни күрәбез, татар гимназиясенә хас булмаган тәртипсезлекләр монда да үтеп керә башлаган. Бәдрәфтә электрон тәмәке тарту, укучыларның сугышуы, хәтта кызларны кимсетү очраклары турында хәбәрләр ишетелә.
Сүз дә юк, башка мәктәпләр белән чагыштырганда, татар уку йортларында тәртип күпкә яхшырак. Санап үткән фактлар буенча да 2нче татар гимназиясенең сыйныф җитәкчеләре хәлиткеч чаралар күргән. Ләкин киләчәктә мондый хәлләр булмасын өчен, эшчәнлекне, «Адымнар» мәктәбендәге кебек, ата –аналар белән берлектә алып барырга кирәк дип саныйм.
Әлбәттә, моның өчен беренче чиратта гимназия ачык булырга тиеш. Хәзерге вакытта ата –анага гимназиягә керү хокукы чикләнгән. Хәтта башлангыч сыйныф укучыларының гер авырлыгы букчасын күтәреп сыйныфка кертешергә дә, чыгарышырга да рөхсәт ителми. Сыйныф җитәкчесе, йә директор урынбасары янына керим дисәң, каршыга чәчрәп сакчы аркылы баса.
Ата –аналар гимназиядә ешрак булган саен тәртип бозулар кимер иде. Олы кешеләр алдында укучылар үзләрен күпчелек очракта итагатьле тота. Коридорда тәртип бозучыларны күргәндә ата –аналар аларга кисәтү дә ясый ала.
2нче гимназия директоры А.Х. Гарифуллин боларны аңламый микәнни? Аңа ябык уку йорты кирәк, күрәсең. «Адымнар» мәктәбенең җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов кебек алдынгы карашлы директорлар республикада бик аз шул.
Тәлгать ӘХМӘДИШИН,
Чаллы шәһәре
Комментарии