«Мәскәүнеке дә, Казанныкы да түгел – безнеке!»

«Мәскәүнеке дә, Казанныкы да түгел – безнеке!»

Казан яшьләре дискотека, театр яки концертларга йөреп күңел ачса, Мәскәү яшьләре «Аулак өйгә» җыела. Мәскәү татарлары штабы кысаларында оештырылган кич утырулар башкалада яшәүче татарларның гадәтенә әйләнгән.

Штабның төп бурычы Мәскәүдә татар телен һәм мәдәниятын саклап калу өчен уңайлы мохит булдыру, дип күп яздык. Штабны башка иҗтимагый оешмалардан нәкъ менә яшьләр һәм студентлар белән эшләве аерып тора да инде. Яшь буынга мәдәният һәм гореф –гадәтләрнең нигезен аңлату, яшьләрне туган телне өйрәнүгә җәлеп итү өчен күп көч куя алар. Шул рәвешле штаб ата –бабаларыбызның лаеклы дәвамчылары булырлык яшьләр тәрбияләргә тырыша.

Татарлар һәрвакыт тышкы кыяфәте, белем һәм аралашу культурасы, өлкәннәргә хөрмәт күрсәтүе белән аерылып торды. Әле дә шулай. Татар кайда да татар булып кала. Башкалада яшиме ул, Башкортстандамы – татарлар бөтен җирдә дә бертөрле, дип саный штаб җитәкчесе Рөстәм Җамалиев.

– Рөстәм әфәнде, кайда яшәүләренә карамастан, татарлар бертөрле, дисез. Татарларга хас тыйнаклылык Мәскәү яшьләре арасында да күзәтеләме? Аулак өйдә оялып, уеннарда катнашмыйча утыручылар очрыймы?

– Без яшьләрне бүлмибез. Мәскәүнекеме ул, Казанныкымы – безнең өчен барысы да безнеке! Татар яшьләре алдында олы буынны җаваплы сизәм, шуңа күрә без аларның барысын да бергә җыябыз. Һәр кеше индивидуаль. Әйтик, Мәскәүдә иң актив татарлар – Сергач яшьләре. Алар һәр уенда катнаша, татар җырларын яттан белә. Казан яшьләре азрак җырлый, концертларга да бик йөрми. Ләкин алар бер нәрсәдә охшаш – алар татар һәм үз милләтләре белән горурланалар.

– Яшьләр кич утырырга штабка теләп киләме?

– Татар –башкорт яшьләре татар штабына бик теләп йөри, еш кына берничә дистә кеше җыела. Яшьләр өчен чаралар спектры бик күп кызыклы программаларны үз эченә ала: танылган кешеләр белән очрашу, аулак өйдә традицион танышу кичәләре, музыкаль кунакханәләр, психологик лекцияләр һәм тренинглар. Узган атнада психолог Лилия Гадел «Бүген гадәт – иртәгә язмыш» дигән темага лекция-тренинг үткәрде. Тема бик кирәкле булып чыкты, чөнки катнашучылар күп иде.

– Бу кичәләргә гадәттә шул бер үк кешеләр йөриме?

– Юк, һәр чарада катнашучыларның кимендә 40 проценты штабка беренче тапкыр килгәннәр. Бу – штаб танышу даирәсен киңәйтә һәм Мәскәүдә яшәүче татарлар һәм башкортлар арасында дуслык күперен сала дигән сүз. Яшьләр актив: араларында гитара һәм баянда бик яхшы уйнаучылар да, яраткан татар җырларын яттан җырлаучылар да бар.

– Штабта ислам дине нигезләре турында сөйлибез дигән идегез…

– Сөйлибез. Мәскәү татар яшьләре арасында намаз укучылар сирәк булса да, алар барысы да ураза тота. Казан яшьләре арасында ураза тотучылар сирәк. Моңа өстәп, «Беренче намаз» кебек ачык дәресләр дә үткәрәбез. Ике айга бер тапкыр намаз укуның төп кагыйдәләрен искә төшерәбез. Яшьләр кызыксынып һәм теләп йөри. Кайчакта урыс яшьләре дә кушыла, чөнки чарага бөтен кеше кертелә. Аларга кызык икән, гел йөри. Тикшеренүләр буенча, мондый яшьләр бер –ике очрашудан соң штабка юлны суыта.

– Безнеке һәм безнеке булмаганга бүлмибез дидек, ә шулай да татар яшьләре аерыла. Аерма нәрсәдә икән?

Мин татар яшьләрен өч төркемгә аерыр идем. Беренчесе – татар була торып та, үзенең татар икәнлеген сиздермәгән һәм аңламаган кеше. Мондый яшьләребез милләтне төпкә өстери. Икенче төркем – милли җанлы яшьләр. Аларны өйрәтәсе юк, татар теленең, татар милләтенең нәрсә аңлатканын үзләре дә бик яхшы белә. Өченчеләре – татар икәнлеген белә, ләкин татар телендә сөйләшүнең нәрсәгә кирәк икәнлеген аңламый. Мондыйларның күңеленә оеткы салынган, әмма ул әле оерга өлгермәгән. Мондый яшьләрне уяту өчен тырышабыз да инде.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии