ТАТАР МИЛЛИОНЕРЫ ШӘФИГУЛЛИН

ТАТАР МИЛЛИОНЕРЫ ШӘФИГУЛЛИН

Яшел Үзән районының Акъегет авылы мәктәбендә миллионер Заһидулла Шәфигуллинны (1840-1919) искә алдылар. Ни кызганыч, матбугаты әлеге теманы яктыртуны, галимнәре фәнни-гамәли конференция уздыруны кирәк тапмады.

Заһидулла Шәфигуллин 1840 елның 16 декабрендә Акъегет авылында дөньяга килә. 17 яшендә Урал ягына чыгып китә. Аның эшмәкәрлек эшчәнлеге 1861 елгы реформадан соң, крепостной хокукның бетерелүе, капиталистик мөнәсәбәтләрнең үсеш алуына туры килгән вакытта башлана. Булачак миллионер Себергә китә. Иң элек агач хәзерләүдә хезмәт итә, аннан старатель (алтын юучы) булып китә. Күмәк эшләүчеләр (артель) ягын карамый ул, ялгызы гына, тайга буйлап тапталмаган сукмаклардан алтынга бай урын таба. Тора-бара Иркутскида кибет ача, мехлар сата. 60нчы еллар ахырында Читада һәм Красноярскида кибетләре була. 1876 елда Акъегеткә әйләнеп кайта, йорт сала. Мәктәп салдыра. Икенче кайтуында манаралы мәчет бурата. Мулла итеп мөселман дөньясында танылган Шәрәфетдин Бәшировны китертә һәм үзе яңадан Себергә юл тота.

XX гасыр башында даими яшәү өчен туган авылына кайта. Картая төшкәч, Иркутскидагы барлык эшләрен бертуганы Шәйхуллага һәм олы улы Хәйруллага, Красноярскидагы сәүдә эшләрен тагын ике улына – Зиннур белән Гарифҗанга, Читадагысын – бертуганының улы Сәйфетдиновка тапшыра. Архангельскида, Вологда һәм Устюгтагы кызларын кияүгә биреп бетерә, ә үзе якташларына белем бирү белән шөгыльләнә башлый. 1891 елда бертуган Шәфигуллиннар Иркутск шәһәрендә мәхәллә халкына ишегалдылы йорт хәйрия итәләр, ә 20 йөз башында таш биналы мәчет салалар.

Берникадәр вакыттан соң тагын ике мәктәп салдыра: Акъегеттә – кызлар өчен, Чүти авылында – малайлар өчен. Боларга кадәр ике мәхәлләдә мәдрәсә салдырган була. Чүтидә әле мәчет тә салдыра. Бакырчыда манаралы мәчет төзетүгә зур суммада акча бүләк итә. Заманы өчен ул кыю гамәл кыла: 1898 елдан губернасында беренчеләрдән булып мәктәп-мәдрәсәләрдә укытуны яңа методлы (җәдит) системага күчерә. Алай гына түгел, Заһидулла Шәфигуллин эшмәкәрлек, хәйрия, мәгариф эшендә генә катнашып калмый, ә татар милли хәрәкәтендә, мөселманнар Корылтайларында да делегат буларак актив чыгыш ясый. Үз чордашлары, татарның даһи шәхесләре, аерым алганда, Исмәгыйль Гаспралы, Галимҗан Баруди, Галимҗан Ибраһимов, Габдулла Апанаевлар аның эшчәнлегенә югары бәя бирә.

Шәфигуллин картлык көнендә сукырая, Октябрь революциясеннән соң авылдан китәргә теләми. 1919 елда 79 яшендә үлә һәм авыл зиратына җирләнә.

Очрашуда катнашкан язучы-тарихчы фикеренчә, Заһидулла Шәфигуллин бер авылның каһарманы гына түгел, чөнки аның эшчәнлеге бөтен Казан, Себер төбәгенә җәелгән. Себернең кайсы гына шәһәренә барып чыксаң да, Омскигамы, Томск, Иркутскигамы тарихчылар Шәфигуллиннарны белә. Мин бу исемнәрне архивларда очратам. Бу чараны Казанда фәнни-гамәли конференция дәрәҗәсендә уздырырга кирәк иде. Чөнки татар халкында өч мәдрәсәне аерып билгеләргә була. Алар Иж-Бубый, Хөсәения һәм Акъегет мәдрәсәсе. Заһидулла хаҗи да 20 гасыр башында авыл мөгаллимнәре белән генә чикләнеп калмый, үз акчасына Иж-Бубыйдан, Уфадан, Оренбургтан да көчле укытучылар чакырта. Шуңа да бу авылдан затлы шәхесләр чыккан.

– 150 ел элек шушы авыл тирәсеннән кара давыл булып, соңгы чукындыру үткән. Заһидулла Шәфигуллин галим Габдрәшит Ибраһимов белән “Иттифакъ” фиркасен бергә төзегән була. “Иттифакъ”ның 1905-06 елгы өч корылтае да Шәфигуллинар көче белән үткән. Без татар байлары, татар муллалары, татар зыялылары аркасында исән калдык. Шуңа да Шәфигуллинны өйрәнүне һич кенә дә киметергә ярамый, – дип сөйли Шәфигуллин эшчәнлеге әһәмияте хакында Ф.Бәйрәмова.

Бүген татар байлары булса да, аларны инкыйлабка кадәр яшәгән байлар белән чагыштырып булмый. Элеккеләре мәчет-мәдрәсә салдырган, газета-журнал чыгару хакларын үз җилкәләренә алган, ягъни мәхәллә акчасыннан тыш, зур милли проектларны тормышка ашыруда хәлиткеч роль үтәгән. Бүген бармы алар? Бу уңайдан, язучы Юныс Сәфиуллин татар байларының бүгенге көндә берәм-берәм туа башлавын әйтә. “Заһидулла Шәфиугуллин, Закир Рәмиев (Дәрдмәнд) һәм башка алтын приисклары хуҗалары бүген безне татар иттереп яшәтә, – ди ул. – Хәзер аларның тәэсирендә берәм-берәм татар байлары туа башлады. Артист Газиз Айдарскига багышланган ике томлы китап язып бетерәм, аны бастырыр өчен, 800 мең сум акча кирәк, бу хакны татар бае күтәрде?! Әгәр безнең татар байлары ишәеп китсә, татарларны берничек тә бетереп булмаячак”.

– Безгә ничек тә байларыбызны күтәрергә кирәк. Мәчет, мәктәпкә ярдәм итәргә, 5 сум белән булса да ярдәм итик, – дип ачынып сөйли шушы очрашуны оештыруда катнашкан Илгизәр Бәдретдинов. – Минем әни биредә укытучы булды, алар (абыйсы-сеңлесе) Шәфигуллин чорында укыган. Укып бетергәч, аларны ил буйлап җибәргәннәр. Шәфигуллиннарның белем үзәкләре бөтен җиргә таралган була.

Шулай да бүген Акъегетнең (Ирек Тимершин фикеренчә, авылның 700-800 еллык тарихы бар. – авт.) хәле артык мактанырлык түгел. Ике ел элек кенә оптимизация куркынычы авыл мәктәбенә дә янаган була. Аны 9 сыйныфлы итеп калдырмакчы булганнар, ләкин Яшел Үзән районы мәгариф бүлеге җитәкчелеге ярдәме белән мәктәпне 11 сыйныфлы итеп саклап калалар. Фәүзия Бәйрәмова әйткәнчә, “49 бала белән бу мәктәп бүген бар, иртәгә юк. Иж-Бубыйның 87 балалы белем йорты да бетерелергә тора”.

Авылда балалар бакчасы да ачарга ниятләгәннәр, ләкин төркемгә 11 бала гына җыелган, ә балалар бакчасын 15 баласыз ачып булмый. Акъегет мәчете имам-хатыйбы Фәрхәт хәзрәт тә мәчет язмышы катлаулы булуын сөйләде. Мәчет ут белән генә җылытылганга, кыш көне җомгага гына йөриләр икән. Кайчандыр данлыклы Шәфигуллин авылының бүгенге хәле әллә ни шатландырмый. Озак еллар күрше Мулла Иле авылында мәктәп директоры булып эшләгән, хәзер мәчеттә имам-хатыйб Равил хәзрәт: “Бу төбәк халкы бик бәхетле, безнең Каюм Насыйри, Баһаветдин Вәисев кебек шәхесләребез бар. Бүген без Заһидулла Шәфигуллин кебек кешеләргә мохтаҗ. Менә бездә 1870 елда төзелгән мәчет һаман хезмәт итә. Авылның киләчәге үткәнен белгәндә булыр”, – ди. Бик хак сүзләр, татар, үткәненә караса, үзенең киләчәген дә күрер. Тик моның өчен дини-мәгърифәти яңарыш кирәк.

Бүген Заһидулла Шәфигуллин эшчәнлегенә әһәмият арта бара, аерым алганда, Фәүзия Бәйрәмова, Иркутскида татар иҗтимагый үзәге рәисе булган Фәрит Әминев шәхескә багышланган аерым китап язарга ниятлиләр. Акъегет авылы тарихын өйрәнгән Илгизәр Тимершин да (ул китаптагы кайбер мәгълүматлар әлеге язмада да кулланылды. – А.Ш.) Заһидулла Шәфигуллин хакында бай мәгълүматлар китерә. Ләкин аерым иҗтимагый шәхесләрнең генә моның белән шөгыльләнүе тар караш булып кала бирә, шуңа да киләчәктә Казанда тарихчы галимнәрнең бу шәхеснең эшчәнлегенә тулы бәя биреп, фәнни-гамәли конференция уздыруы табигый булырга тиеш. Шул исәптән, татар матбугаты да бу темадан читтә калмасын иде.

Айзат ШӘЙМӘРДӘН,
Казан – Акъегет – Казан.

Комментарии