Утырып уйлар уйладым

Еш булмаса да, күршедәге Чаллы шәһәрендә булырга туры килә. Шулай бервакыт тукталышның җир асты юлыннан чыгып барганда бер гади генә күренешкә тап булдым. Күрәм, бер сәрхуш булса кирәк, 10 тиенлекме, 50 тиенлекме акчаны тибеп очырды.

Яңа илебез Русиядә 1, 5, 10, 50 тиенлек акчаларга шундый кырыс язмыш насыйп булды микәнни, дип уйлап куйдым. Ул вак акчаларны аек кеше дә алмастыр, чөнки аларның абруе бетте. Ә совет чорында алар эштә, халык кесәсендә булырлар, бүгенге кебек теләсә кайда аунап ятмаслар иде. Совет заманында 1 тиенгә 1 кисәк ипи яки кибеттә 1 кап шырпы алып була иде.

Президентыбыз В.В. Путин күптән түгел илебезнең иң бай олигархларының берсе Сечин турында, аның эш хакын түгел, үземнекен дә белмим, дип, үз халкын шаккатырган иде.

Совет чорында илебезнең җитәкчеләре үзләренең дә, гади халыкның да эш хакларын белделәр. Брежнев һәм партиянең Политбюро әгъзаларының айлык хезмәт хакы 1200 сум дип укыганым бар.

Хәзерге көндә илебез халкының шактый өлеше 7, 8, 9 мең сум пенсия ала. Шуның бер мең сумына 33-35 кирпеч ипи сатып алып була. Чагыштыру өчен, Совет чорында 1 мең сум акчага 6 мең кирпеч ипи алып булыр иде. Җыеп кына әйткәндә, 10 меңгә дә тулмаган пенсия акчасына очын-очка ялгап, ачлы-туклы яшәргә туры килә ил халкының шактый өлешенә. Әле бит аннан башка газга, утка, суга, чүп түккәнгә дә түләргә кирәк. Салымнар турында әйтеп тә торасы юк.

Пенсия яшен арттыру нигездә төньяк иле булган дәүләткә кирәк булды микән? Матбугат чаралары илебездә ир-атларның яртысы 65 яшькә кадәр дә яшәми дип чаң кага. Ул реформаны һич югы Казахстандагы кебек – ирләргә 63 яшьтән, хатын-кызларга 58 яшьтән чыга торган итәргә кирәк иде. Ил башлыклары да бу якты дөньяга мәңгелеккә түгел, ә вакытлыча гына килгәннәрен аңлап, Тәңребез каршында җавап бирәселәрен белеп гамәл кылсыннар иде.

Рафис ГЫЙНИЯТУЛЛИН,

Менделеевск районы, Ижтамак авылы

Комментарии