Рәхәт яшибезме?

«Рәхәт яшибез! Сугышлар чыга күрмәсен!» Шундый канатлыга тартым җөмләләр еш ишетелә. Ә тирәнгәрәк төшеп уйласаң, урыс түгелләргә каршы сугышчан мөнәсәбәт патшалы Русия, аннары СССР, хәзер базарлы ил тарафыннан «зур уңышларга» ирешелә-ирешелә, мин-минлек исемле «иминлек»тә чагыла.

Төрки кавемнән булган тат кавеменең үзләренчә сөйләшә-укый-яза белгән 7 генә кешесе калганлыгы мәгълүм. Юкка чыгарылганнары байтак. «Тат»ка «кар», «ар» өстәлмәгәе дигән куркыныч та бар әле. Кемдер, арттырасың, дияр. «Безнең гәҗит»нең 12000 абунәчесе бар. Шуларның яртысы гына булса да милли чараларда катнаша алса, без Аллаһның кашка тәкәләренә якыная алыр идек, мөгаен. Бу хыялыйлык, Ильич утопиясе шикеллерәк, шиклерәк тоелыр күпләргә.

Ә сугышлар дигәне, Русия катнашканы, гел бара ул. Табут әрҗәләр кайтып тора. «Рәхәт яшибез»не тутый кош сыман кабатлап, һавага көлтә-көлтә төрле төстәге утлар чәчәргә иртәрәк әле. Таркаулык ярдәмендә берләшә алмаганлыгыбызны аңларга тырышасы иде лә!

Нәкыйп ГАБДЕЛБӘР,

Казан шәһәре

Комментарии