Менә сиңа кармак, балыгын үзең тот

Менә сиңа кармак, балыгын үзең тот

Совет заманындагы райпо системасы җимерелгәч, авыл халкы өчен үзеннән артып калган продукциясен сату проблемасы барлыкка килде. Үстерүнең отышсыз икәнен күреп, күпләр инде бакчасына бәрәңге утыртудан да туктады, мал асрамый гына көн күрергә кереште. Шуның аркасында базарыбыз читтән китерелгән азык-төлек белән тулды, ә аның сыйфаты һәрчакта да канәгатьләнерлек булмаска мөмкин.

Татарстан республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бу проблеманы хәл итү максатыннан заманча кооперативлар төзергә кереште. Урыннарда кооперацияләрне киңрәк җәелдерү – авылның яшәешен, андагы тормышны саклап калуга ярдәм итәчәк, дип уйлый өстәгеләр. Авыл кешесенә үз продукциясен сату базарына чыгару кыен, шуңа да җитештерми башлады ул. Моны төзәтергә тулы бер система булдырырга кирәк. Авыл җирлеге һәм район башлыклары булдыклы кешеләрне табарга, оештырырга, аларга ярдәм итәргә тиеш. Кырдан яки бакчадан продукцияне кибет киштәләренә җиткерү эшләрен җайга салуны Президент Рөстәм Миңнеханов та шарт итеп куйган иде. Бүген республикада 273 кооператив теркәлгән, шул исәптән аларның 45е 2019нчы елда төзелгән.

Кулланучылар кооперативларына һәрьяклап булышу да дәвам итә. Бу илкүләм проект булганлыктан, федераль үзәк катнашында субсидияләүдән тыш, кимендә 1 ел эшләүче кооперативларга ярдәм күрсәтелә, соңгы 5 елда аларга 827 млн сум бирелгән. Шул ук вакытта шәхси эшмәкәрләрнең күбесе авырлыклар белән дә еш очраша. Энергоресурларга бәяләр гел артып торганда, җитештергән продукциядән керем дә аз кала. Татарстан фермерлары ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров сүзләренчә, без коры чимал сатарга тиеш түгел.

– Продукцияне эшкәртеп кулланучыга җиткергәндә генә керем әйбәт була. Шуңа күрә безнең бурыч – шәхси хуҗалыкларга да, фермерларга да җитештерелгән продукцияне кибет киштәләренә матур һәм сыйфатлы итеп җиткерә алу. Шул очракта гына өстәмә хак була. Шуңа күрә авыл җирлекләрендә кооперативларны арттырырга кирәк. Бар эштә дә система булырга тиеш. Бу беренче чиратта авыл җирлеге, аннан соң район, ә инде иң зурысы зур шәһәрләрдәге эре кибетләр челтәре. Шул системаны эшләтеп җибәрергә кирәк. Казандагы агросәнәгать паркы шуның өчен булдырылган иде. Килешүләр төзеп, хаклар бертөрле билгеләнергә тиеш. Бу очракта безнең хөкүмәт эшләп бетерми. Субсидияләр биреп дәүләт монда төп рольне уйнарга тиеш. Менә сиңа акча, игенне чәчегез, ә соңгы нәтиҗә өчен без җавап бирмибез, дигән кебек килеп чыга. Икмәк чәчсәң генә үсә, акча биреп кенә үсми. Шуңа күрә минималь булса да хак билгеләнергә тиеш. Шәхси эшмәкәрләргә ышанычлы стимул булдыру зарур.

Бүген үз эшен башлап фермер булырга теләүчеләр өчен иң зур проблемаларның берсе – җир алып, аларны рәсмиләштерү санала. Бу бигрәк тә республиканың эре шәһәрләренә якын булган районнарда актуаль. Закон буенча авыл хуҗалыгы карамагында булган җирләрне теркәгәндә дә эшмәкәр күп кенә киртәләр белән очраша. Ни өчен? Камияр Байтимеров бу сорауга җавапны болайрак бирде.

– Закон бар, ләкин ул эшләми. Без дә аптырыйбыз. Ул проблема муниципаль районнардан, җирлекләрдән башлана. Кеше гариза яза. Ә аның җире ниндидер инвесторга бирелгән була. Ул инде ахыр чиктә чылбыр буйлап китә һәм банкларга килеп бәйләнә. Халык йөри-йөри дә аптырап, ахыр чиктә, машинасына утырып шәһәргә эш эзләп чыгып китә. Менә күреп торасыз: иртән Казанга юл машиналар белән тулы, керә торган түгел. Кич тә шәһәрдән чыкканда шундый ук хәл. Соңгы 10 елда авыллардан 46 мең кеше киткән. Бу бит бик куркыныч сан. 2-3 район кешесез калган дигән сүз. Кешесе бар – җир юк, җир бар – кеше юк. Шуңа күрә бу проблеманы хәл итәргә кирәк. Резерв фондлары булдырырга, бүленгән җирләрне шәхси хуҗалыкларга биреп барырга. Күп очракта ул җир кемгәдер бирелгән, ләкин ул кулланылмый. Бездә күпме программалар эшли, моны хәл итәр өчен бераз тырышлык кына кирәк, – ди фермерлар ассоциациясе рәисе.

Изображение удалено.Көнне төнне ялгап җиргә бирелгән тырыш сала кешеләренә кооперативларга берләшергә хөкүмәттән ярдәм кулы сузылса да, анда керергә атлыгып тормыйлар никтер. Крестьян фермер, шәхси ярдәмчел хуҗалык булдыручылар продукцияләрен үзләре сатарга тели. Мәсәлән, Апас районы Иске Йомралы авылында шәхси эшмәкәр Марат Минһаҗев кооперативка керергә теләгем юк, чөнки мин аны ышанычлы, дип тапмыйм ди.

– Минем бүген 20 баш үгезем бар, сатуга килгәндә минем проблема юк. Без фермерлар белән дә кооперативлар темасына еш сөйләшәбез. Моңа үз фикерем. Ышаныч юк хәзер. Менә элек колхозның милке шул кооператив иде бит инде. Ул милек авыл кешеләренеке иде. Тик ахыр чиктә аны инвесторлар килеп йотып куйды. Әти-бабайлардан күчеп килгән милекне халык файдалана алмады. Шул пай җирләрен генә алып калдык. Гафу итегез, минем тырмага кабат басасым килми, бер алдадылар бит. Кооперативка кергәч уртак мал була, син бер төрле, икенче фермер башкача фикерләргә мөмкин, шунлыктан каршылыклар да күп булачак. Минем аның ише нәрсә белән башымны авырттырасым килми.

Марат Минһаҗевның фермер булып китүенә дә 2004нче елда районга инвестор килүе сәбәп булган. Ул вакытта «Алтын башак» җирләрне алу буенча халык белән килешүләр төзи башлый. Ә җир арендасы 49 елга каралган. Ул вакытта укытучы булып эшләгән Минһаҗев, җирләрен үзләренә рәсмиләштереп 2005нче елда беренче чәчүгә чыга. Аның бүген Тәтеш һәм Апас районнарында 40 гектарга якын җире бар. Хуҗалык әллә-ни зур түгел, шулай да аның утарына аяк басуга ук хуҗалыктагы тәртипне, акыл белән корылган бозаулар торагын, амбарларны күреп хәйран калырлык. Инде аларның бүген җир эшкәртү өчен кирәкле бөтен агрегатлары, техникасы да бар. Чәчүгә ашламаны да җитәрлек күләмдә алдан ук әзерләп куйган ул. Андагы мөмкинлекләрне күреп фермерга хуҗалыгыңны тагын да үстерергә теләгең юкмы дип сорау бирәм.

– Беләсезме, әле күптән түгел генә безнең хуҗалыкта яңа билгеләнгән район башлыгы Фәрит Хисаметдинов булып китте. Ул да нәкъ менә сезнең сорауны бирде. Дәүләт программаларында катнаш, ярдәм итәчәкбез, дип ышандырды. Тик артык җәелергә теләгем юк минем. Ел – елга охшап килми, уңышлы һәм начар сезоннар була. Алар миңа, менә сиңа кармак, балыгын үзең тот, дигән кебек. Минем ферма төгәл 20 башка әзерләнгән, шул җитә миңа, җиремне дә арттырырга теләгем юк. Мин терлек азыгына запассыз тормыйм, шуңа күрә бүгенге барлыктан канәгатьмен.

Хуҗалыкта алар тулы гаиләләре белән тир түгә. Пенсиядәге әти-әниләре дә үзләреннән саллы хезмәт кертә. Олы уллары Казанда 1нче курста укый, ул киткәч кул астына кечкенәсе дә керә башлаган. Эшләп үсәләр һәм акча тәмен, аны табуның авырлыгын да күреп белеп тәрбияләнәләр, ди гаилә башлыгы.

– Мин малайларны мәҗбүр итмим. Син теге яки бу һөнәргә белем ал, авылда каласың, дип әйткәнем юк. Үз эшләре. Һәм тагын бер нәрсә бар – без бер ялсыз, 365 көн тәүлек әйләнәсе эшлибез. Бик авыр хезмәт бу. Ә пенсиягә чыккан эшмәкәрләргә бары тик минималь пенсия генә түләнәчәк. Бу бит дөрес түгел. Мин эшемне башлаганда пенсия фондына айлык күчерелүче түләү 150 сум иде. Елга 1800 сум. Аннан ул 3 600 булды, соңрак 7 меңнән артып китте, 2019 ел өчен инде 36 500 түләдем. Ә инде 20нче елда 41 мең сум көтеп тора. Мәскәүдәге зур эшмәкәрләр дә шул сумманы түли, җирдә тир түгүче сала кешесенә дә шул бәя. Менә бу гадел түгел, тигезсезлек, шулай тиңләүләр дөрес әйбер түгел.

Сүз дә юк, республикада шәхси ярдәмче хуҗалыклар, фермерлар саны арта барса да бу өлкәдә проблемалар шактый әле. Хөкүмәт төрле кызыксындыру чараларын бер-бер артлы тәкъдим итеп тора анысы, Марат Минһаҗев әйтеп киткәнчә, кармак алып балык каптырдым, дигән сүз түгел әле ул. Бүген фермерга авыл хуҗалыгын гына белү җитми, аңа юрист та, көчле финансист та булырга кирәк. Шуларга өстәп зур тырышлык куйган сала хезмәткәрләре генә катлаулы эшен абынмыйча алып бара бүген.

Руслан ХӘСӘНОВ

Комментарии