Алкаш күселәр

Бик күпләрнең хәтерендәдер әле ул – Ельцин патшалык иткән заманда бик күпләр хезмәт хакын акчалата түгел, әйберләтә алды. Хәтта табутлата алучылар да булган.

Питрәч районы АТХсында шофер булып эшләгәндә мин дә шундый язмышка дучар булдым, ягъни хезмәт хакымны берничә ел буе ашау әйберләре биреп томаладылар. Кызыл һәм ак аракы биргән чаклар да булгалады.

Шулай берчакны хезмәт хакыма бер әрҗә ак аракы алдым. Өйдә, аяк астында гына торса, бер дә кирәкмәскә тотыла, ерактарак булуы хәерле, дип, мин бу «шайтан сулары»н каралты-курабызда ашлык салып куя торган зур савыт, шәлеләрчә әйтсәк, лар эченә урнаштырып, бодай белән күмеп куйдым. Өй, дөнья мәшәкатьләренә чумып, әлеге хәмер турында бөтенләй онытканмын. Бу хакта сабантуй буласы көнне хатыным Язилә искә төшерде.

– Кияүләрең киләсе, аларны кунак итәсе булыр, бар, лар эчендәге теге аракыларыңны өйгә алып кер, бүген бәйрәм көн ич, бераз «җилләнеп», күңел ачып алырсың, – диде.

– Хәтерең искитмәле яхшы икән синең, әнисе. Әйе шул, бер дә тотылмаган, кузгатмаган бер әрҗә «тәмле» суыбыз бар ич безнең. Мин ул хакта бөтенләй оныткан идем инде. Болай булгач, сабантуйны бөтен шартын китереп бәйрәм итәчәкбез икән. Аннары никадәр акча янга калачак, кибеткә барып, чират торасы да булмый, – дип, Язиләне мактый-мактый, «Мәңге яшисе килә» дигән җыр сүзләрен көйләп, лар тора торган урынга «очтым». Яхшы кәеф, күтәренке күңел белән «хәзинәмне» алырга дип лар капкачын ачуым булды, шул ук мизгелдә мине сискәндереп, лар эченнән зур мәче баласы кадәр өч күсе атылып чыгып җиргә сикерде дә, күз ачып йомганчы юк та булды. Шомланып китеп, лар капкачын кулымнан ычкындырып та җибәргәнмен. Капкачны кабат ачып, эчен игътибар беләнрәк карасам, биредәге тамашаны күреп, бөтен бәйрәм кәефем кырылды. Әрҗәдәге 20 шешә аракының ник берсенең-бер бөкесе булсын?! Барысының да авызлары ачык, эчендәге саргылт төскә кереп, кайсысында дүрт-биш бармак киңлегендә генә калган. Берничә шешәдә бөтенләй бернәрсә дә юк, кайберсенең эченә бодай тулган.

– Язилә, Язилә, дим, монда чык әле! Үзеңә бер әйбер күрсәтәм, – дип, хатынымны чакырдым. – Менә аракылар нинди хәлгә килгән. Бер генә шешәсе дә эчәргә яраклы түгел. Сабантуйга менә дигән бүләк булган бу, – дим.

– Чү, нишләп болай булып беткәннәр соң болар? – дип, Язилә дә аптырады.

– Күселәр эше генә бу, башка беркемнеке дә түгел. Әнә күрәсеңме, ничек иттереп лар тактасын тешләре белән кимереп тишкәннәр дә, кереп-чыгып йөри торган юл ясаганнар. Никадәр бодайны ашап, өстенә кәкәй иткәннәр, шуның өстенә әле бер әрҗә аракыны да чөмергәннәр. Хезмәт хакына тигән аракы ул, дип тә тормаганнар. Мин моны болай гына калдырмыйм, чынлап торып үчен алам, – дидем, җен ачуым чыгып.

– Күселәрнең ашлык ашаганын бар кеше белә, ә менә аракыны эчкәннәр дигәненә минем никтер бер дә ышанасы килми. Адәм балалары түгел ич алар, ничек итеп эчсеннәр икән? – Язиләнең гаҗәпләнүе бетмәгән иде әле.

– Койрыклары белән, – дидем. – Ул җанварларның башлары компьютер кебек эшли. Беләсеңме, ничек итеп эчәләр? Шул әгъзаларын шешә эченә төшереп, бераз тоталар да, алып, авызларына кабып суыралар икән. Болар да шулай итеп эчкән инде. Күселәрнең исерткеч эчемлекләрне яратканнарын укыганым бар иде. Питрәч районының Екатериновка авылындагы мәктәптә кочегар булып эшләгән Николай күселәрнең шешәгә койрыкларын тыгып аракы эчкәннәрен үз күзләре белән күргән.

– Ярар, аптырап торма. Аракы дару түгел, кайда да бар. Хәзер кибеткә барып, заводтан яңа кайтартылганын алып кайтып бирәм үзеңә, – дип, Язилә өйгә акчага кереп китте. Бу фани дөньяда әнә шундый гаҗәп хәлләр дә була икән.

Мансур ВӘЛИЕВ,

Питрәч районы, Шәле авылы

Комментарии