Аларда һәм бездә

Миңа Чехия-Прагада булырга туры килде. Күзлегемнең «дужкка»сы ватылган иде. Алардагы оптика кибетенә кереп, күзлегемне күрсәттем. Бер-ике минут үтмәде, рәтләп тә бирделәр. Эшләгән өчен түләмәкче булам, юк, акчаны алмыйлар. Елмаеп, озатып калдылар.

Быел көз көне Әлмәттәге оптика салонына кердем. Күзлегемне күрсәттем, гаебе нәрсәдә икәнен аңлаттым. Бездә шундый тәртип, дип, кулга бланк бирделәр. Исем-фамилиямне яздым, 100 сум акча алдылар. Аннары күзлегемне алып кереп китеп, бер биш минуттан чыгарып бирделәр. Мин бу күзлекне шушы оптика салоныннан алган идем. Югыйсә, аларның үз гаебе бит. Дөрес, гарантия срогы чыккан иде чыгуын.

И.ИВАНОВ,

Әлмәт шәһәре

Комментарии