Әй армия, армия...

Мин 1953нче елда армиягә китеп, 3 ел хезмәт итеп кайттым. Безнең яшьтәшләрнең күбесе аракыны иснәп тә карамаган булганнардыр. Без бит сугыш елларында үскән малайлар. Ул вакытта бер-ике ел хезмәт иткән солдатлар безгә булышалар иде. Хезмәтләрен тутырган солдатларның туган якларына яңа шинель киеп кайтасылар килә. Алар яшь солдатлар белән үз киемнәрен алмашалар. Хәзер инде солдат киеме киеп тә кайтмыйлар бугай.

Яшь солдатларны кыерсыту 60нчы елларда ук башланган булган инде ул. Кайткан солдатлар сөйлиләр иде. Кече командирлар солдатлардан акча җыеп, зурракларына бирәләр икән. Командирлар исерек дип тә сөйләгәннәре бар.

Хәзер дә армиядә хәлләр әллә ни үзгәрмәде кебек. Әти-әниләр балаларын армиягә сугышка озаткан кебек, күз яшьләре белән озата. СССР заманындагы кебек, тәртипле армияне булдырасы иде.

Әзһәр ГАТАУЛЛИН,

Әлмәт шәһәре

Комментарии