Онытыла торганмыни?

Сугыш беткән еллар. Кыш көнендә колхоз, чәчүлек орлыкны чүптән арындыру өчен, йорт саен капчыклап бөртек өләшә иде. Үлчәп бирә. Симәнәсен-чүбен граммына кадәр үлчәп ала. Бодай булса, теш арасына куябыз инде – ашала, чәйнибез. Алып калу юк, Аллам сакласын. Ашаган-чәйнәгән өчен дип, туфрак яки көл кушабыз чүбенә. Чурту-матыр, йә артык, йә ким чыга бит. Склад мөдире мәрхәмәтсез, исемлек бар, әти-әнинең хезмәт көнен кисәләр. Әй, дөнья... Озак еллар бармады ул үзе. Сортировка ясаучы машиналар кайткач, ялыктыра, күзне бетерә торган эштән котылдык.

Сугыштан соңгы еллар. Әти эшкә менеп бара. Күрә: тавык фермасы өстендә кап-кара төлке тырмаша. Кычкырып та, әйбер атып та карый әти, курыкмый төлке. Әти ни эшли: мылтыгы булган Фазыл абыйга йөгереп төшеп, мылтыгын сорап алып менеп, ата. Үлмәгәч, приклады белән сугып үтерә. Төлке үлә, мылтык та яраксызга әйләнә. Фазыл абый мылтыкны алмый, әлбәттә. 200 сумга килешәләр. Төлкене тунадык. Аның тиресен кара дип кенә әйтә торган түгел, күзне камаштыра торган елкылдавык тире иде ул. Халык шау килде. Читлегеннән качкан, бик кыйммәтле төлке икән. Сине төрмәгә ябачаклар, дип, әтине куркытып бетерделәр. Аллаһы Тәгалә кушмаган эш булмас, дип, әти үзен тынычландыра иде.

Күршегә кунаклар кайтты. Михаил Девятаев, хатыны Фәүзия, уллары Алексей, Александр. Александрын Искәндәр дип йөртә идек, үпкәләми иде. Фәүзия апа тире турында ишеткән дә, карарга керде. Карагач: «Эх, әрәм иткәнсең, тәпиен, авыз-колакларын калдырып тунаган булсаң, 1500 сумлык тире буласы булган. Бирсәң, алам мин моны», – дип, 400 сум акча сузды. Әти аңа бушка да бирәсе иде инде. Әйбәт булды, 200 сумы – мылтык өчен. 200 сумы – файда. Ә инде Михаил дәдәй өчен әти көн саен мунча җиткереп, әзерләп куя, дүрт сәгатьсез мунчадан чыкмый ул дип, бик хәстәрләп тора иде. Инде-инде, икесе бергә утырып алсалар, сүзләре беткәнче фронт турында. Берсенең авызына берсе кереп беткән, аерып алырмын димә. Сабыр холыклы, таза бәдәнле, олпат кеше иде Михаил дәдәй Девятаев. Хатыны Фәүзия – безнең авылдан, Мәймүнә апа кызы. Кече кызлары да бар иде. Уллары Александр – танылган табиб.

Мәймүнә апаның дүрт ир туганы Бөек Ватан сугышында ятып калды. Шәмсебәдәр әбинең дүрт асыл улы иде бит алар! Түзеп кара бу хәсрәткә! Ил белән түзделәр инде. Безнең күршедә генә Мәймүнә апаның сеңлесе Шаһидә апа яшәде. Шәмсебәдәр әби аларга еш төшә иде. Кайту ягында безне күрсә: «Әйдәгез әле, балаларым, безгә кайтып чәй эчеп китәрсез», – дип, Нәкыйп белән мине ияртеп алып китә иде. Самавыр яңарта, капкачы астына тавык йомыркасы тезә – самавыр да кайный, йомырка да пешә. Әле дә булса күз алдында шулар.

И-и, Раббым, бу язмам әти рухына да, Михаил дәдәй белән Фәүзия апа рухларына да дога булып ирешсә иде.

Мәгъдәнур ГАТАУЛЛИН,

Саба районы, Байлар Сабасы

Комментарии