Аулак өйне ник тыйдылар?

Аулак өйне ник тыйдылар?

(Рәйсә әби Исламова-Терентьева хатирәләре, Менделеев районы Турай авылында туган, Чаллыда яши)

Сугыш елларының сагышын басаргамы, кайгыларын онытып торыр өченме, авылларда аулак өйләр була иде. Кызлар һәм яшь киленнәр кич утырырга җыела. Күзлекләрен тотып, таякларына таянып, алар янына әбиләр дә керә. Без, бала-чага, мич башында. Күзләребезне ялтыратып утырабыз шунда, җылыда, олыларның һәр сүзен йотардай булып.

Аулак өйне оештырыр өчен иң кирәге керосин иде, ә ул юк. Тракторга керосинны агач мичкәләргә салып ташыйлар. Шулар төбендә калганны җыеп барасыңмы, тракторчыдан ялынып-ялварып сорап аласыңмы, бер чәкүшкә керосин табасың инде. Ике-өч чәкүшкә бер кич утырырга җитә. Икенче проблема – өйне җылыту. Һәркем салам бәйләмеме, утын пүләнеме күтәреп килә.

Әбиләр бер почмакта сарык йонын тигәнәктән аралый, икенчеләре аны яза. Язылган йон яшь киленнәргә барып эләгә. Аны, кабаларга бәйләп, эрлиләр. Үсмер кызлар эрләнгән йонны ике катлап йомгакка урый. Шуннан киләп салалар да, тиз-тиз салкын суда керен чыгарып, мичкә ыргыталар. Томаланган мичкә чи утыннар салынган, йон киләпләре шулар өстендә кибә. Аларны кабат йомгакларга урыйлар. Аннан биш энә алына һәм, күзәнәкләр җыеп, бәйләү башлана. Әйтсәм, кеше ышанмас, бер кичтә һәркем берәр пар оекбаш яки бияләй бәйли иде. Өч бармак (баш бармак, балан аяк, урта тояк) аерым бәйләнә (винтовкадан атар өчен). Калган ике бармак (әби-чәби, бәләкәй бәби) бергә. Бәйләнгән әйберне берәү дә өенә алып кайтмый, шул аулак өйдә кала. Эш беткәч, авыл советы килеп, кем бәйләгән, ничәне, исәпкә алып, фронтка посылка җибәрелә. Үлчәүләре 80х50х50 сантиметр булган посылка тартмалары почтада бирелә. Бияләй һәм оекбашлар арасына кипкән бәрәңге, сохари тезелә. Аларын да авыл советы үлчәп ала. Кемнең бәрәңгесе яки ипие юк, бодай куыра. Һәм шунда ук – яшь кызларның билгесез солдатларга язган хатлары… Шуннан адрес буенча солдат хатлары килә иде. Солдатлар үзләренең туган илләрен, җырларын сорап яза. Җыр сайлау башлана. Кызлар ду килеп җырга, биюгә күчеп китә. Сугыш дип, елап кына утырмый идек. Кызык иде солдатларга хат язу, аулак өйнең җырлары, биюләре. Без, бала-чага, аңламый идек сугышның нәрсә икәнен. Күп кызларга хатлар килде. Русча белми, аңламыйлар, укыйлар да, көләләр иде. Рус теле укытучысы Оркыя апа да хатны тәрҗемә итәрлек дәрәҗәдә түгел иде.

Хәтерлим, дустым Бәриянең әнисе Камал апа бик оста иде бәйләүгә. Моңлы соры күзләрен бәйләмгә теки иде дә, җыр сузып җибәрә иде:

Телеграмм баганасын

Саныйсым калган икән.

Күз керфекләрем талганчы

Карыйсым калган икән.

Ире Шамил абый, әйләнеп кайтмады. Шуны күңеле сизгәндер инде, кайтмасын белгән кебек җырлый иде. Тавышы шундый моңлы иде, үзәкләргә үтеп керә иде. Улы, әнисенең күзеннән яшь акканын күреп, алдына утыра да: «Әни, итәгә әти кайта?» – дип юата. «Юк, улым, күзгә чүп керде», – ди әнисе.

Камал апа күптән юк инде. Моңлы күз карашы, матур иреннәрен бөреп җырлавы гына колагымда яңгырап калды.

Җиңү килде. Йөзләгән ир әйләнеп кайтмады. Кайтканнары да гарип-гораба: йә аягы юк, йә кулы. Бригадир абый – шундый чибәр, зифа буйлы ир, чукрак булып кайтты.

Аулак өйләр дәвам итте, ләкин башка төрле иде инде. Апалар, әбиләр җыелмый иде, фронт посылкалары җибәрү дә авыл өстеннән төште. Сугыш вакытындагы яшүсмерләр егет һәм кызлар булып җитеште. Мин бишенче класста йөри идем инде аулак өйгә. Әби-апалар эшен дәвам итеп, бәйләргә, чигәргә, тегәргә шунда өйрәндек.

Дәүләтша Халидәләре тома ятим калды. Әтиләре әйләнеп кайтмады, әниләре кырык икенче елны ачлыктан үлде. Ике бала берүзләре көн күреп калды. Өйләре зур, матур, якты. Тик сугыш елында урындыклары калмады, балаларын саклар өчен, әниләре барысын да сатты. Равил 12-13 яшьлек, Халидәгә 7-8 яшь. Ничек исән калганнардыр? Бакчаларын казып, бәрәңге утырталар иде. Халидә: «Иртән – кәртүк, кич бәрәңге ашадык», – ди иде. «Ә төшкә?» «Төш ашамыйбыз без», – ди. Сугыш бетеп ике-өч ел узганнан соң алар аулак өй җыя башлады. Яшьләр кая барсын: утын юк, дип, кыш клубны ачмыйлар, башка вакытта әле киптерергә – ашлык, әле шыттырырга бәрәңге салалар. Җәй уеннар Тегермән тавы башында булса, кыш әнә шул Халидәләр йортына җыела идек.

Аулак өй нәрсәдән башлана? Өйдән чыгып китәр өчен рөхсәт кирәк. Әти пленда булган өчен төрмәдә утыра. Әни Әхтиялдә укыта, миндә кайгысы юк. Ул гомер буе мәктәбен генә белде: аңа укучылары яхшы укысын да, классында тәртип булсын – шул. Үз баласы аның өчен бармы, юкмы. Мин үзем бер дөньяда яшәгән кебек идем, үземә-үзем юл салып яшәдем. Рәхмәт әбиемә, ул мине аңлый иде. Артык шаян идем, этлек эшләргә дә күп сорамыйм. Әби андый эшләремә бармак аша гына карый, әй, үскәндә була инде, дигән кебек кенә, әнигә әләкләми иде.

Әби тыймады аулак өйгә йөрүне. Ә әни белсә-ә!..

– Әбием-җаным, бүген идәнне юыйммы? Изгеләр чишмәсенә суга барып килимме?

Әбием моның нәрсә аңлатканын инде белеп тора:

– Нигә шул кадәр юхаланасың әле бүген, аулак өйгә барасың бардыр?..

– Иртәгә, әбием.

– Нәрсә кирәк?

– Бәрәңге, каклаган каз… Бәлешкә ниләр кирәк, шуларны бир инде…

Башта орышкан була. Аннан:

– Барасың, тик менә сиңа укмашып каткан йон, оекбаш бәйләп кайтасың.

Унике-унөч яшьләрдә эрли-бәйли белә идем инде мин. Ә бәйләргә шул ук аулак өйдә өйрәндем – кем нәрсә эшли, шуны күреп. Ә кем өйрәтсен? Әби йортны алып бара, ә әни, әйтәм бит, мәктәп эшләрен генә белде, шуларны гына эшкә санап яшәде.

Менә аулак өй көне җитә. Идәнне бөртек тә тузанын калдырмый юып чыгарам, самавырны ялтыраганчы ком белән ышкып чистартам, әллә кайдагы Изгеләр чишмәсенә барып су алып кайтам…

– Әби, ә бәлешкә?..

– Әнә шунда.

Олы гына төенчек әзер инде. Ачлык әле чыкмаган, шулай да әби бар кирәкне бирә иде: бер стакан он, бармак башы кадәр май, ике йомырка, бер кисәк каз ите, бәрәңгене баздан үзем алам. Төенчегемне күтәреп, ут алган Халидәләргә юнәләм.

Бәлеш салырга әзерләнәбез. Егетләр юк әле. Бәрәңгене вак кына турарга кирәк, югыйсә, салам яккан мичтә пешми. Тышын ясау миңа: арыш камырын җәю кыен, берәү дә алынмый. Камыр әзер, эче әзер, бөрү эше янә миңа йөкләнә, анысын мин оста эшли идем. Бу эшләр эшләнгән вакытта туктаусыз җыр яңгырап тора – беребез башлый, башкалар элеп ала. Чөнки әле укытучылар, авыл советы йөрми, алар сәгать уннан гына йөри башлый.

Мичне томалап, бәлешне тыгабыз. Шуннан бәйләмгә утырабыз. Чөнки тегендә әбиләр бәйләм көтә. Ярышып бәйли идек. Күзәнәк тә төшеп кала кайвакыт, анысын тегеп куябыз, әби күрмәслек итеп.

Менә бәлеш тә әзер. Шуны гына көткәндәй, тәрәзәдә – «шык-шык». Егетләр! Йорт хуҗаларыннан сорыйбыз, кемне кертергә, кемне якын да китермәскә. Чөнки төрлесе була: кайсысы бәйләмне сүтә, яки яшерә, алып та чыгып китә. Дустым Бәрия әй юаш иде, аның гел бәйләмен урлыйлар иде.

Менә «урам караклары»на ишек ачыла. «Кызлар, җылынып кына чыгыйк әле», – дигән булалар, чыннан да, туңып, күгәренеп беткәннәр. Һәрберсенең аркасына төртеп: «Урламыйсыңмы, тәртипле генә утырасыңмы?» – дип, берәмләп, сайлап кына кертәбез. Кергәч, тегеләр, кыюланып китеп, түргә узалар, кызларны кочаклый башлыйлар… Миңа бик якын килә алмыйлар иде анысы: кочакласа – сугып җибәрәм, үпсә – тешләп алам. Шундый «кыргый» идем.

Минәхмәт, оялчан гына малай, минем белән бер партада утыра иде. Кара чәчле, кара күзле – шул кадәр чибәр иде. Аска гына карап йөри. Ул кергәч, төрле уеннар башлана…

Менә бәлеш исе тарала. Егетләрне чыгарып җибәрергә кирәк бит. Ничек итсәк, шулай озатабыз боларны. Шулай берсендә мич капкачын ачуы булды, Халидә артка сикерде: «Абау! Җенме анда, шайтанмы?!» Лампаны алып, карасак, бәлеш урынына – бозау башы! Күзләрен чекерәйткән… Мич артындагы аралыкта берничә көнлек бозау тора иде. Мичнең өч-дүрт кирпече төшкән, бозау шунда башын тыккан да карап тора. Нәрсә бу? Бәлеш кайда? Бозау ашамагандыр бит?..

Азактан беленде. Бәлеш исен сизеп, Чеби Вәгъзануры белән Бакырбаш Рәфыйгы үтеп кергәннәр иде. Соңрак алар юкка чыкты. Шулар бәлешне урлап чыгып киткәннәр икән. Ничек кирпечләрне тавышсыз гына алганнар, ничек ишек ачылганы ишетелмәгән?

Иртән Дәүләтша Банаты килеп тикшерә иде: өй исәнме, барысы да тәртиптәме? Инде таң да атып килә, нишләргә? Бәлеш кайгысы бетте, мичне рәтләп куярга кирәк. Базга төшеп, кызыл балчык алып мендем (анда берәүнең дә төшәсе килми, куркалар). Сыер тизәге кушып, бастык. Төн буе өч кирпечне куя алмый хәлләр бетте. Измә сыек булган, төшә дә китә кирпечләр, төшә дә китә. Яңадан измә ясап…

Өйгә кайттым. Әби: «Әстагъфирулла, балчыкта аунаттылармы әллә үзеңне? Бар мунчага! Анаң күрсә үтерә бит». Мунчада юындым да шунда яттым да йокладым.

Иртән Банат апа килгән. Карый, мич артындагы бозауның башы юк. Бозау кирпечләрне төртеп төшергән дә, янә мичкә башын тыккан. Банат апа авыл советына барып әйткән: «Туйдым бу аулак өйләрдән», – дигән. Кәҗә Наҗиясе килде (әй актив хатын иде). «Сез кичә тагын аулак өй ясагансыз икән, бу бит судебный эш, чара күрәчәкбез», – ди бу. «Чара түгел, чуртым күрегез! Мин нинди җинаять эшләгән әле? – ди Хәлидә. – Без монда бернинди начар эш эшләмибез».

Әни сизгән бит минем йөрүләрне. Укытучыларга сөйләгән, кызым аулак өйләргә йөргән икән, дип. Сорур апай: «Барып чыгар әле. Белдек без», – дип әйтә ди. Мәктәптән кайткач, әни шул турыда сүз кузгатты. Мин әйтәм:

– Әни, кайсыгыз мине эшкә өйрәтте? Мин бит бернәрсәгә яраксыз идем. Шунда өйрәнмәсәм, чигә дә, бәйли дә, тегә дә белмәс идем…

– Әле синең телең дә бармыни? – ди әни.

– Әйе, мин анда җырларга да, биергә дә өйрәндем.

Әби мине яклый:

– Шулай шул. Мин йорттан бушамыйм, син мәктәбеңнән, ул ничек үсәр иде?

Әни бик әрләмәде дә, шуның белән бетте. Тормышка чыккач, аулак өйгә рәхмәт әйтә-әйтә эшләдем мин өй эшләрен.

Ә кемдер кеше белән аралашмыйча, өйдә бикләнеп кенә яшәде, азак тормышка яраксыз булып чыкты, ире белән килешеп яши алмады. Кеше белән аралашсаң гына нәрсәгәдер өйрәнеп була бит. Бер-береңне аңларга, санларга өйрәнәсең. Шушы көнгә кадәр бер сорауга җавап таба алмыйм: ул аулак өйләрне ни өчен тыйдылар икән? Авыл советы, укытучылар, ниндидер фашистик оешмага каршы көрәшкән кебек, безнең арттан күзәтәләр иде. Начарлыкка башка җирдә дә өйрәнә ул теләгән кеше. Ә Халидә аулак өйне тыймады. «Нәрсә эшләтсәгез дә, мин ансыз яши алмыйм: ашарга да алып киләләр, утын да, аннан дусларым каян булыр иде», – ди иде.

Бер аулак өйдә дә мин тәртипсезлек күрмәдем. Беркем беркемне кимсетми, үзе белән тиң күрә. Ни өчен тыйдылар? Бер-береңне якыннан беләсең, өй хәлләрен сөйлисең. Өйдә генә бикләнеп ятучылар да ялгышты кайдадыр. Без исә үз тормышыбызны үзебез корып, матур итеп яшәдек. Кемне генә алма: Бәрия, Сания, Нурдидә, Зөлхәбирә, Халидә… Берсе дә тормышын начар кормады. Егетләр армиядән дә качып йөрмәде. Берсенең дә юлдан язганын хәтерләмим.

Кая барырга тиеш идек соң без? Клуб юк, түгәрәк юк, китапханә юк. Аулак өй дигәч тә… Андагы уеннар, такмаклар, халык җырлары. Хикәяләр, әкиятләр сөйләшә идек. Ни кызык инде – эштән өйгә, өйдән эшкә? Кемдер тормыш көтәргә дә өйрәтергә тиеш иде бит. Шунда хәтта шәл бәйләргә дә өйрәндем мин. Ташчишмәдә ике-өч көн саен аулак өй иде. Шәл үрнәкләрен шунда өйрәндем, Нурдидән.

– Әй, булмаганны! Син шәл бәйлисеңме? – ди әнкәй (үзе бәйли белми иде).

– Була ул, әни, бәйлим, – дим мин.

Һәм, аны шаккаттырып, бәйләдем дә… Безнең анда уеннардан бигрәк эш иде. Шуңа күрә, әйтәм бит, нәрсәгә дип тыйдылар икән ул аулак өйләрне?

Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы Марс ЯҺУДИН

Комментарии