Афәтләр кабатланмасын!

Безнең 360 хуҗалыклы Зур Кукмараның һәрбер йортыннан диярлек берәр, икешәр, хәтта өчәр ир-ат Бөек Ватан сугышына чыгып киткән. Сугышның беренче көненнән үк әтиемнең энесе Сәфәргалине, өлкән абыйсы Габделбарыйны, Зөһрә әбиемнең сеңлесе Һәдия апаның өлкәне Нурулланы, кечесе Галимҗанны, төпчеге Миннегалине сугышка озаттылар.

Ян күршебез Кави ага үлем түшәгендә ятканда, сугышка китәм дип саубуллашырга кергән күршебез Сәлмән абыйга: «Сугыш озакка сузылыр, әмма безнең ил җиңәчәк», – дигән булган. Моны сугыштан Җиңү яулап кайткан Сәлмән абый үзе сөйләде. Украина фронтында Жуков командалыгында сугышып, Берлинга кадәр барып җитеп, Җиңү яулап кайтканда, Көнбатыш Украинаның бер авыл кырын чыкканда, чормада сагалап яткан бендеровчылар кулыннан исән калып, Аллаһы Тәгаләгә шөкрана кылып яшәде. Киез-итек фабрикасында эшләп лаеклы ялга чыкканнан соң, авылыбыз мулласы Гобәйдулла хәзрәт васыять әйтеп, аны үз урынына калдыра.

Сәлмән ага хатыны Мәрьям апа белән татулыкта, муллыкта гомер иттеләр, балалар үстерделәр. Сугышка киткәнче авыл советы рәисе булып эшләгән абыйсы Таһирның да өч улын тәрбияләделәр.

Сәлмән ага белән бәйле бер хәлне сөйлисем килә. Яз көне бәрәңге бакчасын сукалатканнан соң эшне бетереп кереп юынган вакытта, Сәлмән аганың уң як калак сөяге астына күзем төште. Ул урын чокыраеп, уелып кергән иде. Үзеннән сорагач, «Немец истәлеге, пуля кереп, итен алып атты», – диде. Бик сабыр, итагатьле кеше иде Сәлмән ага, орден-медальләрен тагып та, әйтеп тә йөрмәде.

Әйе, сугыш бик каты булды. Бер үк, мондый афәтләр яңадан кабатланмасын, күз яшьләре түгелмәсен иде. Дөньялар бик матур, тормышлар түгәрәк, шуларның кадерен белеп яшәргә дә яшәргә!

Нурислам ГАЛИЕВ,

Кукмара районы, Зур Кукмара авылы

Комментарии