- 01.07.2023
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2023, №25 (28 июнь)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Авылыбызда битләрен сакал-мыек баскан, начар киемле таныш түгел кешеләр күрсәк, бу кеше карак булырга мөмкин, дип, капкаларыбызны бикләп, качарга тырыша идек. Бала вакыт бит. Без нәрсә күреп үскән? Үзебезнең киемнәребез дә мактанырлык түгел. Шулай да ертык тез башлы чалбар киеп үсмәдек. Ертылса, әниләребез ямап бирә иде. Хәзерге заманда без кигән киемнәрне кигән кеше юк инде. Ә шулай да ертык тез башлы чалбар кигәннәре очраштыргалый. Күкрәгендә генә көчкә эленеп торган күлмәк кигән артистлар да сәхнәгә чыккалый. Андыйлар телевизорда күренсә, икенче каналга күчерәм. Күз тиеп, күлмәге бөтенләй үк төшеп китмәгәе! Күзем болай каты түгел үзе. Безне, чит кешегә тәнегезне күрсәтмәгез, күз тия, дип үстерделәр. Мәктәптә укыганда кызлар да тездән югарырак итәкле күлмәк кимәде.
Сүзем караклар турында иде бит. Шушы гомерем эчендә үзем дә, гаиләм дә караклардан берничә тапкыр зыян күрдек. Алар ерактан килми, үз арабызда яшиләр. Матур итеп сөйләшәләр, яхшы итеп киенәләр.
Беренче зыянны ике генә йорт аша яшәүче Каюм абый ясады. Бер зур сарыгыбызны урлап чыгып китте. Сугышка алынса да, берничә айдан исән-сау әйләнеп кайтып җитте. Кешеләр колхозда бушка эшләгәндә, ул хуҗалык көтүен көтеп, көнгә өч мәртәбә тәмле ашап-эчеп яшәде. Авылыбызның «нәсел үгезе» иде. Үзбәкстан якларына китеп, шунда калды. Дөнья белән саубуллашырга күп калмагач, авылга кайтып, эшләгән начарлыкларын сөйләп, авылдашлардан «гафу үтенеп» китте. Башка күренмәде, урыны оҗмахта булсын.
Икенче зыянны районыбыз Әтнә Саклык банкында эшләүче кеше ясады. Сталин патша заманында кешеләргә көчләп заем облигацияләре тараталар иде. Бер елга ике тапкыр уйнатып, «погашать» итеп тә алалар. 200 сумлык билетка әйбәт кенә, түгәрәк суммада отыш чыкты. Акчасын алырга 15 чакрым араны җәяүләп барган әнине алдап җибәрделәр. Арткы бүлмәгә кереп китеп, икенче билет тоттырып чыгарган. Мондый ысул белән алдаланучылар булгалаган.
Өченче зыянны ясаучы абыем белән бергә тәгәрәшеп уйнаган Бари исемле абзый булды. Абыема ат җене кагылган дип әйтәләр иде. 10 яшеннән ат караучы булып эшләде. Сабан туйларына, егетләр өйләнгәндә атларны матур итеп бизәп җигәләр. Мондый ат сбруе абыемда тулы комплект иде. Хәтта матур итеп чыңлый орган кыңгыраулары да бар. Абыем авылдан чыгып киткәндә: «Энем, сакла, бәлки, кайтырмын», – дигән иде. Яшьләр үсеп җитеп авылдан чыгып киткәч, әйләнеп кайтучылар бик сирәк булды. Бари абый исә Равил абый шикелле авылдан чыгып китәргә ашыкмады, авылда кәттә егет булып яшәвен дәвам итте. Тырыша торгач, урыслар әйтмешли, «места не столь отдаленный» дигән җиргә дә эләкте. Аннан чыккач, авылга кайтып тормады. Авыл Сабан туена кайткач, Бари абый да үзенең «шуклыкларын» сөйләп калдырды.
Инде дүртенче зыян турында да языйм. Мине көпә-көндез чишендерделәр. Өч ел армия хезмәтемне тутырып кайткач, Казандагы бер оешмага эшкә урнаштым. Анда урнашуы бик җиңел булмады. Әкрен генә солдат киемнәрен гражданский киемнәргә алыштырдым. Эшкә баргач, чиста киемнәрне салып, эш киемнәрен киеп алабыз. Әбәд вакытында шкафымны ачып карасам, язгы-көзге пәлтәм генә эленеп тора, чалбар белән күлмәктән җилләр искән. Аяк киемем белән кул сәгатем дә юк. Урлаучы кеше бергә эшләгән урыс егете булып чыкты. Каракның ерактан килмәгәненә тагын бер кат ышандым.
Бишенче зыянны да языйм инде. Ельцин заманы, милициянең котырынган вакыты иде. Эштән кайтышлый автобустан төшкәч, як-ягыбызга каранабыз да, тизрәк фатирларыбызга йөгерәбез. Лифт төймәсенә баскач, өске каттан йөгереп төшеп алып киткән вакытлар да булды. Планны тутырырга кирәк, ил казнасында акча беткән. Ничек кенә саклансак та, эләктерделәр. Өч айлык хезмәт хакымны алып калдылар. Зәңгәр күзле өлкән лейтенант белән янында дубинка тоткан метр да туксан буйлы сержант акчамны алып калдылар. «Синең акчаң юк иде», – дип алдаштылар.
Менә шундый караклар безнең янда гына йөри. Алар кулына эләкмим дип, бернинди гарантия биреп булмый.
Рафаил БӘЙРӘМОВ,
Әтнә районы, Казак Үртәме авылы
Комментарии