- 01.07.2023
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2023, №25 (28 июнь)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Кешелек, шәригать законнарын санга сукмаган, «по понятиям» яшәгән илдә башкача яшәп булмый ахры инде, дип уйлый башладым мин. Күбрәк укыган, яңалыклар караган саен, моңа инана гына барам.
«Безнең гәҗит»нең 24нче май санын укып чыккач (№20, 2023 ел), сайлау алдында калдым бит әле. Анда басылган басмаларны укып, кайтаваз язарга кирәклеген аңладым. Менә инде язып утырам.
Әйдәгез, башта минем адаш Әхтәм Сатиевның «Чүпле табыш» дип исемләнгән кыска гына мәкаләсен карыйк. Әйтергә кирәк, бик дөрес, бик вакытлы күтәреп чыга ул бу проблеманы. Чүп кенә димәссең. Юк бит, юк, шул хәтле халык битараф бездә, исләр китәрлек. Сарык көтүенә әйләндек бит инде. Ә анда бер көтүче җитә. Хәзер инде көтүче дә кирәкми «электропастух»лар яхшы эшли башлады. Цифрлаштыру, интернет сазлыгына куып керттеләр дә, теләсәләр ничек бутап яталар. «Электронная почта», «электронное правительство» дип күпме шапырындылар. Бернәрсә дә рәтләп эшләми бит.
Эзләнә башласаң, очына-кырыена чыга алмыйсың. «Бумажный носитель» дигән төшенчә бөтенләй юкка чыкты ахрысы инде. Бу чүп мәрәкәсе дә шулай. Килешү юк, кул куелмаган, ә акчаны каерып яталар. Башында бераз акылы булган кеше бу галәмәтне аңлый алмый билгеле. Бу хәтле дә үз халкын яратмаган дәүләт, түрәләр, депутатлар тагын кайда бар икән!? Юктыр, мөгаен.
Әхтәм әфәнде бик дөрес эшли. Булмаган чүп өчен түләмәскә кирәк. Аның кебек йөз кеше, мең кеше түләмәсә, ул жуликлар бераз нәфесләрен тыярлар иде бәлкем. Бирсеннәр судка, суд юлында йөреп җаннары чыксын. Ә менә иң куркынычы, иң аянычы: бу хәлләрне белеп торып бармакны бармакка сукмаган, СССР вакытында түләүсез белем, дәрәҗәләр алып җылы урыннарга кереп оялган «кызарып беткән, ата коммунист»ларның властьта утырулары.
Инде хәзер «Безнең гәҗит»нең шул ук санында басылган, якташым Динә апа Камалетдинованың «Туган көн бүләге» дип аталган, җан ачысы белән язылган мәкаләсенә тукталып алыйк. Мин соңгы вакытта еш уйлана башладым әле. Әллә инде Аллаһы Тәгалә бөтен дөньяның ахмакларын, тилеләрен җыеп, шушы Русия дигән бәхетсез илгә тутырдымы икән? Югыйсә, шул кадәр миһербансыз, шәфкатьсез булмас иделәр, үзләрен кешегә санап йөрүче «бүреләр» кавеме. Хәер, бүреләр дә алай эшләми бит, аларның да үз кагыйдәләре бар. Алар үзләре яшәгән җирлектә беркайчан да ауга йөрмиләр. Ә менә адәм кавеме, югарыдагы, астагы вак-төяк бюрократ түрәләр, үзләрен үстереп, укытып кеше иткән җәмгыятьне санга сукмыйча, өстән төкереп, әшәкелек эшләп яталар. Кыргый этләр, гиеналар кебек. Алар бит теләсә нинди җанварны тере килеш өзгәләп ашыйлар. Намусларын саткан бу түрәләрне мин бөҗәкләргә тиңлим. Гади халыкның канын эчеп ятучылар. Мескен пенсионерның гомере буе эшләп алган 15-18 мең пенсиясен кыркып калырга җаен табалар. Дөресен генә әйткәндә, мин Динә апаны жәлләдем. Кирәк бит ә... Туган көнгә нинди «бүләк» әзерләгән бит Татарстан китап нәшрияты. Динә апаны нинди уңайсыз хәлдә калдырганнар. Сигез йөз алтмыш сум гонорар өчен алты мең сумга якын пенсия акчасын кисеп калалар. Йә, җәмәгать, әйтегез, тагын кайсы илдә шундый кабахәтлекне эшләргә мөмкиннәр!? Халыктан тиенләп акча җыеп авыру балаларга, «махсус операция» сугышчыларына җибәрәләр. Шул ук вакытта беркемгә дә кирәге булмаган парадларга, чит илләрдә үткәрелгән Сабантуйларга миллиардлаган сум акча туздыралар. Бөтен татар дөньясына үзенең шигырьләре, җырлары белән танылган, гади халык арасыннан үсеп чыккан Динә ханымны яклаучы булмады. Аның шигырьләренә җырлар язучылар, аларны җырлап акча эшләп йөрүчеләр, Мәдәният министрлыгы, артистларга бирелә торган премияләрне әзсенеп йөрүче Салаватлар – сез кайда соң!? Ә мөхтәрәм Зөфәр Хәйретдинов, нигә синең тавышың ишетелми? «Авторларның хокукларын саклаучы» оешма җитәкчесе дип әйтүем. Урыслар әйтмешли, сиңа бит инде «все карты в руки». Суд юлларын күп таптадың, яхшы беләсең. Чая адвокатларың да бардыр. Үзеңне күрсәтергә җае да чыгып тора. Форсатны кулдан ычкындырмыйк, диюем!
Менә шулай, җәмәгать! Ирексездән «Безнең гәҗит»нең баш редакторы Илфат Хәкимулла улы язган йозаксыз ишекле заманнарны сагынып («Йозаксыз ишекле заман сагындыра» 24 май 2023) елый башларсың. Хәзер безнең күңелләр бит тиз тула. Пионерия, комсомолларны, чагыштырмача гадел законнарны, план буенча яшәгән Советлар илен бик еш искә ала башладык бит. Хәер, без хәзер дә барлык эшләрне дә план буенча алып барабыз икән ләбаса. Бу сүзләрне Президентыбыз, Верховный главком В.В. Путин телевизор экраннарыннан яңгыратты: «У нас все идёт по плану, всё под контролем, самое главное мы ничего не потеряли», – диде. Нинди матур сүзләр. Күңелгә җылы йөгерде. Мәскәүгә, Саратовка, Брянск, Курск, Смоленск, Белгород өлкәләренә барып җиткән дроннардан нигә куркып ятарга, барысы да «По плану» булгач?! Өметләребезне өзмик! «Без булдырабыз» – шунысы куандыра.
Кичә Путин сөйләп торды,
Безнең план бар икән.
Ни аласы, ни бирәсе
Күптән билгеле икән.
Алга бару, артка чигү.
План буенча барыр.
«Без, әле, – ди, – башламаган»,
Башлагач нәрсә калыр?
Әхтәм МӨХӘММӘТҖАНОВ,
Казан шәһәре
Комментарии