- 01.07.2023
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2023, №25 (28 июнь)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
«Безнең гәҗит»нең 18нче санында (10 май, 2023 ел) «Җавап бирәчәкләр« дигән мәкаләне укыгач, үземнең фикерләремне язарга булдым. Анда 2016-2022нче елларда 10 кешенең ялган инвалидлык ясатып, 5 миллионнан артыграк акча үзләштерүләре турында язылган. Андый ялган инвалидлар безнең районда да җитәрлек. Моннан бер-ике ел элгәре районыбызда ике меңләп инвалид бар дигәннәр иде. Аларның яртысы беренче группа инвалид, икенче группаның өченче дәрәҗәсе дә беренче группага тиң. Хәзерге көндә андыйлар 30-35-40 мең сум пенсия ала. Гади пенсионерның пенсиясе 15 меңнән артык түгел. Соры кортларныкы 2-3 мәртәбә күбрәк.
Ул ялган инвалидлар совет таралганнан соң пәйда була башлады. Ялган инвалидлыкны баштарак 15-20 мең сумга ясап бирсәләр, хәзер 100 мең сум сорыйлар, имеш. Аларны тикшереп, моны туктатсалар, йөзәрләгән миллион сум янга каласы югыйсә. Тик тикшергән кеше генә күренми. Илебезнең дошманнары болай да күп, шуның өстенә ялган инвалидларга ай саен күпме акча түләп торырга кирәк. Мин аңламыйм: сау-сәламәт кеше эшләмичә ничек башкалар җилкәсендә яшәп ята ала? Андыйларны кеше дип атарга мөмкинме? Алар – исән вакытта халык дошманнары, үлгәч, тәмугка ягулык булачаклар.
Исем-фамилиямне язмаска булдым
Комментарии