Нәрсә беләсез соң сез?!

Тормышта ике нәрсәне күрә алмыйм: берсе бала күтәргән яки җитәкләгән ана, икенчесе хәер сорашырлык дәрәҗәдә фәкыйрь булмаган теләнүче…

тукталышында, бала күтәргән хатынның чайкала-чайкала басып торуын күрдем. Халык аннан 1-2 метрчиткә тайпылган. Курткасы таушалган, баласының да керле комбинезоны күзгә ташланып тора. Ә бала шулкадәр матур, бер генә килешмәгән җире юк! Җитмәсә, һәр кешегә карап елмая. Үзеңнең дә аңа карап елмаясы килә. Тик исерек анасы җанны өшетә. Хәтта сабыйның көләч йөзе дә күңелне эретми. Бу сабый әнисенә бәя бирә белми шул әле. Тамагы тук, ыштаны коры булса, аңа шул җиткән. Әгәр рәссам бу күренешне тасвирларга теләсә, һичшиксез, шатлыктан балкыган әни кеше сурәте ясар, ә мондый ямьсез күренешкә киндер-кәгазь, буяулар әрәм итмәс иде.

Нигә ялгыша адәм баласы?! Кемгәдер мондый сәламәт балалар насыйп та түгел бит! Ана буласымны йөрәгем аша кичереп: «Бу хәлдә йөреп, ярый ла сәламәт булып үсеп җитә алса», – дип уйлап кына бетердем, ана кеше тигезлеген югалтып таеп китте дә, баласын күтәргән хәлдә, туктап торган машина өстенә егылды. Берәүләр җирәнгеч караш ташлады, икенчеләр – арты белән борылды. Олы гына бер апа өчен сүгенүне тыйган закон булу да хисләр ташкынын иярли алмас булды… Бала еламады. «Ияләшкән», дигән уй йөгерде баштан. Ана дигәнем, аннан-моннан өстен какты да, яшьле күзләрен халыкка төбәп, бер җөмлә сүз әйтте: «Ни беләсез соң сез?!» Чарасыз караш, яшьле күзләр белән әйтелгән бу сүзләр, бер мине генә сагайтмады ахры – бар да өнсез-тынсыз калды. Монда ниндидер тирән мәгънә бар төсле тоелды. Шул арада автобус та килде, бер төркем халыкка ияреп, төз атларга тырышып, ишеккә юнәлде, ана дигәнем…

«Кешегә түбәнгә тәгәрәү өчен күп кирәкми», диләр. Теге бер җөмлә тынгылык бирмәде, нәрсә әйтергә теләде икән ана кеше? Аны аклыйсы килми, шулай да, ярдәмгә мохтаҗ иде бугай ул. Бер изге күңелле кеше очрасын иде аңа, тартып чыгарсын иде эчкечелек сазлыгыннан. Кешене гаепләү җиңел. Ярдәм кулы сузу гына мәшәкатьлерәк. Ә язмышларны кайчак бер очраклылык үзгәртеп куя.

Автобуска утыргач та, гел очрый торган күренешне – гарипләр арбасындагы ирнең машиналар арасында хәер сорашып йөрүен дә, әйтерсең лә, бүген генә күрәм. Башка күзлектән күрәм икән лә.

Күп кешегә акча җитми бүген. Гомумән, акча күплегеннән зарланган кеше бар микән? Күп булган саен җитми бугай ул. Ә хәер сорашу – ахыргы чик! Кыйммәтле операциягә мохтаҗ яки торагы көлгә калган кешеләр генә бу чиккә төшә. Күпме генә тырышсаң да, үзең генә андый проблеманы чишә алмыйсың. Шулай да, хәер сорашуга кадәр, башка юлларын эзләргә кирәктер, бәлки?! Берничә ел элек фатирда торганда, күрше подъездда яшәүче бер ир гарипләр арбасында һава суларга чыга иде. Язгы сулар агып, җир кибә төшкәч, өстәл куеп, «ремонт обуви» остаханәсен ачып җибәрде. Остаханә дигәнем – кечкенә өстәл, эшләү өчен кирәк-яраклар. Шул рәвешле, тирә-як халкы өчен файдалы эш белән шөгыльләнде. Халык белән рәхәтләнеп аралашты, үзенең буш вакытын, кул көчен файдалы эшкә җикте ул. Минем уйлавымча, акча кирәктән эшләми иде ул аны, эшсезлек җанын талкымасын өчен шөгыль табуы иде. Ә хәер сорашу, табыш бирсә дә, җанга шифа бирмидер. Зур табыш өчен гомереңне куркыныч астына куеп, машина ыгы-зыгысында йөрү бер яктан да килешле эш түгел. Дәүләт гарипләргә пенсияне яшәү өчен җитәрлек итеп түләсен иде!

Яздым, яздым да, өметсез, әрнүле карашлы теге бала күтәргән хатынның әйткән сүзе кабат исемә төште. Әйе, нәрсә беләм соң әле мин? Һәр кеше үзенекен үзе яхшырак белә. Тик, «үзе беләдер», яки «минем аңарда ни эшем бар» дип, тирә якка битараф булу яхшыга илтмәс. Чыннан да, кайчак кеше язмышын үзгәртергә бер җылы сүз җитә, диләр.

Айгөл ГАЛЛӘМОВА.

Комментарии