Рульгә утырдыңмы, син хатын-кыз түгел, син – йөртүче

Рульгә утырдыңмы, син хатын-кыз түгел, син – йөртүче

«Безнең гәҗит»нең 20нче ноябрь санындагы (№46, 2019нчы ел), «Соңгы сәгатьтә» сәхифәсендә «Рульда – бала» дигән язманы укыгач, берничә сүз әйтмичә кала алмадым.

Хәзерге заманда руль артында йөрүче хатын-кызларның саны ир-атлардан калышмый, дип әйтсәм дә ялгыш булмас. Элегрәк хатын-кызларны руль артында күрсәк, безгә, ир-атларга, сәеррәк күренә иде. Бу – хатын-кызлар эше түгел, дип уйлый идек. Әле мин таксистлар оешмасында эшләгәндә оешманың генераль директоры Приказчиков Юрий Иванович бер төркем кызларны шоферлыкка укытып, аларга «Москвич» машиналарын тапшырган иде. Ул машиналарда кызлар озак йөрмәде, ватып бетерделәр. Бу оешма таралганчы бары бер хатын-кыз гына таксист булып эшләп йөрде. Руль артында йөрү бик җаваплы эш, монда үзең турында гына уйларга түгел, башкалар турында да уйларга, юл кагыйдәләрен дә төгәл үтәргә кирәк. Шул вакытта гына үзеңнең, башка юлаучыларның да гомерен куркыныч астына куймассың. Күп хатын-кызлар, әйдә, нәрсә була, диебрәк җибәрергә ярата. Без – хатын-кызлар, ир-атлар безгә юл бирергә тиеш, дигән сүзләрне дә еш ишетергә була. Ялгышмасам, телевизордан урыс телендә юмор тапшыруын караганда, берәү: «Железная логика мужчины для женщин металлолом», – дип әйтеп куйган иде. Руль артында утыручылар ир-атларга, хатын-кызларга бүленми шул, кагыйдә барысына да бер.

Бер шофер сөйләгән вакыйга искә төште әле. Ул автобусы белән иртән эшчеләрне алырга барганда, юл чатына икенче яктан шоферсыз бер машинаның чыгып килгәнен күрә. Билгеле инде, бу туктап кала. Теге машина юл киселешенең уртасына килеп җитәрәк, руль артында бер хатын-кыз пәйда була. Торып утыра да нәрсәсендер бардачогына салып куя. Күрәсең, бу хатын-кыз руль артында барган килеш йә көзгесен, йә помадасын төшереп җибәргәндер. Кулына алган әйберсен бардачогына салгач, берни булмагандай, газына басып китеп тә барган.

Руль артында бала кочаклап бару, сабый балага руль ышанып тапшыру – ярамаган эш кенә түгел, бик хәтәр эш дип уйлыйм. Барлык хатын-кызларны да руль артында җавапсыз йөриләр дип әйтеп булмый, алар ир-атлар арасында да бар. Әмма андыйлар булмасын, юл кагыйдәләрен төгәл үтәп йөрсәк иде.

Барыбызга да юлларда исән-имин йөрергә язсын.

Вакыйф КЫЯМОВ,

Казан шәһәре

Комментарии