Куштаннарга закон юк

Әйе, куштаннарга закон юк. Закон булса, алар репрессия елларында да халыкны кан-яшь елатып, шулкадәр азынмаслар иде.

Мин сугыш чоры баласы буларак, шул чорга хас хәлләрдән бер генә мисал китерәм. Бер авыл агае чабаталык юкәгә дип урманга китә һәм бармак юанлыгы 5-6 юкә агачы кисеп алып кайта. Юлда каршысына лесник очрап, моның өстеннән акт төзеп районга җибәрә. Бу агай үз гомерендә дә түләп бетерә алмаслык штраф сугалар. Мин моны беркайчан да түләп бетерә алмыйм, дип, ул кеше үз-үзенә кул сала. Мин бу хәлгә Сталин түгел, куштаннар гаепле дип саныйм.

Ельцин демократиясе хакында да үз фикеремне языйм әле. Демократия белән базар дигән сүзләрне беренче тапкыр ишеткәндә үк бер дә күңелгә хуш килмәделәр. Еллар үтү белән шөбһәләр расланды. Бу демократия дигәннәре бер-береңне ашау булды. Хәзер дә демократия дигән сүздән файдаланып, куштаннар ни генә эшләми, нәкъ репрессия чорындагы кебек.

Базар дигәннәре дә халык файдасына булмыйча, алыпсатарлар файдасына гына. Бәяләрне кем ничек тели, шулай куя. Халыкны кем ничек булдыра, шулай талый.

Марат ШӘЕХОВ,

Актаныш районы, Байсар авылы

Комментарии