Бер тормыш, ике төрле караш

Тормышта көн саен булмаса да, истә калырлык вакыйгалар булып тора. Бервакыт гаиләбез белән Казан Сабан туена бардык. Ул вакытта әле Сабан туе һәр районда үткәрелә иде. Ул елны Яңа Савин районына барырга булдык. Бәйрәм өчен урыны матур, яшел чирәм, суы да бар. Сабан туе гөрли. Шулвакыт ике балага күзем төште. Алар әниләренең ике ягыннан баралар. Теге хатын сөртенеп тә киткәли, ә балалары аны шунда ук тотып ала. Эссе көндә бу хатынның башы әйләнәдер дип уйладым. Әзрәк баргач, әни кеше бөтенләй үк егылды. Тирә-юньдәгеләр ярдәм итмәкчеләр иде, малае аларны якын китермәде. Бу хатын шактый хәмер эчкән икән, аягында чак басып торырлык. Мине дә, кешеләрне дә гаҗәпләндергәне балалары булды. Әниләре егылуга, малае аны ипләп кенә торгызды. «Әнием, берәр җирең авыртмадымы?» – ди. Өс-башларын кага, күлмәкләрен, чәчләрен рәтли. Ә кызы, анысы өч-дүрт яшьләрдәдер, әнисенең битеннән сыйпый, әнисенең егылганда тез башы канаган икән, шуны иелеп өф-өф итеп өрә. «Әнием, матурым, әйдә, тизрәк өйгә кайтыйк», – ди. Алар икесе ике яктан әниләрен җитәкләп китеп бардылар. Бу балалар әни кадерен бик беләләр, әниләрен югалтудан куркалар. Бәлки, аларның өйдә ашарларына да юктыр, киемнәре дә яңа түгел – күп мәртәбә юылган иде, шулай да әниләре янда булганда аларга рәхәт. Бу хатын ничек шундый тәрбия бирә алган, сокланырлык гамәл. Аның шундый халәттә булуына сәбәпләре бардыр инде. Тик нинди генә булса да, бу балалар әни кадерен беләләр. Шул ук вакытта әниләрен борчуга салган балалар да шактый бит арабызда. Хәзерге вакытта әти-әниләр балалар өчен, алар яхшы яшәсен өчен яшиләр бит. Балалары гына аларның ярдәмнәренә төрлечә җавап бирә. Кайберләре яхшылыкка яхшылык белән җавап кайтарса, икенче берләре борчу китерә. Шулай, аталар һәм балалар темасы мәңгелек инде ул.

Икенче бер вакыйганы Казанның олы бер сәүдә үзәгендә күзәтергә туры килде. Мөселман киеме кигән, кечкенә малаен җитәкләгән, икенче баласы карынында булган яшь кенә ханым белән бер мөселман ир-ат сөйләшеп тора. Алар татар түгел, үз телләрендә сөйләшәләр. Яшь хатын нидер сорый бугай, ялвара, бәлки, акчасы беткәндер, ә ир-ат ачулы сүзләр әйтә, хатынны төртеп-төртеп җибәрә. Шулай аңлашу ирнең авырлы хатынның йөзенә сугып җибәрү белән тәмамланды. Шул вакыт яшь кенә егет алар яныннан үтеп бара иде, ул түзмәде, ирнең кулыннан кысып тотты да, рус телендә авырлы хатынга сугарга ярамаганлыгын шактый үтемле итеп аңлатты да китеп барды. Берсе – гаилә корган кырык яшьләрдәге ир-ат, икенчесе – япь-яшь егет. Гаиләгә, балаларга, хатын-кызга мөнәсәбәтләре генә төрлечә. Тәрбияле булу нинди милләттән булуга да, нинди дин тотуга да, нинди яшьтә булуга да карамый шул.

Рәфикъ СӘХАПОВ,

Теләче районы

Комментарии