- 28.09.2024
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2024, №09 (сентябрь)
- Рубрика: Гаилә
Балтач төбәгенең һәр авылында мәчетләр төзелеп, анда гыйбадәткә йөрүчеләр саны гел артып тора. Күп мәчетләр халыкның гыйбадәт кылу урыны гына булмыйча, вәгазь кичәләре, күренекле дин әһелләре, атаклы шәхесләр белән очрашулар, Коръән, намаз укучылар бәйгеләре һәм башка чаралар даими үткәрелеп, ул рухи тәрбия үзәге дә булып тора.
Рамазан ае башлангач, 18нче март көнне Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин җитәкчелегендә үзәк ашханәдә уллары махсус хәрби операциядә булган әтиләрне җыйнап зур бәйрәм ясадылар. Әтиләрне кунак иттеләр, олуг рәхмәтләрен, изге теләкләрен җиткерделәр, мәрхүмнәр рухына дога кылып, исәннәрнең якыннары янына сау-сәламәт әйләнеп кайтуларын теләделәр.
Икенче көнне ирләре, уллары кайнар нокталарда булганнарның әниләрен, хатыннарын Балтач үзәк мәчетенең иркен ашханәсенә чакырып хөрмәтләделәр, зур табынга җыйдылар. Рамил хәзрәт Бикбаевның мәгънәле, үтемле вәгазе уйландырды, киләчәк көннәргә өмет, ышаныч уятты.
Рамазан аенда мәчетләргә халык аеруча күп йөри, тәравих намазлары укыла, Аллаһ ризалыгы өчен сәдакалар бирелә, ифтарлар уздырыла.
Кариле мәчетендә күп эшләрнең үзәгендә кайнаучы оста оештыручы, юмарт иганәче Гөлсем Миңлебаева мәчеткә ифтарга дәшкән иде. Бу мәчеттә беренче генә булуым түгел. Ул чын рухи тәрбия үзәге. Мәчетнең абыстае Мәдинә ханым гыйлемле, максатчан.
Карилендә халык бик бердәм. Ифтар ашларын «Күрше хакы – Аллаһ хакы, Күршеләр – якын кешеләр» исеме белән урамнар, күршеләр берләшеп үткәрсә, «Аралашып торсак кына туганлык җепләре ныгый» дип, туган-тумача, кардәш-ыру берләшеп үткәрә, гаиләләр татулыгы ныгый, балалар нәсел җепләрен белеп үсә.
Гөлзада ханым Пермьнән кадәр кайтып нәсел-ыруын җыйнап «Газиз мулла оныклары» исеме белән ифтар ашы уздырган. Газиз мулла 60-70нче елларда 16 ел биредә мулла булып торган.
Мәчет-мәхәллә үзәгенең ничек эшләвен без Чувашстанның Тукай авылы мәхәллә йортында күреп-өйрәнеп кайткан идек. Анда клуб, авыл советы юк. Барлык җирләр мәхәлләнеке. Аллаһы Тәгаләнең мәрхәмәте – авылда төп нигезне ташлап китмиләр. Аерылып киткән киленнәр дә юк. Мәчет-мәхәллә авыл халкы һәм Татарстан Рәисе ярдәме белән төзелгән. Бинаның өстендә – Нух пәйгамбәр догасы.
Бераз читкә киттем. Сүзем ифтар ашы турында иде бит. Рамазанның төп асылы – үз малыңнан мохтаҗларга өлеш чыгару.
Ильясов Рәшит Мәгъсүм улы – районның юллар төзү идарәсе җитәкчесе. Бүген бирегә уллары сугыш кырында һәлак булган һәм бүген дә ут эчендә булган ир-егетләрнең әти-әниләре, гаиләләре чакырылган иде. Араларында волонтер Елена Вәлиева да бар. Ул инде җиде мәртәбә кайнар нокталарда булып кайткан. Ярдәмне балалар йортларына, госпитальләргә илтә икән. Соңгысында район хакимияте вәкилләре белән бергәләп барганнар.
Газизов Тәлгать шулай ук күп мәртәбәләр бу хәвефле юлдан үткән.
Сугыш кырыннан яралыларны алып чыгу өчен ДРСУдан УАЗ машинасы да илткәннәр.
Бүген мәчеткә Норма-Кариле авылларыннан 18 гаилә килгән. Ә юл идарәсеннән сигез ир-егет киткән булган. Айдар исемлесе яраланып, сугышка яраксыз булып кайткач, аны идарә шунда ук көче җитәрлек эшкә урнаштырган.
Араларында Нияз да бар. Сәламәтлеген ныгыткач (аның әле берничә операция кичерәсе бар), Рәшит Мәгъсүм улы эш бирәчәгенә ышандырды. Гомумән, ДРСУ кайнар ноктадагыларның гаиләләренә даими матди ярдәм итеп тора. Улы хәрби операциядә булган егетнең әтисе Гарәфетдинов Фәнис егетләргә ярдәм итүчеләргә олы рәхмәтен җиткерде, улларының исән-имин кайтуын теләде.
Рәшит Ильясов, Гөлсем Әдһәм кызының күңелгә үтәрлек чыгышларын, вәгазь, Коръән тыңлап, намаз укыгач, мул табын артында сыйландык.
Мәчеткә даими ризык әзерләүче Зөһрә, Гөлфания һәм Мәдинә ханым җитәкчелегендәге хатын-кызлар йөгерә-йөгерә кунакларны сыйлады. Араларында Рәшит әфәнденең кызы Галия ханым, туганнары да бар иде. Соңыннан чакырылган гаиләләргә зур пакетлар белән бүләк-күчтәнәчләр өләшенде. Аллаһ Тәгалә бу гаиләгә кылган гамәлләренең әҗер савапларын бирсен, дога-теләкләре кабул булсын.
Ирен сугышта югалтып, ике бала белән тол калган журналист Зөлфия Шакирова һәммәбезне бергәләп истәлеккә фотога төшерде.
Батыр уллар үстергән гаиләләр алдында баш ияргә кирәк! Аллаһ сабырлык бирсен. Бу афәтләр тукталсын! Илләр, еллар тынычлансын, ятим гаиләләр саны артмасын!
«Ак калфак» иҗтимагый оешмасының совет әгъзасы,
Әминә МӨХӘММӘТҖАНОВА,
Балтач районы
Комментарии