Аңларга: «сәрхушләрне больница, зират яки төрмә көтә»

Аңларга: «сәрхушләрне больница, зират яки төрмә көтә»

Редакциябезгә, улым эчә, ирем эчкече, нишләргә, дип мөрәҗәгать итүчеләр күп. Әйе, эчкечелек зур проблема. Сәрхуш үзенең гомерен генә түгел, якыннарының да гомерен кыскарта. Нишләргә? Ничек котылырга бу бәладән? Алкоголизмны кешенең яман гадәте дип кенә бәяләп булмый, ул авыру, бу кешене дәваларга кирәк, дип ышандыра Казандагы «Альтернатива» клиникасы баш табибы Адель Эдуардович Минһаҗов. Аның белән әңгәмәбез, беренче чиратта, эчкечелек дигән яман гадәтнең ни икәнен, каян башланганын, нишләргә кирәклеген аңларга ярдәм итәр, дип уйлыйм.

– Алкоголизм авырумы әллә кешенең бозыклыгымы?

– Авыру. Аның 3 стадиясе бар. Күпчелек теге яки бу дәрәҗәдә алкоголь кабул итә. Ләкин кемдер алкогольгә бәйле түгел. Алкоголизмга бирешүчәнлек кайбер кешеләрдә тумыштан, геннардан килә. Ул бик тиз алкоголик булып китә. Теләсә нинди авыру кебек үк, алкоголизмның һәр стадиясенең үз симптомнары бар. Ягъни беренче стадиядә алкогольле эчемлекләргә тартылу гына булса, икенче стадиядә махмыр синдромы өстәлә, кеше күләмне чамалый алмый, мин бераз эчәм дә, туктыйм, дип уйлый, контрольне югалта. Шулай кабалага эләгә, авыру инде үсеш алган икән, ул шуның белән яшәячәк. 

– Алкоголизм куркынычы янаган кеше шуны аңларга тиеш, димәк аңа эчәргә һич тә ярамый.

– Әйе. Ярамый. Мәсәлән кешедә аллергия бар. Ул язын чыга алмый бит табигатькә. Эт-мәчеләр белән яши алмый. Ул моны үти. Саклана бит. Менә бу очрак та шулай. Һич тә ярамый эчәргә. 

– Каян беләсе соң, ярамаганны. Якыннарына, туганнарына, ахыр килеп үзеңә моны ничек аңларга?

– Бар шундый пациентлар. Ул эчкәли. Мәсәлән, бүген туган көн. Ләкин ул белә: вакытына карый да, иртәгә эшләрем бар, дип туктый. Иртән эшкә китә, алкоголь турында айлар буе исенә төшермәскә, чираттагы кичәгә кадәр онытырга мөмкин. Монда проблема юк. Аның тормышына алкоголизм йогынты ясамый.

Әгәр эчү инде тормышка комачау итә, гаиләсен борчый, эшкә чыкмый, алдаша... бу проблема. Ярдәм кирәк.

– Моны аңламый бит ул...

– Аңлаучылар бар. Алар аз түгел. 10–15 процент. Еш кына консультациягә киләләр дә, мин еш эчә башладым, дип борчылалар. Иртән баш төзәтәсеңме, дип сорыйм, юк, ди. Күп эчәсеңме? Юк, башымны югалтмыйм, әмма ешрак эчелә... Ягъни моның инде сәер халәт икәнен аңлый кеше. Алар үз организмнарын тыңлый, аңлый зыянын. Консультациягә дә үзләре килә. Ләкин моны аңламаучы, аңларга теләмәүчеләр дә бар. Алар ниндидер борчу-мәшәкатьләргә чумган, уйлары тынгылык бирми. Ә алкоголь ярдәмендә реаль чынбарлыктан китү юлын күрәләр.

– Ул бит проблеманы хәл итеп булмасын белә...

– Бу кешенең шәхесе икегә бүленгән, дип әйтергә мөмкин. Ул аңында даими иллюзия кора. Барын да кире кага. Алар эчүне ташларга тели. Әмма булдыра алмыйлар. Аклану өчен үз ялганнары барлыкка килә. Мин аз гына эчә алам бүген, ди дә, аннан оныта.

– Физиологик яктан аңлатып буламы? Мәсәлән, һәр организм алкоголь җитештерә. 

– Ул бик аз микъдарда бит. 

– Кеше эчә башлагач, организм аны үзе җитештерми, әзер алкогольне генә сорап тора, диләр бит...

– Алай түгел. Ул үзәк нерв системасы белән бәйле. Анда «бүләкләү» дигән нәрсә бар. Кеше рәхәтлек, җиңеллек кичерә. Бәлкем эчкәндә янында яхшы компания булгандыр, бу шуның белән дә бәйледер... Кеше шул эйфорияне, эмоциональ рәхәтлекне эзли, аны алкоголь бирде, дип аңына кертеп куя. Аракы эчкәч яхшы булды бит, хәзер дә шундый булыр... Ләкин ул күтәренке кәефне эзләп табу инде барып чыкмый – эчеп исерелгән, йокланган... Җитмәсә уянгач баш чатный, сиңа кырын карыйлар... 

– Якыннарына алкоголизмны ничек аңларга, ягъни авыру итеп кабул итәргә? Без бит сүгәбез генә... Ул эгоист һ.б.лар.

– Әгәр якыннары басым ясый, тавыш куптара икән – бу алкоголь куллану өчен өстәмә сәбәп кенә тудыра. Мине беркем яратмый, мин беркемгә кирәк түгел... Аның белән сөйләшергә, барын да аңлатырга, кисәтергә. 

– Һәм бары айныгач кына сөйләшергә...

– Әлбәттә, исерек килеш ул вәгъдә итәр... аңлашырга кирәк акыллы итеп ул айныгач. Менә син эчә башлагач, ниләр булды, кая барып чыктың, сәламәтлегең нишләде... Син заманында нинди кеше идең, бар да әйбәт иде бит... Ә хәзер?.. Яныңда кемнәр бар иде, хәзер кара – кемнәр белән син? Сиңа ышаналармы? Ул үзе дә анализлар, аңларга тырышыр. Менә шуннан соң гына ышаныч тояр, белгечкә барырга күнәр. Әмма мәҗбүриләргә, басым ясарга, син алкаш, эгоист, безнең гомеребезне эчәсең, дип сүгенүнең файдасы булмас... Туганнарының ике генә позициясе бар: без якыныбызны кабул итәбез һәм аны сәрхушлектән тартып чыгару өчен берни дә эшләмибез, шулай оршышып яши бирәбез. Икенче вариант: без аңа дәваланырга тәкъдим итәбез, күндерәбез – ягъни бу тәкъдимне кабул итәсең, йә булмаса баш тартасың, ул чагында без аерылышабыз, син юкка чыгасың... Акыллы итеп аңлашырга, мәсьәләне кискен куярга кирәк. Алкоголикның якыннарыннан зур сабырлык һәм катгыйлык сорала. Мәсәлән, эчүдән туктыйм, дигән вәгъдәләр күпме ишетелде, хәтта дәваланулар да булгандыр. Тик проблема үз урынында... Ә хатыны һаман оршыша, ләкин бернинди чаралар да күрми. Эчкече уйлый: әһә, бу беркая да китми. Димәк, бар да яхшы, эчә алам алга таба да. 

Бер вәгъдә иттең, икенче тапкыр да сүзеңдә тормадың – өченче тапкыр, сау бул, дияргә... Кискен шарт куярга: без дәваланырга барабыз, юкса мин китәм... Әгәр сүз улың турында икән, куып чыгарырга... Менә акча, әйдә дәваланыйк. Башкача түзеп тормаячакмын. Әйберләрен җыеп куй. Без алкоголикка түзеп торабыз, гел гафу итәбез икән... бу дәвам итәчәк.

– Шулай да ризалашасым килми. Аракы эчүне авыру дип тулаем санап булмыйдыр бит. Башта кешедә яман гадәт була. Ул белә торып бата бит сазлыкка. 

– Алай дип әйтеп була. Мәсәлән, минем танышларым арасында да эчүчеләр бар. Әмма аның эчүеннән бернинди зыян юк. Гаиләсе бар, эшен эшли. Тавыш чыгармый. Әйе, ул еш эчә. Компаниядә генә эчә. Ләкин бу да барыбер алкоголизмның беренче стадиясе санала. Бу хакта кисәтергә белгеч юк. Тик торганда наркологка күренмибез бит. Халыкта да мондый кешеләр турында гаепләп сөйләмиләр, эчә белә янәсе. Ләкин бу да авыруның башлангычы була ала. 

Икенче стадияләрдәге кеше берничә көн рәттән эчә, баш төзәтә. Азрак эчәргә үз-үзенә дә вәгъдә бирә, әмма контроле юк. Әле амнезия дә булырга мөмкин. Ягъни эчкән чакта ни булганын хәтерләми. Бу куркыныч, шул сәбәпле фаҗигаләр дә еш булып тора бит. 2нче стадиягә «белогорячка» да өстәлә. Озаклап эчкәч, кешенең баш мие бары тик алкоголь йогынтысында гына эшли. Алкогольсез галлюцинацияләре башлана. Дефомин күпләп җитештерелә. Кеше саташа башлый. Күзенә ниләрдер күренә. Бу исерек вакытта булмый, алкоголь эчүдән туктаганнан соң 2нче 3нче көндә барлыкка килә. Ул бер тапкыр булса, тагын да кабатланачак. 

– Әгәр эчкече үзе аңлап туктаса, дәваланса...

– Монда инде гарантия 100 процент. Бернинди ультиматумсыз, үзе теләп дәвалана икән, бу гомумән идеаль дигән сүз. Шуңа җиткерү өчен күп тырышлык сорала авыруның якыннарыннан.

– Сезнең клиникада бер интеллигент ирне күрдем. Кичә эчә башладым, монда булганым бар инде, ди. 

– Максатлар төрле булырга мөмкин. Кеше монда килә дә системалар алып чистарына, организмына зыян китерми генә бу халәтеннән чыга, үзен «яңарта». Ләкин эчүне ташларга теләми. Безгә юлны белә, чистарына... чираттагы эчүенә чаклы. 

– Хатын-кызлар алкоголизмы?

– Хатын-кызлар алкоголизмын дәвалап булмый дип әйтәләр. Алай дип әйтмәс идем. Гомумән алкоголизм авыр дәвалана. Хатын-кызлар эмоциональрәк. Аларда алкоголизм тизрәк барлыкка килә. 

Алкоголизмга тизрәк бирешә торган аерым халыклар да бар. Аларда этанол спиртын тарката торган ферментлар бик аз. Бигрәк тә себер халкында. Мәсәлән кемгәдер стакан да аз, ә кемдер бер рюмкадан егыла. Бу шул мисалдан.

– Сыра турында. Аны җиңел дип аклану бар.

– Миңа бер кыз килде. Көн саен 6 л сыра эчәм ди. Анда күпме спирт?! Өстәвенә нинди генә катнашма юк. Сыра чөмерүнең бернинди өстенлеге юк, ул зыянлырак та әле.

– Сезгә килеп чистарынган, код куелган кеше белән аның якыннары ничек үзләрен тотарга тиеш?

– Монда якыннарыннан да бигрәк, пациентның үзенә аңларга кирәк. Ул системалар ярдәмендә чистарынса да, кодлаштырылса да, алкоголизмнан арына алмый әле. Алга таба аңны дәваларга кирәк. Кеше аңларга тиеш: ул ник шулай эчте. Ни булды? Гади генә итеп әйтәм: алкоголиклар аеклыкны кабул итә алмый. Менә шул аеклыкны кабул итәргә өйрәнергә кирәк. Моның өчен психологлар бар. Дөрес ул түләүле. Ләкин бушлай аноним төркемнәр бар. Бөтендөньяда 60 процент наркоманнар, эчкечеләр шушы программа ярдәмендә дөрес юлга баса. Бездә ул бушлай. Бу бик яхшы һәм бик нәтиҗәле. Чит илләрдә кечкенә шәһәр-авылларда да бар. Кызганычка, бездә эре шәһәрләрдә генә.

– Алкоголизмга каршы совет чорында да көрәштеләр. Хәзер дә көрәшәләр. Әмма кибетләребездә аракы сәүдәсе гөрли, казна аракы белән бик яхшы байый. Сәгуд Гарәбстанында алкоголизм юк, мәсәлән. Әмма бай яшиләр.

– Анда аракы харам, дин тыя. Туристлар өчен генә клубларда бар. Дәүләт моны көйли ала. Алкоголь халыкны миңерәйтү өчен кирәк бугай. Әнә бит аракы сату вакыты озайтылды: иртәнге 8дән кичке 11гә кадәр эч. 

– Сездә 6 айлык реабилитация мөмкинлеге дә бар бит. Карап торам, клиентларсыз тормыйсыз...

– Клиентлар чынлап та күп. Юкса, без бер генә клиника түгел Казанда. Безгә алдан язылырга кирәк. Урын булмаска мөмкин. 

Ә 6 айлык реабилитация иң нәтиҗәле ысул. Аноним бушлай төркемнәрдә берәр сәгать кенә шөгыльләнсәләр, монда алар көннәр буенча бергә: дәваланалар, психологлар эшли, индивидуаль дә, төркемнәр белән дә шөгыльләнәләр. Кыскасы, пациентның иртәдән кичкә кадәр буш вакыты юк. Шулай 6 ай дәвамында кеше тулаем «айнып» бетә. Кайберәүләр әле кодлаштыруны да сорый. 

Әмма кешенең алкоголизмнан үзенең коткару потенциалы да булырга тиеш. Алкоголизм стажы, нинди тәрбия алуы роль уйный. Артык иркәләп, ваемсыз «иждевенец» тәрбияләгәннәр икән инде, бу чагында бу кешегә ярдәм итүе авыр. Аның аңы тәмам томаланган була. 

– Күрәзәчеләргә, им-томчыларга йөриләр. Алар да кодлаштыра, имеш. 

– Бу мөмкин түгел. Кемдер өчен бизнес, кемдер өчен вакыт һәм акчасын исраф итү генә. Белгечләргә барырга, бары алар гына ярдәм итә ала. Менә мәсәлән кешедә онкология. Аңа химия билгелиләр, тагын белгечләргә, анализларга йөрисе. Йөриләр бит. Алкоголизмнан дәвалану да шуның кебек булырга тиеш. 

– Эчкеченең үзенә әйтми генә төрле препаратлар бирүчеләр бар. Бу бит куркыныч та була ала бит... 

– Әлбәттә. Миңа бер пациент килде. Аны шулай айнытырга теләгәннәр. Ә аның ашкайнату системасында проблема булган. Бу бик куркыныч була ала. 

– Хәзерге яшь буын азрак эчә кебек миңа, өлкәнрәк буын, безнең чордашлар алкоголизм чигендә...

– Әйе, чөнки хәзер карашлар, мәнфәгатьләр икенче. Бәлкем хәзер аңлату да бардыр. Элек ничектер. Мәсәлән минем үземнең дә ирләр ягыннан эчүчеләр булды. Хәзер башкача. Мәгълүмат чаралары да башкача эшли. Телевизорда күрсәтәләр: исерек компания, пычаклы сугыш... исереклекнең бернинди дәрәҗәсе юк, әле ул фаҗигагә илтүче юл да икәнлеге аңлашыла. Хәзер бит спорт белән шөгыльләнү өчен дә, ял итәргә дә мөмкинлекләр җитәрлек. Аерым спорт төрләре белән кызыксынучы клублар бар. Походларга чыгалар. Компания белән ял итәләр.

Гомумән, тәмәке, аракы зыяны турында кечкенәдән аңлатырга кирәк. Көчле пропаганда булырга тиеш. Аракы, тәмәке оят әйбер дип кабул ителсен. Нигә кирәк ул. Җитмәсә иртән баш чатный, йөрәк, бавыр эштән чыга... Мәктәпләрдә махсус тәрбия сәгатьләре оештырылсын иде, анда белгечләрне, шул ук алкоголизмнан дәваланган, чистарынган кешеләрне чакырсыннар. Балалар бу зәхмәтләрнең ни икәнен белеп үссен. Гомумән, халыкның аңына сеңдерергә: сәрхушләрне больница, зират яки төрмә көтә. Башка мөмкинлекләре, барыр юллары, урыннары юк... Бу хакыйкатьне алкоголь сөремендәге кешеләргә, алкогольне тормыш юлдашы итеп сайлаучыларның аңнарына сеңдерергә.

Әңгәмәдәш Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии