Ике хатынлы осталар гаиләсе

Ике хатынлы осталар гаиләсе

Ринат Мазиков Әгерҗе районының Яморза авылында яши. Аның эшчәнлеге дә, гаиләсе дә игътибарны җәлеп итә. Әгерҗе районына баргач, шундый гаилә барлыгын ишетеп, алар белән танышмый кала алмадым. . 
Хатыны Ләйсән өйдә матурлык тудырса, ире үзенең тимерче сараенда тимердән чәчәкләр ясый. Ринат безне өйдә калдырып тимерче мичен кыздыра торырга чыгып китте. Ә без Ләйсәннең эшләре белән танышабыз. Өй эче үргән, бәйләгән япмалар, чиккән тукымалар белән бизәлгән. Өй уртасында түшәмгә үргән таган эленгән. Безнең аңа карап тукталып калуыбызны күреп, Ләйсән шунда утырып атынып та күрсәтте. 
– Ниндидер яңалыклар өйрәнәсе, яңа әйберләр ясыйсы килеп тора. Чыбыклардан кәрҗиннәр, менә шундый таганнар ясарга өйрәндем. Башта дусларга, туганнарга бүләк итә идем, хәзер менә заказлар да бирәләр. Тик ятасы килми бит. Эш арасында шушында утырып атынып та алам. Бар арыганнар үтеп китә, – диде ул елмаеп. Үзе сөйли, бернинди уңайсызлык тоймый таганда атына.
Ләйсән макраме белән шөгыльләнергә ярата икән. Авылда балаларга өйрәтер өчен түгәрәк тә оештырган. Бушлай өйрәтә. 
– Балалар бик теләп йөри, үзләренә бер шөгыль бит. Киләчәктә кирәк булыр. Телефонга чокынып утырганчы эш белән шөгыльләнәләр. Әти-әниләре дә шат, балалар үзләре дә бик теләп йөри, – ди ул.
Инде Ләйсән тарафыннан тудырылган өйдәге иҗат җимешләре белән танышып, Ринатның тимерче алачыгына да чыгарга вакыт җиткәндер, дип урамга чыктык. Әгерҗедә бик салкын вакытта, декабрьдә булдык. Шуңадырмы, тимерче миче төтенне бик яхшылап суырмый, алачык төтенләнгән иде. Мич бераздан төтенне куа башлый, дип тынычландырды безне Ринат. 
Инде алачыкны күзәтәм. Өйдә җепләрдән, баулардан тудырылган матурлык булса, биредә калайдан, тимердән ясалган иҗат җимешләре. Ниләр генә юк. Янып торган розалар, төрле бизәкле тәрәзә йөзлекләре, капкаларны бизәүче үрнәкләр... Әйтерсең, бар да тере, табигый. Минем соклануымны күреп, Ринат сөйләп китте:
– 20 ел элек Чувашиядәге Шыгырдан авылына баргач, шушы эшне күрдем дә, кызыксынып киттем. Станокларын ясадым. Барып чыкты бит. Заказлар күп, аеруча капкалар, баскычлар, балконнар сорыйлар. Авыл хуҗалыгы техникасына ни дә булса кирәк була калса, фермерлар да килә. Мичләр дә ясап бирүне сорыйлар. 
Бик күп эш үрнәкләре арасында янып торган җете кызыл розаларга күз төшми калмый әлбәттә. Аларны көнгә 8 – 10ны ясыйм, ди ул. Боларны күбрәк бизәккә алалар икән. Капкаларга эләләр. Уртада шундый чәчәк янып тора, кырыйда башка бизәкләр... Күз алдына китерегез, шундый капкадан эчкә үтсәң, анда сине шау чәчәккә күмелгән ишегалды, бакча каршы алса... Бар бит андый булдыклылар. Менә Мазиковлар гаиләсе дә шундый. Читкәрәк китеп әйтим, алар абзар тутырып мөгезле эре терлек үстерә, узган ел 6 үгез симертеп сатканнар. Умарта тоталар, бакчалары кар астында булса да, монда хуҗа барлыгын сөйләп тора. Соң шундый җыйнак йорт һәм остаханәсе булганнарның тормышы башкача була да алмый торгандыр инде. 
– Авылда эш юк, дип зарланалар. Шул дөресме? – дип сорыйм Ринаттан, ни әйтәсен алдан ул чамаласам да. 
– Дөрес түгел, кайда-кайда, нәкъ менә авылда шөгыль табарга була. Безнең бит әнә, буш вакытыбыз юк. Гел эштә. Ярдәм сорап килгән кеше өзелми. Үзең теләгән шөгылеңне, ихтыяҗны гына чамаларга кирәк. Кыенлыклар бар инде ул. Мәсәлән, хәзер тимер кыйммәт. Әйберләрне күбрәк салкын чүкү белән эшлибез. Кайнар чүкү белән азрак эшләнә, чөнки кыйммәткә чыга, Сыйфат шул ук, – дип күрсәтә ул безгә әле яңа гына ясалып беткән роза чәчәген.
Формасын үзе ясый һәм калайны пресс ярдәмендә бөгеп, таҗлар ясый. Аннан шул таҗларны җыясы гына кала. Ринат боларны бик гади итеп сөйли. Әгәр тимер эше белән кызыксынучылар булса, эшне нидән башларга, бәлкем кемдер үзе өчен генә булса да, үзе тудырырга телидер мондый матурлыкны, дип кызыксынам.
– Аның бернинди авырлыгы юк. Мәсәлән, бу розаларны ясарга 0,4 яисә 0,5ле калай, тимер кайчысы, һәм келәшчә кирәк. Әлбәттә фантазияң. Шул фантазияңә карап, төрлечә ясарга була. Зур җиһаз, станоклар да кирәкми. Моны теләсә нинди ташлый торган калай кисәкләреннән ясарга була. Мин аунап яткан калай кисәкләрен күрсәм, калдырмыйм, – ди ул бу сорауга. 
Кыскасы, хатыны чигү чиксә, ире тимердән чәчәк үрә... Дөрес тимерченең эше зыянлы да.
– Мин моны аңлыйм, зыянлы эш икәнен белеп эшлим. Әмма миңа бик ошый. Матурлыйсың. Клиентлар да ошатып сүз әйтсә, күңелләр үсеп китә. Аларның да теләкләрен искә аласың. Аннан урамнардан йөргәндә үзеңнең бизәкләрең яныннан үтеп киткәндә горурлык хисләрен кичерәсең... Кызык, рәхәт, үсендерә торган эш. Хатыным баулардан, җепләрдән матурлык тудыра, мин чәчәкләрне тимердән ясыйм. Киңәшләшеп эшлибез, кем әйткәндәй, ул миңа өйрәтә, мин аңа.
– Заказлар арасында милләтләрнең ихтыяҗлары аерыламы? Әгерҗе якларында күп милләтле халык яши бит һәм һәркемнең милли традицияләре бар.
– Татарлар чуарны ярата. Удмуртлар, марилар грек фигураларын үз итә. Урыслар классик үрнәкләрне кулай күрә. 
Әлеге булдыклы осталар турында сөйләгәндә, сер итеп кенә кисәтеп тә куйганнар иде: бу гаилә бик үк аңлап та бетерми торганрак, Ринатның ике хатыны бар, диделәр. Мин инде җайлырак вакытны сайлап, үзебез генә калганда, аңа бу хакта да сүз каттым. Ләкин ул яшерә, әйтергә ярамый торган тема түгел икән. Ринат минем уңайсызланганымны юып алгандай, җанланып сөйләп китте. 
– Аның бер сере дә, бер гаебе дә юк. Тагын бер хатын алып кайт дип хатыным үзе әйтте. Инициатор ул булды. Мине үгетләде. 
– Хатының урыс теллерәк төсле...
– Шәһәр кызы ул. 15 ел элек Ислам кабул иттек. Ул гыйлемле кеше, конкурста җиңеп, Хаҗ сәфәре отып, хаҗда да булып кайтты. Ислам кануннары буенча яшибез. Ә яшь хатыным белән алар дуслар. Бәйрәмнәрдә бүләкләр бирешәләр. Бер-берсен кайгыртып яшиләр. Икенче хатыным да шушы авылда. Яшь хатынымда яшьярымлык балабыз бар. Ул өлкән хатыным янында дәресләр алып йөри. 
Әлеге сөйләшү бу кешеләрнең осталыклары белән кызыксынган игътибарны икенче якка борып җибәрде. Юкса, әле аларның мактап сөйләрлек эшләре белән алга таба да танышырга мөмкин булыр иде. Сөйләшү бер яклы гына булмасын дип, яңадан өйгә Ләйсән янына кердем. Инде аңлашылганча, Ләйсән өлкән хатын. 
– Ләйсән, сезнең көндәшегез бармыни? – дип сорыйм. 
– Көндәшем түгел ул минем. Мин иремә үзем тәкъдим иттем. Ул бит безнең икебезгә дә тигез карый. Ул бәхетле. Мин дә бәхетле. Дөрес, халык баштарак аңлап бетермәде. Әле дә жәлләүчеләр бар, мине кызганалар. Мине кызганырга кирәкми. Мин бик бәхетле. Минем хатын-кызларга мөрәҗәгать итәсем килә, әгәр бәхетле буласыгыз килсә, иман нигезендә яшәгез һәм ирегезгә тагын бер тапкыр өйләнергә тәкъдим итегез, – дип мине бөтенләй аптыратты Ләйсән. Ләкин шунда ук шартларын да тезеп китте: баксаң, ул гади генә түгел икән. – Ир хатыннарын тигез күрергә, аларны тәэмин итәргә, низаг чыгарга җирлек тудырырга тиеш түгел. Ике хатынлы булу ул зур җаваплылык, мәшәкать тә. Минем ирем шундый, – дип нәтиҗә ясады өлкән хатын.
Әлбәттә, яшь хатын белән дә очрашасы килгән иде, ул авылның икенче ягында яши икән. Көн кичкә авышты, кайтасы бар, Казан ерак. Юлга ашыктык. Дөрес, очраган авыл халкы бу темага җәелеп китеп сөйләмәде, ләкин гаепләгән кеше очрамады да. 
Шулай инде, бүген җәмгыять гаепләргә оста. Мин еш кабатлый торган гыйбарә: кеше үз күзендә бүрәнә йөзеп йөргәнен аңламый, кеше күзеннән чүп эзли... Сер түгел, фахишәлек, хыянәт – бүгенге җәмгыятьнең котчыккыч авыр чире. Шушы тотнаксызлык өчен Аллаһы Тәгалә инде җир йөзенә нинди генә авырулар җибәрмәде. Венерик авырулар, СПИД, менә сифилисның киң таралуы турында әйтәләр. Бу бит йөгәнсезлек нәтиҗәсе, ахырзаман галәмәте. Минем уемча, бу кыямәтне якыйнайта торган бер фал да. Менә шундый чакта без Ринатның гаиләсен тәнкыйтьлибез. Әстагәфируллаһ, дип куяр динне аңлаучы, барып җиттек, дияр икенчесе. Ә үзе хыянәт турында хыялланыр... Шушы уйларыма нәтиҗәне Ринатның безне озатканда әйткән сүзләре ясый:
– Ислам бик дөрес дин. Ир-атның ихтыяҗы зур икән, ул тагын икенчегә, өченчегә өйләнә ала. Минем ихтыяҗ бар иде, мин икенчене алдым. Өченче миңа кирәк түгел. Тагын бер хатынга өйләнүне ихтыяҗга гына да бәйләргә ярамый, булыр ул ихтыяҗ... Әмма аннан тыш кесәң калынлыгы кирәк. Әгәр дә синең кесәң юка икән, синең икенче хатынга өйләнергә хакың юк. Димәк, теләгең бар икән, кесәңне кайгырт, эшлә, булдыр. Хатыннарың мохтаҗлык кичермәсен. Юкса, синең ихтыяҗың тәкатьсезлек кенә булып кала. Ул нигезләнергә тиеш...
***
СҮЗ АХЫРЫНДА: дөресен әйткәндә, күпхатынлыкны бик үк кабул итеп, аңлап бетерә алмыйм, әмма мин белгән кешеләр арасында да икешәр хатын белән яшәүчеләр булды, ишеткәнем дә бар. Әмма ул ирләрнең каядыр сулга, тәртипсезләнеп, тәкатьсезләнеп йөргәннәрен ишеткәнем дә, күргәнем дә юк. 
Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ,
Әгерҗе районы, Яморза авылы – Казан 
(Газетабызның киләсе февраль санында иренә икенче хатын булып килгән ханым белән әңгәмә тәкъдим ителә) 

Комментарии