- 31.08.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №34 (29 август)
- Рубрика: Дөнья бу
Мин Чаллы шәһәреннән 20 кмгына ераклыкта туып-үстем. Чаллыда КАМАЗ автомобиль заводы сала башлаганчы, Яр Чаллы сүзен кулланучы берәү дә юк иде. Төзелешкә читтән күп кешеләр килде. Шул вакытта гына Яр Чаллы сүзе ишетелә башлады. Минем өчен ул Чаллы шәһәре.
Яр Чаллы сүзе килеп чыккач, мин белешә башладым. Документларда безнең шәһәр күптән Яр Чаллы икән. «Набережные Челны»ны шулай тәрҗемә иткәннәр. Ә бит дөрес тәрҗемәсе Яр буендагы Чаллы була. Мондый формадагы шәһәр исеме булмагач, «Яр Чаллы»га гына калдырганнар. Аны кире урысчага тәрҗемә итсәң, «Берег Челны» була. Мондый исем белән урыслар беркайчан да килешмәс, моның кирәге дә юк. Ә безнең татарга ничек тә ярый.
Яр Чаллы исемен Чаллыга калдыру өчен, шәһәр советына мөрәҗәгать итәргә кирәк икән. Мин бергәләп мөрәҗәгать итәргә электән Чаллыда яшәгән кешеләрне эзли башладым. Ике хатын-кызны таптым. Алар теләктәшлек белдермәде. Берсе: «Яр Чаллы бик матур исем», – диде дә, шуның белән сөйләшү бетте. Хәзерге вакытта җырларда да Яр Чаллы сүзе кулланыла. Җырның сүзен язучылар сүз осталары бит инде. Алар да бу исемнең «кәкре» икәнен уйламагач, гади халык ничек аңласын?!
Ф.АБЗАЛ.
Чаллы шәһәре.
Комментарии