Кешене гаепләве җиңел ул

Газетабызның 9нчы июль (2014) санында чыккан «Нигә без шундый?» дигән язманы укыдым да җавап язмый кала алмадым. Анда исә Тәзбирә ханым мине тәнкыйть утына тоткан. Тәзбирә ханымга шуны әйтәсем килде: газетага ун ел буе даими автор буларак язмалар юллап торган кешегә карата кайтаваз язганчы, аның язган текстын җелегенә төшеп, кат-кат укып, аның әйтергә теләгән фикерен аңлагач кына, үзеңнең каршы фикереңне әйтергә була. Автор – Тәзбирә исә, газетаның тәмен белеп укырга сәләтле түгел бугай. Шулай булмаса, булды, булмады фикерен газетага юлламас иде. Җавап бирергә мәҗбүрмен аңа: үземне үрнәк алырлык акыллыга санаганым юк, ул язмада да чагылмый, киресенчә, невоспитанная дип, улымның бала чагында, 8-9 яшьләрдә әйткән сүзләрен исемә төшергән идем. Әйе, шәһәрдә яшәп, балалар бакчасында да урыс телендә генә тәрбия алган, урыс мәктәбендә укыган бала ничек инде мама димәсен? Әнине дә бик чиста әйтә, татарчаны да, Аллага шөкер, бик яхшы белә. Өйдә татарча сөйләшеп үстердем мин аны. Тик шулай да безнең заманнарда үзебез дә татарча сөйләшергә тилмереп яшәдек түгелме соң? Говори по-русски дип кенә торалар иде бит. Хәзер генә ул, Аллага шөкер, татар теле өчен көрәш бара, киң күләмдә чаралар уздырыла. Безнең балалар үскәндә, татарча сөйләшү тыелган заман иде шул. Ә оныкларымның исемнәре кызыксындырган авторны: таныш булыгыз: Альбина, Илмира исемле алар. Мин алар белән горурланам. Берсенә – 21, икенчесенә 18 яшь. Алар урамда аякларын аякларына чалыштырып куеп, тәмәке тартып, төкеренеп, сүгенеп, сыра эчеп йөрми. Әлхәмдүлиллаһи, шөкер, әниләре дә эчми. Минем бар байлыгым – шатлыгым, күңел тынычлыгым – әнә шулар! Башка байлык кирәкми дә. Шулай булгач, ялгыш тәрбияләгәнмен дип, үземне шелтәли дә алмыйм, гәрчә үзем ятим үсеп, сугыш чоры баласы булсам да. Һәрхәлдә, миннән үрнәк алырлык дигән сүзне дә тулы хокук белән куллана алам. Җимешем кортлы булмады. Улым да, үзе кебек үк, балаларына дөрес тәрбия бирә алуы белән горурланам. Хәзерге заман өчен үзем дә, улым да, оныкларым да үрнәк – өлге булып яшибез. Мин язмаган сүзләрне әйттерергә мәҗбүр итте автор.

Авторның үзенә дә сорау бирми калып булмады. Татар теле өчен җан атып, борчылып яшәүче әби буларак, нигә аның оныклары татарча белмиләр икән авылларга каникулларга да кайтып йөргәч? Тәзбирә ханымга шуны әйтер идем: үз гаиләдәгесен күбрәк кайгыртсын, белер-белмәс кешегә бәя биргәнче, үзе үрнәк булырга тырышсын иде.

Ә инде катнаш гаиләләрне мин яки әлеге автор гына туктата алмас, булган һәм булачак инде, ни кызганыч… бу хакта исә берәүне генә тотып алып, тәнкыйть утына атып булмый. Әле шунысы да бар бит, аңа өйләнмә, моңа өйлән дип әйтеп кенә, балалар сиңа буйсынамыни? Алар яшьләр һәм хаталанырга да хаклары бардыр, бәлки. Үзебезнең яшьлек елларында һәм олыгайгач та әле һәртөрле хаталарыбыз кабатланып тора, өр-яңаларын да эшләп куябыз. Бу заман проблемасы, чөнки без 150-200ләп төрле милләт халкы белән аралашып, янәшә күршеләр булып, бер үк эш урынында эшләп яшәдек. Яшьләр дә шулай. Боларга нокта куеп, шуны гына әйтергә кала: кем белән генә яшәсәләр дә, кемгә генә өйләнсәләр дә, җанында, канында булган кеше сыйфатларын югалтмасыннар, мәрхәмәтле, шәфкатьле булсыннар, балаларын ятим итмичә, дөрес тәрбия биреп үстерә белсеннәр иде дияргә генә кала. Әнә күршебез булган Украинада сугыш бара, җан әрни, йөрәк елый. Әмма берничек тә ярдәм итеп булмый, шулай булгач, тыныч тормышыбыздан тәм табып, үзара татулыкны саклап, бер-беребезнең хәтерен калдырмыйча, җаннарны рәнҗетмичә генә, яшәүне дәвам итик. Авторга басым ясап, тагын кабатлыйм. Берәр яхшылык эшли алмасаң, иң яхшысы – начарлыкны да эшләүдән тыелып тор, чөнки газетаны тулыландыручы без буларак, кеше күңеленә хуш килердәйләрен генә, гыйбрәт алырлыкларын гына язарга киңәш итәр идем.

Вәсилә АРСЛАНОВА.

Бөгелмә шәһәре.

Комментарии