Авыз сөйли, кул ял итә

Авыз сөйли, кул ял итә

Дөньяның теләсә кайсы почмагында яшәүчеләрнең өйләреннән чыкмыйча гына башка милләт вәкилләре белән аралашуларын күз алдына китерә аласызмы? Ә «АЛЛАТРА» халыкара иҗтимагый хәрәкәте платформасында үткәрелгән «Җәмгыять. Соңгы мөмкинлек» конференциясе бөтен халыкларны бергә җыюга иреште дә инде. Мондый масштабтагы вакыйга кешелек тарихында беренче икән. Ник дигәндә, дөньяның төрле төбәкләрендә яшәгән кешеләр конференц-залларга җыелып, үзләрен борчыган мәсьәләләр турында ачыктан-ачык фикер алышу өчен интернет аша элемтәгә чыккан. Моңа да карамастан, спикерлар һәм халык арасында бернинди аңлашылмаучанлык та сизелмәде. Киресенчә, алар курыкмыйча, бер-берсе белән әңгәмәгә керде, һәркемнең фикерен тыңлау мөмкинлегенә иреште.

Дөресен әйтергә кирәк, бу конференция турында ишеткәч тә, интернет сайтларда актарынырга туры килде. Тагын шул «үткәрелде» дигән сүз өчен оештырганнар инде дигән уйлар да булмады түгел. Өстәвенә, интернет мәгълүматлары «АЛЛАТРА»ны ниндидер секта белән чагыштырган. Чыннан да, аның секта белән якынлыгы бар икән. Ник дисәң, Җир шарының төрле илләреннән җыелган меңләгән кеше үз теләге белән ниндидер мәсьәләләрне сүз белән чишәргә өметләнеп килгән микән? Аңа да карамастан, сөйләр сүз күп җыелган. Аннары, бу конференция үз эченә берничә проблеманы берләштерә. Әйтик, җәмгыятькә, сәясәткә, икътисадка кагылган сораулар да бар. Мәсәлән, сугыш, кан кою, массакүләм мәгълүмат чараларының дөреслекне язып бетермәве, диннең тормыштагы роле һәм башка бик күп проблемаларны анализлау, аларны яхшы якка үзгәртергә омтылу – конференциянең төп бурычы. Иң кызыгы, бу проблемалар бөтен дөнья вәкилләрен дә борчый. Бу очракта мондый проблемаларның Русиядә генә булмавы «сөендерә». Зурдан кубып, барысын да үзгәртергә омтылу ниндидер әкият булып тоелса да, төрле милләт вәкилләренең берләшеп, экран аша булса да бер-берсе белән килешүе һәм бергә кушылып, дөньяны үзгәртергә теләк белдерүе мактауга лаек. Мондый масштаблы вакыйга кысаларында булса да, халык яхшыга өметләнергә хокуклыдыр.

Кешелекне борчыган иң зур проблемаларның берсе, әлбәттә, ил тынычлыгы проблемасы. Дөньяда яшәүче һәркем дә тыныч тормыш һәм аяз күк турында уйлап яши. Шуңа да һәркемнең фикере дә тәңгәл килә: «Җир йөзендә беркемнең дә кан коясы, кемне дә булса үтерәсе, беркемнең дә дорфалык һәм вәхшилек белән очрашасы килми, билгеле. Безнең төп максатыбыз – тынычлык һәм башка милләтләр белән, бер-беребез белән яхшы мөнәсәбәтләр урнаштыру. Ләкин нигә безне башкаларның йөзендә дошман күрергә, куркуга калырга өйрәтәләр соң?». Ачык сорау, әмма бөтен халык берләшеп, үз иреге һәм җәмгыятьтә барган золымга каршы көрәшсә, илдә тынычлык урнаштырырга да, бөтен проблемаларны җайга салырга да мөмкин. Бары тик берләшергә кирәк! Ниндидер күтәрелешкә чакыру кебек тоелган бу сүзләр халыкны кузгата да сыман. Кемдер «әйе, шулай, дөрес» дигән сүзләр яудырса, икенче берәү кул чаба, ләкин әйтергә сүзе була торып та, кырыйда посып утыручы да табылмый түгел.

– Берәр мөһим вакыйга алдыннан сәясәтчеләр гел бергә җыелалар. Җәмгыятьне борчыган проблемаларны хәл итәләр, кешелек өчен уңай карарлар кабул итәләр, имеш. Ләкин алар дөнья җәмәгатьчелеген бүләләр. Без бу хакта белмибез дә, белмәбез дә. Алар территорияне, тәэсир итү өлкәсен бүлешәләр, ә без, кешеләр, бер-беребезне яратабыз һәм безнең арада башка милләтләргә карата да бернинди каршылык юк, – дип ачынып сөйләде АКШтан килгән катнашучы Марина. – Кешеләр арасында аерма юк. Алар – барысы да бертигез. Ләкин өстәгеләр безне «бүлгәли». Бәлки, аларга да безнең тормышны кулланып, акча эшләүдән туктарга кирәктер? Әйдәгез, аларга дөрес юл күрсәтик. Без түләгән салым фән өлкәсенә, космосны үзләштерүгә, экологик проблемаларны юк итү өчен сарыф ителсен. Бәлки, аларга да кешелек өчен файдалы булачак эш белән шөгыльләнергә вакыт җиткәндер!

Дөньяны үзгәртәсең килсә, үзгәрешләрне үзеңнән башла дип, белми әйтмәгәннәрдер. Җәмгыятьтәге проблемаларны чишүгә керешер алдыннан да, иң беренче үз фикерләреңне үзгәртергә һәм чит кешенең фикеренә колак салырга онытмаска кирәк. Ярый соң, кеше фикерен тыңладым, хәзер үз сүземне җиткерәм дә, безнең илдә барысы да халык теләгәнчә булачакмы? Юк шул, бу вакыйга да гади сөйләм сүзләренә генә әйләнеп кала. Сөйләүчеләр дә, фикерләрен җепкә тезеп, матур хыяллар вәгъдә итүчеләр дә күп. Катнашучыларның да теш арасыннан әкрен генә «үзгәртәбез» дигән сүзләре дә ишетелми түгел. Ләкин бүген шулай дип сөйләштек, ә иртәгә… бу вакыйганы беребез дә хәтерләмәс. Хәер, кемнедер җәмгыятьне үзгәртергә чакыру өчен гади сүзләр генә җитми. Ул сүзләрне илгә президент сайлау алдыннан болай да күп ишетергә туры килә. Әмма кешелекнең шулай бердәм булып, күз буяу өчен генә булса да, ниндидер тайпылышы күңелне шатландыра, билгеле. Бәлки, төштәге кебек ишетелгән бу сүзләр чыннан да тормышка ашар?

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии