Чыршы базарында ниләр бар?

Чыршы базарында ниләр бар?

Казан базарларының бик ямьле чагы. Тукай шигырен чак кына үзгәртеп әйткәндә: «Рәт-рәт тора гаскәр кеби, чыршы-нарат, шуларны сатучылар утыра акча санап». Яңа ел алды булгач, бөтен базарлар шул агачлар белән тулы.

Дүрт-биш ел буе интегеп үскән чыршыны кисеп аударулары күңелне тырнап тора-торуын, әмма чыршысыннан бигрәк, шуны сатып утырган кешесе жәл. Салкыннан бөрешеп көн буе утырып кара әле син! Бу фикер башыма килгәч, уйлап куйдым: минәйтәм, миннән яхшы урманчы да, эколог та чыкмас, аның каравы әйбәт депутат чыгар иде. Агачны кызганмаса да, хет халыкны кызгана торганы.

Шулчак колагыма берәүнең тавышы ишетелә: үтереп мактый агачларын! Соңгы тиеннәреңне дә чыгарып салырсың…

– Бу Канадада үсә торган төрдәге нарат. Ул пирамида кебек, өскә таба очлаеп килә. Бөтен яклап караганда да, тип-тигез, ылыслары шундый хуш исле, менә хәзер иснәтеп күрсәтәм. – Якынрак килеп карадым. Бер абый нарат ботагын учына кысып торды да, башта үзе иснәде, соңыннан сатып алучы ханымга таба кулын сузды – Чынлап, хуш ис килеп тора!

«Ярар, мин үзем тотып исним», – диде ханым чирканган йөз белән. Яннарына килеп басып, мин дә тоткан булдым инде. Кешедән калышып булмас. Теге ханымга кушылып, биш-алты мәртәбә учымны борынга якын китереп карасам да, ылыс исенең «ы» хәрефе дә килми иде. Ә абзый бирешми: «Тәмлеме?» – ди. «Әйе», – дигәнне белдереп, баш каккан булдым, сатучы әфәнденең салпы ягына шулай салам кыстырып, соңрак бераз әңгәмә корып булмасмы, янәсе. «Бер исе дә юк», – дисәң, сорауларыңа җавап бирмәве дә бар бит.

Чыршыларыгыз күз явын алырлык матур, дим елмайган булып. Ул исләре-е! Бая иснәгәне һаман борын төбендә тора. Кайда үсә мондый матур агачлар, сөйләп китмәссезме?

– Мин Мари Иленнән килдем, Звениговский районыннан. Һай, татарлар күп бездә-ә! Мин дә татар. Илсур исемле булам. Ну, чыршыларны да шуннан алып килдек. Бездә теләге булганнарга урманнан диләнкә сатып бирәләр. Шуларны кисәбез дә, монда китереп сатабыз.

Шуның кадәр ерактан килгәнсез икән! Үзегездә генә сатылмыймыни?

– Син нәрсә! Бу бит Казан! Монда халык та күп йөри, аннан соң, кыйммәткәрәк тә сатып була. – Сәүдәгәр әфәнде үзе минем белән сөйләшә, үзе ара-тирә яныннан узып китүчеләргә товар мактарга да өлгерә: «Мондый чыршылар беркайда юк, кыйммәт тә түгел, карагыз, тотып карагыз! Ул җирен тотма!»

– Ә чыршының бәясе кайдан чыгып билгеләнә: биеклегеннән чыгыпмы, төренә карапмы?

– Матурлыгына карап. Әнә, күрәсеңме, бер матур түгеле бар? Анысын арзангарак сатам. Алмыйсыңмы? Синең өчен җиде йөз сумга бирәм! – Илсур исемле Мари сәүдәгәре энәләре коелып, йолкыш кыяфәткә кергән чыршыга төртеп күрсәтте. «Бизәп куйсаң, бик матур була ул!» – ди үзе тагын. – Ә менә болары – матурлары, мең ярым, ике мең сум тора!

– Сез: «Халык матур чыршыны күбрәк ала», – дисез. Бу ямьсезе кайдан килеп чыкты соң, моны кем алыр дип өмет итеп сатуга куйдыгыз?

– Менә кызык кеше син! Кара әле, нәрсә ди миңа! Бөтен кешенең дә акчасы юк бит, хәерче булсаң, ямьсез чыршы да сатып аласың!

Товарын хурлаганны яратмады сатучы абый. «Әйдә, сорауларыңа җавап биргән өчен чыршының берсен сатып ал!» – дип, бәйләнергә тотынды. «Кирәкми миңа, чыршы, – минәйтәм, – аннан башка да мәшәкатьләрем җитәрлек!» – дим. Бер елны базардан тере чыршы алып кайтып куйгач, келәмгә коелган энәләрен җәй көне дә чүпләп бетереп булмаган иде. Кирәкме миңа ул баш бәласе?!

– Ату бар, кит! Ярты сәгать буе башымны катырасың. Комачаулап йөрмә әле, сатасы бар!

…Куган җирдән кит, диләр, башка сатучы янына барып бастым. Журналист икәнемне белгәч, янәшәсендә торган иптәше авыз да ачтырмады. «Сөйләмә, сертификатны сораячак!» – ди үзе пышылдап. Болар агачны берәр якын тирәдәге урманнан гына чабып аударган, күрәсең. Курыктылар.

Ул арада өченче сәүдәгәр янына юл тотарга уйладым. Моның чыршылары Маридан килүчеләрнеке кебек купшы түгел, бу – Казан кешеседер, дип уйлаган идем, хак, шулай булды! Рәшит Дәүләтшинның беренче мәртәбә генә базарга чыгып чыршы сатуы түгел икән, сезон булган саен кәсеп итәргә тырыша.

– Гадәттә, халык күбрәк нарат сатып ала. Нарат озаграк тора бит ул. Менә мин үземнең өйгә 15нче декабрьдә нарат алып кайтам, төгәл бер айдан чыгарып ташлыйм. Бер энәсе дә төшми! Быел сатып алучылар азрак әле. Көндәшлек көчле: чыршыны базарда да, ишек алларында да саталар хәзер. Көнгә ике-өч зур чыршыны сата алсаң, бик әйбәт. Сату әйбәт бармагач, кызык түгел! Салкында торасың инде, акчасы кирәк булгач.

Рәшит әфәнденең сату почмагы шунысы белән үзенчәлекле иде: монда беләк буе гына озынлыктагы да чыршылар бар. Үзләре бәләкәй булсалар да, күз явын алырлык матур.

– Боларны минем хатыным пихта, нарат, чыршы ботакларыннан эшли. Аларны бергә тоташтырып үрә дә, шундый мини-чыршы барлыкка килә. Бәяләре 300 сумнан башлана. Халык бик яратып ала. Әмма аны эшләү бик авыр! Хатынның гына кулыннан килә, мин тотынып караган идем, булдыра алмадым.

– Ә менә бу чыршы ботакларыннан ясалган мунча себеркеләрегезне күп алалармы? Нишләп аларның кайберсендә күркәләр дә бар? Күркәсе булган себерке белән чабыну рәхәт түгелдер бит ул?..

Соравымны ишеткәч, Рәшит әфәнде сәер генә карап куйды: «Бу мунчада чабына торган себерке түгел бит, кешеләр аның белән өйләрен бизи…».

…Чыршыны ботаклап та саталар монда. Бер ботагы 50-100 сум тирәсе. Ул ботак белән нишлиләр икән? Шуны сатып алучы да бармы?

Бар икән шул. Анысын күбрәк пенсионер карчыклар ала, ди. Өйгә ямь кертәселәре килсә дә, чыршы күтәреп кайтырга көчләре юк бит. Шуңа ботакларына гына канәгать булырга кала, күрәсең. Ә бәлки, пенсияләре шул ботакка гына җитәрлек булгангадыр…

Базар шау-гөр килеп торгач, күңелле инде. Елга бер килә торган бәйрәм өчен 2000 сумга чыршы алып куйсаң да жәл түгел, дип уйлаучылар күп икән ул – халык бик саранланмый, чыршыларны ташып кына торалар.

Рәтләр буенча йөреп, кайтыр юлга чыкканда, бер хәл искә төште. Һаман да шул чыршы турында инде сүзем. Мин кечкенә вакытта, авыл клубы каршысына алагаем биек чыршы урнаштыралар иде. Туксанынчы еллар уртасы бу – хәзерге кебек затлы гирляндалар юк, гади лампочкаларны төрле төстәге гуашьлар белән буяп, шуның кәүсәсе тирәли элеп куялар. Зәңгәр буяуга манылганы – зәңгәр булып яна, сарысы – кояш төсендә… Бик матур, кыскасы.

Шушы чыршы аркасында, авыл балалары арасында чын бәйге башланып китте бездә. Бәйгенең дә гадие генә түгел – кем күбрәк лампочка урлап алып кайта ала, дигәне. Миңа дүрт-биш яшь чамасы, берәр лампочканы чәлдереп булмасмы дип, дус кыз белән чыршы янына киттек. Аскы ботаклары хәйран шәрәләнеп калган иде инде: буе җиткәннәр рәхәтләнгән монда. Килгән-килгән, буш китмик дип, икешәрне борып алдык та, өйгә чаптык. Берсен таеп егылып, ярты юлда ваттым. Икенчесен бик зур эш эшләгән кыяфәт белән, әнигә китереп тоттырдым. Минәйтәм, хәзер мактый инде бу мине. Лампочка алып кайттым бит! «Хәзер шулай урлаша башладыңмыни инде? – ди әни коры гына. – Нәрсәгә кирәк бу, өйдә лампочка беткәнмени?!». Чыгарып атты минем «күчтәнәчне». Әни шатланмагач, кәеф төште инде, башка алай чыршы «чишендереп» йөрерлек теләк калмады. Ә шулай да авыл урамнарында бизәлгән урман сылуын күргән саен, һаман әнә шул чәлдереп алып кайткан лампочка искә төшә…

Чыршы белән бәйле кызыклы хәлләр бер минем белән генә булмаган икән. Башкаларның да истәлекләрен тәкъдим итәбез.

Илсөя БӘДРЕТДИНОВА, җырчы:

– Узган ел мондый хәл булды. 31нче декабрь көнне Казан читендә дусларда җыелыштык, гаиләләр белән утырырга исәп бар иде. Ир-атлар шулпа кайната, шашлык пешерәләр, хатын кызлар өстәл әзерли. Бөтен әйбер бар – чыршы юк. Бу турыда кем янына гына барып әйтсәм дә, җитди кабул итмәделәр, «Бала-чага кебек, хәзер чыршы эзләмибез инде», – диләр. Балта белән аркан алдым да, снегоходка утырып, менеп киттем тау башындагы урманга. Башта чыршы эзләп хәлдән тайдым. Матурын алай тиз генә табып та булмый бит әле ул. Карый торгач, үземә ошаганын табып, кисеп аудардым, аркан белән снегоходка тактым да, барам: чыршы карга чума. Бер метрын кисеп калдырдым моның шунда. Шулай өч мәртәбә туктап, чапкаладым моны. «Ярар, өске ягында күркәләре бар, шулай килеш тә алып кайтып җиткерермен әле», – дим. Бер мәлне снегоходның кызыл лампочкасы яна башлады – бензин бетте монда! Ичмасам, телефоным да янымда түгел бит – йә югалтырмын, дип уйлап, анысын өйдә калдырган идем. Туктадым да, уйлый башладым. «Тәк, – минәйтәм, – авылны әйләнеп барсам, чыршы да исән була, юлны да беләм, әмма бензин җитмәячәк…». Мин аңлыйм бит инде – әзрәк баруга сүнәчәк бу. Урманны кисеп чыкмыйча җай юк монда. Шулай итеп, урманнан кистереп чыгып киттем. Кем юлсыз урман уртасыннан снегоходка аркан белән чыршы бәйләп йөри инде? Әле ул агачлар арасына кысылып кала, әкрен генә сөйри-сөйри, көч-хәл белән барам инде. Мин ул вакытта авыртам, җитмәсә: температура, хәлем юк. Урманнан чыгып җитәм, дигәндә генә чыршы кысылып калды бит. «Газга ныграк бассам, чыгып китәм!» – дип уйлап, газга бастым, рульне борып җитешә алмадым да, агачка барып кердем. Снегоходның чаңгылары кәкрәйде, гел сулга таба каера бу, көчкә таудан төшеп, капка төбенә килеп туктадым. Монда бөтенесе җыелышканнар, мине көтеп өзгәләнеп беткәннәр. Тагын ярты сәгатьтән кайтмасам, эзләргә чыгып китәргә җыенып торганнар. Ачуланалар бөтенесе миңа, кычкыра, «башың юк», диләр. Әйтерсең лә мин башым юклыгын белмим инде. Аның каравы, чыршыны матур итеп бизәп куйдык, йортка бәйрәм кыяфәте керде!

Лилия ГӘРӘЕВА, журналист:

– Миңа биш яшьләр булгандыр, Яңа ел алдыннан әнигә әйтәм: «Әйдә, чыршы куейк инде!» – дим. Ә безнең өйдә аны алып кайтырга ир-ат та, авыл тирәсендә чыршы үсә торган урманнар да юк. «Каян алыйм соң, кызым?» – ди әни. Ә мин аның саен ныграк елыйм. Шулай бер көнне без йоклап киткәч, түзмәгән, әни карга бата-чума зиратка барып, шуннан бер нарат кисеп алып кайтып куйган. Ул шундый биек иде – идәннән түшәмгә чаклы!

Бу – минем тормышымдагы беренче Яңа ел чыршысы иде. Әйткәнемчә, әни безне ялгызы үстерде, аның акчасы да юк, бик сорамаска да тырышабыз, әмма бервакыт карыйм, кибеткә бик матур ясалма чыршы һәм гирляндалар кайтты. Көн дә кызыгып карап йөрим моны, хыялланам, имеш, сатып алып, өйгә алып кайтабыз. Бик кызыгам инде, әмма әнидән сорамыйм – акчасы юк. Берсендә әни эштән кайтты да, миңа шул гирляндаларны сузды. Ясалма чыршыны да алып кайткан!!! Мин кызыгып карап йөргәнне күргәндер дә, кызгангандыр инде. «Яңа ел алдыннан теләгән теләкләр чынга аша икән», – дип уйлаган идем шунда. Әнинең соңгы акчаларына сатып алып кайтканлыгын гына аңламаганмын.

Рәфкать ИБРАҺИМОВ, пенсионер:

– Мин – сугыш чоры баласы. 1944нче ел – беренче сыйныфта укыган чагым. Без башка бәйрәмнәрне белмәдек, бердәнбер бәйрәмне – Яңа ел барлыгын гына белә идек. Безнең колхозда иң көчле зур айгыр бар иде, шул айгырны җигеп, юлсыз җирләрдән, карлар ерып, урманнан чыршы агачы кисеп алып кайттылар. Аны мәктәпкә кертеп урнаштырдылар. Мәктәп дип, зурлап әйткәнем – бер байдан тартып алынган гади авыл йорты гына иде. Чыршыны бизәргә кирәк бит инде. Үзебез кәгазьдән төрле әйберләр ясап, бизәдек моны. Төбенә мамыктан ясалган кар бабайны да урнаштырып куйдык. Ул вакытта мамык та юк бит әле, берәр иске бишмәтне ертып, шуның мамыгыннан ясаганнардыр инде аны. Шушы ярлы гына йортта бизәлгән гади чыршы тирәли, бик бәхетле кешеләр кебек җырлый-җырлый әйләнгән идек. Җырлап, биеп бетергәч, бер кәнфит, бер прәннек өләштеләр. Хәзер дә чыршы күргәч шул чакларга кайткан кебек булам. Әнә шул хәерче, авыр әмма самими балачакка!

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии