Кыш бабайның бүләккә буе җитмәгән

Быел бишенче класста укучы кызыбызга Кыш бабай бүләге тәтемәде. Дөрес, балалар бүләксез калмады. Ата-аналар комитеты белән тиз генә киңәшеп, матур савытларга салынган күчтәнәчләр тапшырдык үзләренә.

Тик узган ел гына Кыш бабайга хат язып үзе сораган бүләккә тиенгән кызыбыз, нигәдер, быел дәшми. Хат та язмый. Әллә үсеп китте, әллә күчтәнәчсез калдырганы өчен, Кыш бабасына үпкәләде инде. Оныгыбыз Мәрьямгә дә Кыш бабасы хакында сөйләми.

Менә бүген ял көне. Кызым белән йортыбыз каршында гына төзелгән сәүдә комплексына юнәлдек. Мәрмәр зал уртасында күккә ашкан пальма агачы янына тукталдык. Агачның иң очында бүләкләр, ә Кыш бабай агач башына менеп җитә алмый туктап калган.

– Кызым, быел нигә бүләксез калганыгызны беләсеңме? – дип сорыйм агачка караган кызымнан.

– Кризис бит, – ди ул.

Йөрәгем кысылып куйды. Нигә әле илдә барган кризис балаларның матур хыялын җимерергә тиеш?! Югыйсә моннан да авыррак чорлар булды.

– Әнә күрәсеңме, Кыш бабай бүләккә менеп җитә алмаган, шуңа да булмаган инде сезгә бүләк, – дим.

Кызым көлемсерәп куйды. “Һаман хыялланып яшисең инде син, әни”, диюе булгандыр инде.

Бар нәрсәбез дә җитеш, бүген балаларыбызның ашыйсы килгән әйберсе юк. Ә сез шул тук балаларның Кыш бабай биргән бүләккә ничек шатланганын белсәгез… Түземсезләнеп актаралар, андагы конфетларны дустыныкы белән чагыштыралар, саныйлар… Күп кирәкме сабый күңеленә. Әйе, нинди генә вакытлар булмады. Тик мин бер генә елны да бүләксез калганыбызны хәтерләмим. Хәтта ярмаларны да талон буенча гына алган чакта да күчтәнәчсез калмады балалар. Бүгенге кризис балаларыбызның әкиятен, сабыйлыгын урлады. Әллә кризисны уйлап чыгаручылар, шул кризис исеме артына яшеренеп кыңгыр эшләр кылучылар, байлык үзләштерүчеләр урладымы аны?! Совет режимын ишәбез дигән сылтау белән халык байлыгы шәхси кулларга күчкән иде бит инде. Бүгенге олигархлар каян шулай баеган дисез?! Инде менә яңа байлар барлыкка килер бу кризис белән. Хезмәт хакларын кисәргә, түләмәскә, эштән кыскартырга да калган кешене ике кеше өчен эшләргә мәҗбүр итәргә, бурычларны түләмәскә менә дигән форсат ич ул. Хәзер әнә балаларга күчтәнәч бирмичә дә экономиялибез. Тик балалар өлеше хәрәм була күрмәсен инде… Бүген балабыз Кыш бабайга ышанычын югалтса, иртәгә шул матур сабыйлыкны урлаган ватанына ышанычын җуймасмы?

Зөлфия ФӘЙЗРАХМАНОВА.

шәһәре.

Яңа елга кирәкме?

Яңа ел, Кыш бабай, Чыршы бәйрәме дип шау-гөр килә торган вакыт җитте. Саный китсәң, ел буена бәйрәмнәр бик күп җыела. Ниндиләрен генә белмибез дә ничек кенә үткәрмибез. Яңа ел гомумхалык бәйрәме дип танылганлыктан, аны милли һәм дини карашлардан чыгып анализлап карарга булдым.

Ай һәм Кояш календарьләре барлыгын беләбез. Ай календарен Һиҗри ел дип белгән мөселман халыклары Һиҗри Яңа елны үткәрүгә зур әһәмият бирми. Ә менә хәзер халык телендә йөргән “Яңа елны ничек каршыласаң, елны шулай үткәрерсең” дигән сүзләрнең чып-чын ялган булуын Милади календаре мисалында карап китик.

Русиянең төп ике проблемасы – юллар һәм юләрләр дигән кебек, быел да шул Яңа елның үзе белән бәйле булган (башкасын әйтеп тә тормыйм инде!) ике мәсьәлә һавада эленеп калды.

География дәреслекләренә моңа кадәр илебездә Яңа елны 11 тапкыр каршылап була дип язылып килделәр. 2010ны да депутатлар күпме теләсәң, шуның кадәр каршыларга карар кылды. Сәгать поясларына үзгәрешләр кертелмәде. Икенчесе – 10 көн ял итү. Шуның ник бер көнен генә булса да май аена күчермәскә инде?! Бу да хыял булып калды. Реформаторлар булмау үзен яхшы сиздерә…

Баксаң, патшасы Петр I 1700 елда указ чыгара. Шул вакыттан бирле декабрь азагында Яңа ел каршылау кертелә икән. Бу XVII гасыр һәм 1 көн ял. Ә XXI йөзгә чыккач исә, мәктәп балалары белән бергә өлкәннәр дә дистә көн ял итә башлады. Шулай итеп, бүгенге Русиядә шаулатып аракы эчү һәм “похмель”дән дуңгыз кебек мыркылдап ыңгырашып яту традициягә әверелә бара. Күккә чөеп мактаган патшаның “мирас”ы үскәннән-үсә… Әле мин Чыршы бәйрәме турында берни дә әйтмәдем. Күпме ылыслы агач, яшь үсенте нибары ярты төн өчен киселеп әрәм була. Табигатькә никадәр зыян килә. Икенче көнне үк урамга ыргыталар. Менә сиңа культура!

Петр I һәм аның варислары керткән мәгънәсез шайтан йолалары бу илдә хәттин ашкан. Яңа ел каникулы дигән сәбәп белән эшләмичә ятып, ил кесәсенә бик күп зыян килә икән. Икътисадчылар теле белән әйткәндә, 70 млрд ВВП эшләнми кала, ди. Шулкадәр вакыт эшсез тору бүтән беркайда да юк дип нәтиҗә ясарга мөмкин. Үзебезнең исламча Яңа елга ни җитә!…

Ә хәзер шушы алда торган олы “бәйрәм” уңаеннан интернет-форумнарда әйтелгән кайбер фикерләргә тукталам.

“Русларның бу “Новый год” программасы “Рождественская Ёлка Ангела” дип атала. 31 декабрь җиткәнче бәләкәй балалардан башлап, әби-бабайларга хәтле чыршы тирәсендә зур бәйрәмнәр оештыра. 31 декабрьдә төнге 12 сәгатьтә Кремль курантлары сукканын түземсезлек белән көтәләр. Сәгать 12 тулганчы мул итеп өстәл әзерләп, нинди спиртлы эчемлек бар, шуны өстәлгә куялар. Шул ук вакытта балалар да шампан шәрабе эчәргә әзерләнеп, Президентларның бәйрәм чыгышыннан могҗиза көтә. Ә без каян чыга бу сәрхушләр, гарип балалар һәм ятимнәр дип баш ватабыз. Ата-анаң, әби-бабаң белән бала-чага гөрләтеп аяк тибеп аракы эчкәч, нинди киләчәге булсын ул милләтнең…”

Татар белән рус менталитетын аерып куярга тиеш фикер бу. Бөтен кеше эчә, шул исәптән балалар да. Кибетләрдә “детское шампанское” сатыла. Димәк, без баланы кече яшьтән үк эчәргә үзебез ияләндергән булабыз. Бала зур үскәч, шешәдән лимонад эчкән кебек спиртлысын да чөмерергә тиешмен, дип аңына сеңдерә бара. Бик куркыныч идеология бу. Аптырагач, тикмәгә генә Казанның баш казые Рөстәм хәзрәт Зиннуров узган елны “детское шампанское” да хәрәм дип әйтмәгәндер инде…

Шушы көннәрдә генә, бәхеткә, мәгълүмат чараларында хәмернең зыяны турында хәбәрләр басылып чыкты. Эчкән кешедән бигрәк тә тирә-юньдәгеләр тилмерә. Бүген күпме хатын ире эчкәннән, күпме бала ата-анасы айнымаудан интегә. Рәсми булмаган статистика мәгълүматларына караганда, ел саен республикадагы гаиләләрнең 62%ты (!) эчкечелек аркасында таркала. Ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгәннәрнең яртысыннан артыгы – эчкече. Ата-анасы эчеп, игътибар эләкмәгән балаларның 22%ты сукбайга әверелә. 30%тан артыгы якты дөнья белән хушлаша. Эчкече ата-анадан балалар күп очракта гарип булып туа. Саннар ирексездән уйланырга мәҗбүр итә.

Балаларны “детское шампанское” белән бәйрәм иттерү – соңгы елларда гына чыккан галәмәт. Тәрбиячеләр дә балаларны Кыш бабай нәрсә сорасаң, шуны – конфет, мандарин, бүләкләр бирә дип ышандыра. Кыш бабай бирә дип үскәннәрнең дистә елдан соң да беркатлы булуын үзебез үк күрәбез. Шул Яңа ел дигән сылтау белән өстәл әзерләү, кунакка йөрү өчен һәр 5-10 мең сум акча исраф итә. 10 көн вакытын бер мәгънәсезгә уздыра . Колхозчы көн саен эшли. Аның да бәйрәм итәсе киләдер…

Динебезнең балалар бакчасында ук өзелүен күрдек. Шуннан соң бер Аллаһыга мәхәббәтебез булмау сәбәпле, хәрәмгә бата башлавыбызны үзебез дә сизмичә калабыз. 30ы көнне үк кибеттән шешә ташый башлыйбыз. Атна-ун көн алдан ук клубтан лотерея алабыз. Өйгә, мәктәпкә, клубка чыршы, гирлянда алып, никадәр үсентене ботарлап, электрны никадәр исраф кылабыз. Газетадан, ТВдан әллә нинди гороскоплар укып-тыңлап, аңа ышанып, нинди олуг гөнаһлар эшләп ташлыйбыз. Төн уртасында корсакны тутыргач, шундук йокларга ятмыйбыз. Сәламәтлеккә зыяны булачак дибез, 2-3 сәгать күршеләребезнең, авылның, бөтен районның гайбәтен сатып алабыз.

Менә шушы кызыл юлда гына җөмлә саен зур гөнаһлар саналды. Ә үзебез җомга намазына 1% халык та йөрми дип шаккатабыз. Гаепне әллә нәрсәләрдән күрәбез. Быел болгар бабаларыбыз ислам динен кабул иткән көн 1 гыйнварга, җомга көнгә туры килә. Бу дата бер мәктәпкә дә кирәк түгел. Мәктәпкә Яңа елны исән-имин уздырып җибәрү кирәк.

Милләтчеләр арасында Яңа ел бәйрәменнән дә руслаштыру сәясәте күрүчеләр очрый: “Кыш бабай поптан нәрсә белән аерыла? Кыш бабайның сакалы ак һәм тәресе генә юк. Охшаш яклары: икесе дә матур сөйли, күчтәнәч тарата, берсе – чыршы янында, икенчесе чиркәүдә. Руслаштыру сәясәтенең бер төре түгелме?” –дигән фикерләр дә бар форумнарда.

Яңа ел алып килгән иң төп яңалыкларның берсе турында әйтергә онытып торам икән. Ул – бәяләрнең котырынып үсәргә тотынуы. “Про город” язып чыкканча, 2010 елдан газга, электрга, ТКХ тарифларына, җылылыкка сизелерлек артачак, шулай ук алкоголь һәм сигарет, автомобиль, дару, көнкүреш техникасы һәм компьютер бәяләре дә кыйммәтләнәчәк икән… Иске елда ук яңа бәяләргә әзер торыйк! Яңа елны каршылаганда да исрафтан сакланыйк!

Нияз САБИРҖАНОВ,

ТДГПУ студенты.

Кыш бабайдан бүләк?

Яңа ел. Бу бәйрәмне без инде, әлбәттә, Кыш бабайсыз күз алдына китермибез. Балачакта һәркем бу серле бабайга ышана, аңа атап шигырь-җыр багышлый. Әти-әниләр дә: “Тыңлаулы булсаң, Кыш бабай сиңа бүләкләр алып килә”, – дип тора. Ничек ышанмыйсың инде әлеге серле, сихри таяклы, зур бүләкле капчык белән килгән бабайга?

Әмма үсә төшкәч, әлеге тылсымлы бабайны таныш абыйдан аера башлыйбыз инде, әлбәттә!

Ләкин еш кына Кыш бабайга хат язу дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Бу хатны язганда конверт тышына “Кыш бабайга” дип язып куймыйсың, билгеле. Чын Кыш бабайның хәтта үз адресы бар икән! Менә ул: 162359, Вологодск өлкәсе, Великий Устюг шәһәре, Виноградов урамы, 4 йорт.

Бу адресның төгәллеген тикшерергә дип интернетка юнәлдем. Адрес төгәл икән! Хәтта интернет аша да юллап була икән бит аны, җаның ни тели, шуны гына яз!

Әмма Кыш бабайдан бер котлау хаты (бүләк алучының исеме язылган, аның дустына сәлам җибәрелгән, гомумән, открыткага, конвертка “Кыш бабай почтасы” дип язылган) да 150 сум тора булып чыкты! Монда котлау открыткасыннан кала да башка бүләкләр җитәрлек. Мәсәлән, озынлыгы 15 сантиметрлы булган уенчык 200 сум. Ул акчаны банк аша да, смс итеп тә җибәреп була.

Минемчә, бу Кыш бабайдан бүләк алу булмый, ә аны сатып алу буладыр.

Бәлки, ничәмә бала Кыш бабайга әллә кайчан бүләк сорап, хатлар җибәргәннәрдер, әмма хатларына җавап бирүче дә, бүләк җибәрүче дә булмагандыр. Ничек инде ул кеше аннары Кыш бабайга ышансын! Тылсымлы таяклы Кыш бабай бүләк, хатка җавап булмау сәбәпле күз алдында эреп юкка чыгадыр.

Алинә МИҢНЕВӘЛИЕВА,

Балык Бистәсе авылы.

Ачы хакыйкать

Тормышның ачы хакыйкатьләре белән торган саен күзгә-күз очрашасың. Берәүләрдә бәйрәм-туй гөрләсә, ике адым ераклыкта икенчеләре якын кешесе үлеменнән күз яшьләренә тыгыла.

Беркөнне “Азатлык” мәйданы аша үткәндә, аллы-гөлле шәлгә бөркәнгән чыршыга күзем төште. Читтә әбиләр дә, бәбиләр дә күңел ача, даңгыл-доңгыл музыка яңгырый. Биредә ел буе бөрешкән бәрәңге кыяфәтендәге кешенең дә авызы колакка җитәргә мөмкин.

Сул ягыма борылсам, ике текә “үбешкән”. Милиция хезмәткәрләре килеп җитәргә өлгермәгән иде әле, ләкин шундук бөке хасил булды. Язмышны алдап та, узып та булмавына тагын бер кат инандым ләбаса! Бәлки гаеп йөртүчеләрнең үзендәдер. Алайса, бу алар өчен менә дигән сабак. Икенче юлы “тимер аты” белән кылануның чиген белеп йөрерләр.

Линар ЗАКИРОВ.

шәһәре.

Кыш бабайның бүләккә буе җитмәгән, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии