Егетләрне ток сукканмы, әллә һава җитмәгәнме?

Егетләрне ток сукканмы, әллә һава җитмәгәнме?

«22 ноябрь төнендә, районы авылында урнашкан «Туган як» кафесының саунасында ике егетне суккан. Алар бирегә кызлар белән ял итәргә килгән. Байтак кына эчкәннән соң, саунага кергәннәр. Утын ягып җылытыла торган мичкә су сибәргә ияләнгәнлектән, электр миченә су салганнар һәм шуның аркасында аларны суккан, дип язды «Комсомольская правда» газетасы. Бәлки, без дә шушы хәбәр белән генә чикләнер идек. Вафат булган ике егетнең авылдашлары газетабызга шалтыратып, вакыйгаларның алай булмавын һәм бу эштә Кукмара районының мәртәбәле кешеләре гаепле булып, аларның гаепсез калырга җыенуларын бәян иткәч, юлга чыгарга булдык.

Кафега ял итәргә барып, гомерләре фаҗигале төстә тәмамланган егетләр Кукмара районы авылыннан. Газетадан килүебезне белгәч, шунда ук авыл клубына әлеге вакыйгага битараф булмаучылар җыелды. Барысында да бер генә теләк: вафат булган егетләрнең рухын рәнҗетмәскә, вакыйгаларны ничек бар, шулай тасвирларга һәм гаеплеләрне закон нигезендә хөкем итәргә.

Шаһитләр егетләрнең токтан үлүен раслый:

– Без анда барырга күптән җыенып йөри идек инде. Я урын булмады, я барыбыз да бергә җыела алмадык. Инде берәр атна алдан язылып, ике сәгатькә арендалап, егетләр белән ял итеп кайтырга булдык. Кичке сәгать 8дән 10га кадәр буласы идек. Вакытыбыз бетәргә 10-15 минут калып бара иде. Кайберәүләр инде чыгып та китте. Без саунада дүрт кеше калдык. Рамил, Салават, мин һәм Илназ. Рамил чыгарга булды һәм ләүкәдән идәнгә төште. Шул арада егылды да, мичкә сыланды. Аны коткарырга дип, Салават сикергән иде, аны да ток тартып алды. Һәм ул да мичкә ябышты. Мин дә коткарырга дип сикергән идем, ни булганын үзем дә аңламый калдым, тәнемне ток сукты һәм читкә ыргытылдым. Илназ минем төшкәнне күреп, ни булганын аңлап, коткарып калган икән. Ничек чыкканны хәтерләмим дә инде. Боларның барысы да бер мизгел эчендә булды, – ди Илһам Гыйльметдинов.

– Ул көнне күп эчкән идегезме соң?

Миңа төнге 12гә эшкә иде, шуңа күрә бөтенләй эчмәдем.

– Алар һава җитмәгәннән, сулышлары кысылып үлгән (удушение) дигән сүзләр йөри икән…

Тикшерүчеләргә барысын да ничек бар, шулай сөйләдем. Без аларның ничек егылганын, аларны ток тотканын, токның мичкә таба тартып алганын үз күзләребез белән күрдек, шуңа күрә вакыйганың ничек булганын беләбез. Күрдем генә түгел, үземне дә ток сукты. Соңрак кафе хуҗасы да килде, ләкин аңа игътибар иткән кеше булмады инде ул вакытта. Шуннан бирле минем ул кешене күргәнем юк.

– Стенада электр миченә су сипмәскә, дигән кисәтүле язма тора идеме?

– Берни дә юк иде, – диде егетләр бертавыштан.

Илһамны токтан саклап калган һәм вакыйганың шаһите булган егет Илназ Юнысов та вакыйгаларның нәкъ шулай булуын дәлилләде.

– Илһамны ничек коткарып калуымны үзем дә белмим. Ниндидер фазага туры килсәң, кешене ток сугудан алып калып була, дип ишеткәнем бар. Безне Алла саклап калды, дип кенә әйтә алам. Эчтегезме, дисез… Мин, мәсәлән, ул көнне рульдә идем һәм бер тамчы да спиртлы эчемлек капмадым. Башкалар да күп эчте, дип әйтә алмыйм. Тикшерүчеләргә дә әйттек инде: бары тик өч шешә сыра алдык. Тугыз кешегә бу. Әле ул да калды – эчелеп бетмәде.

– Кафе хуҗасы яныгызга килмәдеме?

Шәхсән минем белән сөйләшмәде, ләкин кичә без кергәндә, мәрхүмнәрнең берсенең өендә утыралар иде.

– Рубильниктан токны өзәргә маташкансыз, тик ул ябык булган икән, дип әйттеләр.

Кичә әйттеләр безгә, имеш, ул ачык булган һәм аның ишеген тырнак белән генә дә актарып ачып җибәрәсе булган диделәр, ләкин без аның ачык булмаганын үзебез күрдек. Аны ватып ачтылар, – диде Илназ Юнысов.

– Минем моңа кадәр дә ул мунчада булган бар иде инде. Бу юлы егетләр барысы бергә җыенып барырга сөйләшкәч, ризалаштым. Рубильник урнашкан җир, чыннан да, бикле иде, чөнки аны ватуда үзем катнаштым. Төрлечә ачып карадык, – диде Дамир Ваккасов.

– Без ул вакытта урамда идек инде. Егетләрдән нәрсә булганын ишеткәч, төп электрны сүндерергә йөгердем. Ул бүлмә дә бикле иде. Безнең арттан ук Пчеловод авылы егетләре керергә тиеш булган, – дип сүзгә кушылды Илшат Миннегалиев.

Авыл халкы да егетләрнең наркоман да, алкоголик та булмавына басым ясады. Радио, интернетта, басма матбугат чарларында егетләрне исерек һәм кызлар белән булды, дип ялган сөйләүләренә рәнҗүләрен белдерделәр.

Купка авылында яше-карты итек басу белән мәшгуль. Гомумән, ул якта кул эшләренә уңган-булган халык яшәве мәгълүм. Тырыш халкы белән данлыклы як ул.

– Мин үзем анда булмадым, ләкин бу егетләрне бик яхшы беләм. Алар арасында наркоманнар да, алкоголиклар да юк иде, ике егет намаз укый әле. Егетләрнең рухын яклар өчен генә булса да, гаделлек кирәк. Булмаган хәлне сөйләмәсеннәр, язмасыннар. Рамиле минем сыйныфташ иде. Бу югалтуны авылыбыз белән бергә бик авыр кичерәбез, – диде Айдар Фәйзрахманов.

– Тугыз мәет булмавына шатланырга кирәк инде кафе хуҗасына. Минем малай да хәзер хастаханә юлында йөри. Безнең дә кара кайгылы көнгә калу ихтималыбыз бар иде, Алла сакласын. Кайда да дөреслек кирәк, вакыйгада гаепле кеше җавап бирсен. Ток сугу мөмкинлеге калмаска тиеш андый җирдә. Ток сукканда, ниндидер кыскару вакытында, автоматик рәвештә электр өзелергә тиеш. Йортлардагы счетчик аткан шикелле. Ә монда рубильникны өзү өчен егетләр шкаф ватып, күпме вакыт югалткан, – ди Илфат Гыйльметдинов.

Шулай ук авыл халкы моргтагы судмедэкспертларның «380 Вт үтерми ул, дырылдата гына, алар һава җитмәгәнгә үлгән» дигән сүзләр сөйләвен дә әйтте. «Бу бик шикле хәл, әллә бу эшне шулай һава җитмәгәнгә сылтап, йомып калдырырга җыеналар микән», – ди алар.

«АЛАРНЫ БАРЫБЕР ҖИҢЕП БУЛМЫЙ» яки «БЕРНИ ДӘ ЯЗМАГЫЗ»

Егетләрнең әти-әниләрен күрергә дип, аларның өенә киттем. Рамил Зариповның әти-әнисе мине бөтенләй өйгә кертмәде. Рамилнең сеңлесе генә урамга чыгып:

– Теге өйгә кердегезме соң әле? Нәрсә диләр? Алар берни дә сөйләмибез, дип әйттеләр. Сез клуб янында булдыгыз бит инде, тагын нәрсә кирәк? Без анда булмадык та, күрмәдек тә, шуңа күрә нәрсә дип әйтә алабыз? Нигә аны тагын әниләргә авырлык китереп сорап торырга?

– Үлемнең сәбәбен нәрсә дип язып бирделәр?

Белмим.

– Шундый якын кешегезне югалтып та, шул югалтуда гаепле кешеләрнең гаепсез калуларын телисезме?

Минем абыем кайтамы дөреслекне табып?

Шунда сүзгә Салаватның апасы да килеп кушылды һәм радиода сөйләнгән, дөреслеккә туры килмәгән хәбәрләр өчен миннән җавап таптыра башлады:

– Безнең әле күңелдән чыгып бетмәгән. Һәркөн шулар турында төрледән-төрле оятсыз хәбәрләр ишетәбез. Салаватка 20 яшь тә тулмаган иде әле. Үз гомерендә аның наркотик кулланганы юк, кызлар белән йөргәне дә юк иде. Нишләп алар белән мунча кереп ятсын ди ул?!

– Туганнары, дуслары аларның нинди егетләр икәнен бик яхшы белә, барысы да аңлар, – диде Рамилнең сеңлесе.

– Ә сезгә кафе хуҗасының 100 мең сум акча тәкъдим итүләре дөресме?

Нинди 100 мең? Юк, хәл генә белде алар.

– Ул барыбер нинди дә булса материаль ярдәм күрсәтергә тиеш иде бит инде. Судта да шуны сораячаклар…

Хәлне белеп китте бит, анысы да булыр әле. Нинди суд ул? Кем кемне судка бирә соң, аңламыйм. Без әшәкеләнеп йөрергә җыенмыйбыз. Моны җиңә торган түгел, сез аны үзегез дә бик яхшы аңлыйсыз. Бездән сораган булсагыз да, ул кешеләрне җиңеп булмаячагын бик яхшы беләсез. Менә сез газетага язачаксыз, укыйм әле мин сезнең ул язганыгызны, нәрсә дип язарсыз микән?!

Салаватның өендә дә ата-ана минем белән теләми генә аралашты. Дөресрәге, куып чыгарырга кыенсындылар.

– Кафе хуҗасы яныгызга килгән икән. Аннан нинди дә булса матди ярдәм булачакмы?

Безгә ярдәм итәсе юк. Безнең балаларны берничек тә кайтарып булмый. Аңа рәхмәт, ул безнең улыбызны моргка алып барырга машина бирде, – диде ата кеше һәм кызып-кызып минем документларны тикшерергә кереште.

– Яңадан килеп сөйләшербез, дип китте инде ул. Җидесеннән соң киләбез диде, – ди ана кеше.

– Малайларның үлү сәбәбен әйтә аласызмы?

Без бит криминалист та, медик та түгел. Бер ай эчендә экспертиза нәтиҗәсе әзер булачак, диләр.

Кукмара районы судмедэксперты Тәлгать Каюмов сәбәпләрен атаудан баш тартты. Казанга җибәрелгән анализ нәтиҗәләре бер ай эчендә билгеле булачак һәм шуннан соң гына нинди дә булса нәтиҗә ясарга мөмкин икән. Ә егетләрнең нинди сәбәп аркасында үлүе әлегә бары тик туганнарына гына алдан ясалган фараз кебек әйтелә, имеш. Ә инде анализлар әзер булгач, берничә вариантның берсе төгәл ачыкланачак. Артыгын кызыксынып, үзем берничә вариантны тәкъдим итә башлагач, ул болай диде:

– Кешене яргач та, туганнарына әйтәм, ә сезгә берни дә әйтә алмыйм. Әле аларның канындагы спирт күләме дә ачыкланмаган. Әгәр аларның канында спирт күп һәм алар исерек булган икән, алар юк кына әйбердән дә үләргә мөмкин. Ток сукса, анда электрометка кала. Ул юк бит монда. Ул тигән булса да, аягы аша кереп, йөрәк эшчәнлеген тоткарлап, сулышына тәэсир итәргә һәм асфекция булырга мөмкин. Нәрсә эчкәннәр алар? Шуннан да булырга мөмкин.

Тикшерүчеләр дә әлегә төгәл генә берни әйтергә теләми. ТР Арча районара тикшерү бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары Раил Сәмигуллин, егетләрнең үлем сәбәбе судмедэкспертиза нәтиҗәләреннән соң билгеле булачак, дип хәбәр итте. Шулай ук мич, андагы электр чыбыклары урнашу шартлары да техник тикшерү үтәчәк.

– Үлемнең криминаль чыгышы да кире кагылмый. Тугыз егетнең икесе генә үлгән, калганнар исән. Аларның тәнендәге яралардан физик көч кулланылганмы, юкмы икәне дә ачыкланачак, – диде ул.

– Ләкин бит инде аларны икенче көнне төшкә кадәр үк күмеп тә куйганнар.

– Судмедэкспертиза бер ай эчендә ясала. Анализлары алынган. Ә мәетне ярып тикшерү, калган органнар исән-саумы икәнен карау өчен берничә сәгать вакыт җитә. Аннары ул тикшерү комитеты (бу очракта өлкән тикшерүче Шихбабаев Марат Искәндәр улы – авт.) ризалыгы белән туганнарына күмү өчен кире кайтарыла.

«МИН ГАЕПЛЕ ТҮГЕЛ»

Кафе хуҗасы минем белән очрашудан катгый рәвештә баш тартты.

– Юк, беркем белән дә очрашырга теләмим. Нәрсә әйтә алам инде? Тикшерү бара, нәтиҗәләре әлегә билгеле түгел.

Ул мичнең җир белән тоташтыру чыбыгы (заземление), бернинди саклаучы өлеше булмаган, диләр…

Мин ясаган мич түгел, хөкүмәтнеке, аның шундый булуы өчен мин җавап бирергә тиеш түгел.

– Мунча стенасында ул мичкә су сибәргә ярамаганлыгын кисәтүче язулар да булмаган икән.

Бар иде. Хәзер дә бар. Барысы да стенада ничек булган, шулай эленеп тора. Шул язулар белән бергә бүлмә «опечатать» ителгән.

– Бу очракта сез үзегездә дә өлешчә гаеп барлыгын таныйсызмы?

Юк, мин үземне гаепле санамыйм.

– Уллары сезнең саунада үлгән гаиләләргә ничек тә булса ярдәм итәчәксезме?

Әйе, материаль ярдәм булачак.

Үзем күргәннәрдән чыгып әйтә алам: ата-ана белән зур сөйләшүләр алып барылган инде монда. Йомып калырга тырышалар кебек тоелды миңа. Һәр сүздән калтырап, куркып, үз улларын күмеп тә: «Берни дә язмагыз», – дип калтырап торыр өчен кешене нишләтеп була, менә монысын аңламыйм. Матди ярдәм булган очракта да, газиз балаңның гомере ничә сум булырга мөмкин?

«Аларны барыбер җиңеп булмый» дигән сүзләр колакта әле дә чыңлый. Нишләп булмасын? Алар бит Янил авылына кунакка килгән Барак Обама түгел. Үз районында бераз элемтәләре булган гап-гади авыл кешесе генә. Бәлки, Кукмарада җиңеп тә булмыйдыр, ләкин Казанда һәм барыбыз бергә булганда аларны җиңү берни түгел. Кемнеңдер эшләнеп бетмәгән эше өчен үз балагызның гомере белән түләргә, аларның рухын рәнҗетергә берәүнең дә хакы юк. Экспертиза нәтиҗәләре сатып алынган, дип шикләнсәгез, аларны яңадан казып алырга, бәйсез экспертиза ясатырга була. Һәрхәлдә белегез: сез ялгыз түгел. Бу вакыйга артыннан күп журналистлар күзәтәчәк һәм аларның ярдәменә, яклавына сез һәрчак таяна аласыз.

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

-Кукмара-Купка-Янил-.

Егетләрне ток сукканмы, әллә һава җитмәгәнме? , 4.6 out of 5 based on 14 ratings

Комментарии