- 29.05.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №21 (29 май)
- Рубрика: Дөнья бу
Матбугат хәбәрләрен күзәткәндә, Балык Бистәсендә чыга торган «Авыл офыклары» газетасының 1-7 март атналык вакыйгаларында «Кайсы районда яхшы укыталар?» дигән укытучылар рейтингына тап булдым. Ул Татарстан республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан төзелгән. Күп еллар буе мәктәптә укытучы булып эшләгәнлектән, бүгенге көндә укыту дәрәҗәсе нинди булу мине бик нык кызыксындырды. Бу рейтинг буенча, безнең Балык Бистәсендәге укыту сыйфаты иң түбән дәрәҗәдә икәне күренә, ягъни, 45 район арасында – без 43 урында икән.
Мәкаләдә язылганча, белем бирүнең сыйфаты укучыларның бердәм дәүләт имтиханнарында җыйган балларына һәм аларның Бөтенрусия һәм республика олимпиадаларында яулаган җиңү нәтиҗәләренә нигезләнә. Чынлап та, бу күрсәткечләр хәзерге заманда укучыларга белем бирү дәрәҗәсенең яки сыйфатының иң дөрес күрсәткече булып тора. Шуңа күрә аларга таянып эш итү хактыр да.
Чынлыкта, район мәктәпләрендә укучыларны бердәм дәүләт имтиханнарына тиешле дәрәҗәдә әзерләмиләр. Бу турыда укытучылардан да, укучылардан да, ата-аналардан да күп тапкырлар сораштырганым булды. Шулай ук укучылар олимпиадаларда (бигрәк тә урыс теле, математика буенча) сирәк катнашалар, катнашканда да уңышлы нәтиҗәләргә ирешә алмыйлар. Шуның өстенә, БДИдан арыну өчен, чыгарылыш укучыларының яртысы райондагы һөнәри белем бирү лицеена юл ала. Ә нәтиҗә барыбер начар!
Район Мәгариф бүлеге хезмәткәрләренең уку-укыту эшенә битарафлыгын 2010 елгы Бөтенрусия халык санын алу чорында да күрдем. Мин анда район буенча вәкил (уполномоченный) идем. Пропаганда һәм агитация максатыннан, Мәгариф министрлыгы приказы нигезендә, мәктәп укучыларына, халык санын алу турында иншалар язарга, рәсемнәр ясарга кушылды, төрле бәйгеләр игълан ителде. Бу хакта берничә кат мөрәҗәгать итүемә карамастан, район мәгариф бүлеге тарафыннан әлеге эш оештырылмады һәм шуның белән мәгариф министрлыгының әлеге карары да үтәлмәде.
Районда мәгариф системасының түбән тәгәрәвенә сәбәпләр күп, аларны санап тормыйм. Уку-укыту сыйфатының түбән дәрәҗәдә булуы белән бергә, мәктәпләрдә балаларга тәрбия бирү мәсьәләсе дә мактанырлык түгел. Узган ел ике яшүсмер үз-үзенә кул салды, балигъ булмаганнар эше буенча районда 161 җинаять эше теркәлгән. Иң аянычы шунда: бу яшүсмерләрнең фаҗигале үлемендә нәрсә сәбәп булган, моңа аларны нәрсә этәргән кебек сорауларга мәгариф бүлеге дә, аның каршында эшләүче балалар һәм яшүсмерләрнең хокукларын яклау комитеты да, хокук саклау органнары да тиешенчә кызыксынмадылар һәм тиешле нәтиҗә дә ясамадылар. Райондагы бу хәлләр социаль мохитнең түбәнгә тәгәрәвен күрсәтә.
Кыскача гына әйткәндә, мәгариф системасы, аның эшчәнлеге кемнәрдер тарафыннан матур сүзләр сөйләп һәм ялтыравыклы кичәләр үткәреп кенә бармый. Белем бирү – ул һәрдаим максатчан зур тырышлык куеп бара торган эшчәнлек.
Кадрлар барысын да хәл итә, дип әйтелә торган гыйбарә бар. Ә Балык Бистәсендә кадрлар нәрсә эшли?
Җәүдәт ВӘЛИЕВ,
Комментарии