- 29.02.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №8 (29 февраль)
- Рубрика: Дөнья бу
Соңгы вакытта наркотик белән тотылучылар күбәеп китте. Нишләп шулай икән? Әле берәү дә тотылмый, әле бер-бер артлы…
Күптән түгел генә бер студент егетнең машинасында башны «аңгырайтучы» матдә табылды. Әти-әнисе бу егеткә дигән машинаны кредитка алган һәм ул, аларга бераз ярдәм итү максатыннан, шулай итеп акча эшләргә уйлаган икән. Бу вакыйгалар тынмады, редакциягә бер районнан шалтыраттылар. Полиция хезмәткәрләре, туган тиешле кешеләренең кесәсенә наркотик салып, хәзер аны төрмәгә утыртырга җыенуларын хәбәр иттеләр. Наркотик планын тутыру өчен андый хәлләр дә булырга мөмкин, ышанам! Гомумән, инде үзем күргән гыйбрәтләрне күңелдә яңартканнан соң, полиция турында сөйләнгән бар сүзгә дә ышанам. Наркотикларга бигрәк тә…
Шәкүрнең бер «җыры» күпме дәрәҗәдә дөреслеккә туры килә икән?
«Әмма күрше өйдә берәү «ак кар» сата граммлап,
Бу бер дә яңалык түгел, аны яклый погоннар.
Алар ала процентларын, моны бер дә яшермичә,
Алар аркасында һәркөн күпме яшьләр үлә.
Төннәр әле дә тынычсыз, тормыш авыр аңлашыла,
Кашык, шприц һәм энә… финиш – тормыш өзелә!» – дип рэп укый ул. Нәкъ менә шушы рэп һәм видеоклип белән үткән атнада Нурлатта узган чара башланды да. Күпмедер дәрәҗәдә, ул бу кичәнең уздырылуына сәбәпче иде дисәң дә ялгыш булмас.
Нурлат районы республикабыз башкаласыннан шактый ерак урнашкан. Шуңа да карамастан, алар, Казан үрнәгенә ияреп, үзләрендә иң беренчеләрдән булып, «Мин татарча сөйләшәм!» акциясен уздырырга алынган иде. Өч ел элек булды бу хәл. Казаннан килгән бер төркем яшьләрне зурлап каршы алып, бөтен уңайлыклар тудырып, акцияне уздыруга булышлык иттеләр. Яңгырлы көн туры килү сәбәпле, урамда уздырылырга тиешле чара мәдәният йорты сәхнәсендә үтте һәм залда әфлисун төшәрлек тә урын юк иде. Сүз уңаеннан: ул чара быел да, ләкин башка исем астында узачак, дип белдерә оештыручылар. Безнең республикада бер генә татар мәктәбе дә булмаган районнар шактый һәм шулар арасында Нурлат та бар. Шунлыктан, биредә мондый чаралар уздыру аеруча актуаль.
Инде менә янә Нурлатта наркотик, хәмер, тәмәкегә каршы акция узды. «Азатлык» иҗтимагый-сәяси үзәге яшьләре оештырган бу чарага 7-8 авылдан һәм район үзәгендәге белем йортларыннан мәктәп укучылары килгән иде. Сәхнәдән заманча музыка яңгырады, уеннар уйналды, шигырьләр укылды, наркотик темасына әңгәмәләр оештырылды… Уеннар дигәннән, кайдадыр сәхнәгә чыгарга куркып утырсалар, биредә катнашырга теләк белдерүчеләр шулкадәр күп булды ки, сәхнәгә чыгучы мәктәп балаларын кире урыннарына утырта алмый интекте алып баручылар. Әлбәттә, катнашучыларга бүләкләр бирелде. Бәлки, шуңа шундый активлык күрсәткәннәрдер дә. Герб сурәте төшерелгән түштамгалар балаларга аеруча ошады. «Дустыңны наркотикка сатма!», «Дустыңны наркотикка алыштырма!» кебек чакырулар бер тапкыр гына яңгырамады сәхнәдән. Балалар да, аларга ияреп, шул ук сүзләрне кабатлап утырды. Гомумән, алар вакыйганың үзәгендә кайнады, чараның «төп геройлары» булды.
Чыгышы белән Нурлат районы Кычытканлы авылыннан булган татар теле укытучысы Илсур Зәйдулла да сәхнәдән үз шигырьләрен укыды. Инде менә байтак вакыт популярлыгын югалтмаучы «Яшә, татар!» җыры да аның шигыренә язылган икән. Рок-җырчы Альберт Исмаил аны да тамашачыларга ирештерде. Соңыннан исә, тамашачылар «Libertas» төркеме егетләрен озак кына җибәрмичә автограф алды.
Балаларны чарага алып килгән укытучыларны да китаплар белән бүләкләде оештыручылар.
– Шундыйрак концерт оештыру идеясе белән күптән янып йөри идем. Без Казанда да милли мәсьәләләр буенча күп пикетлар уздырабыз, төрле чараларда катнашабыз. Районнарга чыгып, елына бер-ике концерт та оештыра алсак, безнең эшебез тагын да тулыланыр иде, – ди «Азатлык» үзәге лидеры Наил Нәбиуллин. – Шәкүрнең җырында җырланганча, бүген дә бик күп яшьләр наркотиктан үлә. Бу хакта гаммәви мәгълүмат чараларында хәзер бик искә алмыйлар да кебек. Күпләр аны, узган гасыр чумасы сыман, үткәндә калды дип уйлый. Тик бу алай түгел. Чынлыкта статистика наркотикларның, хәмер, тәмәкенең соңгы елларда бик аяныч нәтиҗәләргә китерүен дәлилли. Безнең балачакта наркотикка каршы кичәләр оештыралар иде, тик ул коры фактлар санауга, аның ничек һәм нәрсәдән ясалуын күрсәтеп, куркытырга тырышуга гына кайтып кала иде. Яшьләргә алар теле белән аңлата белү мөһим. Хип-хоп, рок, рэп, видеоклиплар, уеннар аша аңлатырга кирәк. Бу чарадан азмы-күпме файда булачагына ышанам.
Нурлат муниципаль район башлыгы Наил Шәрәпов, районның спорт, яшьләр эшләре һәм туризм бүлеге башлыгы Әнәс Нәбиуллинның яшьләргә, аларның киләчәгенә битараф булмавы күп чараларның Нурлатта узуына булышлык итә. Башка районнар да алар үрнәгенә иярсен иде ул…
Эльвира ФАТЫЙХОВА.
Казан-Норлат-Казан.

Комментарии