- 29.02.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №8 (29 февраль)
- Рубрика: Дөнья бу
Язның матур бер көне иде… Нәкъ шул көнне Наил һәм Рамилә үзләрен гомерлек җепләр белән бәйләде, бер-берсенә вәгъдәләр биреп, туй уздырып җибәрде. Бу аларның беренче никахы түгел: Рамиләнең – өченче, ә Наил өчен икенчесе. Шуңа да карамастан, алар бер-берсен ихластан яратып өйләнеште.
Бергә тора башлауларына күп тә үтмәгән, Рамилә кинәт кенә эчүчелеккә бирелгән. Югары уку йортындагы эш урыны дәрәҗәле, хезмәт хакы да югары… Сәбәбе шунда: аңа күчтәнәчкә, һәрвакыт, коньяк, кыйммәтле шәраб алып килә торган булганнар. Хатын-кызга күп кирәкмени?! Наил белән Рамилә арасындагы аңлашылмаучанлык, әрләшүләр шуннан башланган да. Һәр көнне Рамилә, өенә исерекләрне чакырып, бергә эчкәннәр. Наил бу күренешкә, әлбәттә, тыныч күңел белән карый алмаган. Ул аңа аңлатырга тырышкан, аерылышу белән янап, куркытып та караган. Рамилә дә, шүрләп булса кирәк, эчүдән туктаган. Тормышлары җайланып киткәч, дөньяга беренче кызлары аваз салган. Бөкрене кабер генә төзәтә диләр бит: балага 5 ай булганда, ни кызганыч, кинәт кенә Рамилә яңадан эчә башлаган. Шул вакыттан бирле, сабый күкрәк сөтеннән мәхрүм калган. Наил, бу очракта нишләргә дә белмичә, баланы үзенең әнисенә биреп калдыра.
Рамилә эчә, Наил эшли… Андый хатынга ир кеше сүзе үтәмени?! Ахыр чиктә, көннәрнең берендә, Рамиләне үле килеш табалар. Шулай итеп, 1 яшьлек бала әнисез кала.
Ул бала хәзер дә әбисе белән яши. Наил кызы Чулпан янына һәрвакыт барып йөри. Аның кечкенә генә кулларын тотып, зур, чем кара күзләренә карап: «Кызым, син әниеңнең язмышын кабатлый күрмә», – дип колагына пышылдый.
Бу, эчкечелеккә бирелеп, гаиләләрен онытып, якыннарын ташлап китүче хатын-кызлар турындагы тарихларның меңнән бере.
Интернет челтәрләреннән алынган мәгълүматларга караганда, Русия Федерациясендә алкоголизм чире белән 2,7 млн кеше интегә.
Хатын-кызлар, ир-атларга караганда, алкоголизмга 3-4 тапкыр тизрәк бирешә. Шулай ук психик деградацияләре дә 3-5 мәртәбә тизрәк бара.
Яшь организм аеруча бирешүчән була, шуңа да яшьләр исерткеч эчемлекләр белән мавыга башласа, тиз генә туктый алмый.
Яшүсмерләр арасында үткәрелгән сораштыруда, исерткеч эчемлекләрне куллану сәбәпләрен дә күрергә мөмкин. 45,1-60,6 % яшьләр «ошый, шуннан ләззәт алам», 1l,2-22,5 % – «яшьтәшләрнең тәэсире нәтиҗәсендә эчәм», 12-15,4 % – «стресстан арыну өчен» эчәм дип җавап биргән.
Кайвакыт уйлап куям: сыра, аракы, шәраб, коньяк – бер кирәкмәгән әйберләр. Күпме гаилә шуның аркасында таркала, парлар аерылыша, балалар ятим кала. Алар урынына җиләк-җимеш, яшелчә ашасак, күпкә сәләмәтрәк булыр идек юкса. Күп кешенең гомере шушы каһәр суккан аракы өчен вакытсыз өзелә.
Без шушы бер көнлек дөньяга Ходай биргән гомернең рәхәтен тоеп яшәргә килдек – шуны онытмыйк!
Ләйсән ГЫЙМАЛЕТДИНОВА,
КФУ студенты.

Комментарии