Кыш бабай да… сатыла

Кыш бабай да… сатыла

Шәһәребездәге чыршылар бер-бер артлы төрле төсле утларын кабыза. Бәйрәмгә туры китереп, һәм Кар кызы киемнәреннән реклама таратучы кыз-малайлардан да качмыйсың, ә башка вакытлардан аермалы буларак, үзең үк елмаеп каршыларына барасың. Базар-кибетләргә борын тыга торган түгел. Шимбә көннәрендә гел буш булган Казанда да узган атнада бөке өстенә бөке булды – халык Яңа елга әзерләнә. Быел калабызны да башка елларга караганда күпкә матуррак итеп бизәделәр. Бер яктан карасаң – елга бер булучы серле бәйрәм инде, ә икенче яктан – шушы көннәрдә күпме акча тотыла. Бер эшмәкәр дустым әйтмешли, бәйрәмнәр бит ул акчаның бер кесәдән чыгып, икенчесенә урнаша торган чагы гына. Ярның кайсы ягында каласын үзең хәл итәсең.

БҮЛӘК БӘЙРӘМЕ

Статистик мәгълүматларга ышансаң, бәйрәменә әзерлек өчен елдан-ел күбрәк акча сарыф ителә икән. Шуның белән беррәттән, бүләкләрнең бәяләре дә арта, ә алар бу бәйрәмдә чыгымнарның мөһим өлешен тәшкил итә. Шулай да русиялеләр экономияле халык исәпләнә. Ирландия кешесе безнең акча белән бу бәйрәмнәрдә уртача 57 мең сум акча туздырса, русиялеләр 20 мең тирәсе сарыф итә икән.

Шул ук статистика нәтиҗәләреннән күренгәнчә, 89% сораштырылучы, иң беренче чиратта, туганнарын тәбрикләргә җыена. 69% сөйгән ярларын сөендерергә вәгъдә итсә, 56% сораштырылучы дусларын һәм хезмәттәшләрен дә бүләксез калдырмаячагын белдергән.

Ирләр хатын-кызларга караганда азрак кешене бүләкләсә дә, бәясе ягыннан аларның бүләге нәфис затларныкына караганда күпкә кыйммәтлерәк булуы күренә.

Статистикада нинди бүләкнең яратып кабул ителүе, кайсының туп-туры чүп чиләгенә очуы турында да мәгълүмат бар. Сувенирлардан – 7% һәм шәмнәрдән 5% сораштырылучы туйдым дип җавап биргән. Алар фикеренчә, бу әйберләр йортта чүп булып тузан җыеп ятканчы, аларның чүп чиләгендә яту ихтималы зуррак.

Оекбаш һәм колготки кебек бүләкләрне җене сөймәве турында 5% ирләр һәм 2% хатын-кызлар әйткән.

Хушбуй, косметика, табак-савыт һәм тәм-томга каршы исә 2% тавыш җыелган. Яңа ел чыршысы төбендә китап, кием һәм уенчык күрергә теләмәве турында 1% сораштырылучы хәбәр иткән.

Ә алар нинди бүләк күрергә өмет итә соң? 29% сораштырылучы кая да булса сәяхәт итәргә һәм тур-сәяхәт алырга өметләнә, 22% исә Кыш бабай капчыгыннан ноутбук яисә компьютер көтә, 21% бизәнү әйберләре хакында хыяллана, 20% бүләк урынында яңа, заманча телевизор күрергә тели, тагын 19%ка DVD-плеер яки iPod та җитә икән. Тик тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, алар күпкә тыйнак бүләкләргә генә өмет итә ала. 55% бүләк сыйфатында косметика сатып алып әзерләп куйган инде. 34% – кием, 31% -CD һәм DVD, 28% – китап һәм 25% бизәнү предметлары бүләк итәргә җыена.

БӘЙРӘМ КҮРКЕ –

Яңа ел дигәч тә чыршы исен тойгандай буласың, мандарин, кәнфит, перәннек тулы пакетлар күз алдына килә. Дөрес, хәзерге балалар кәнфит-перәннеккә генә риза түгелдер анысы, шулай да чыршысыз яңа ел берничек тә тулы була алмый.

Бу көннәрдә йортыбызга ясалма чыршы эзләдем. Өстенлекләре дә күп сыман.

– Ылысын коеп, палас җепләренә кысылып азапламый. Чын чыршының ылысын ел буе җыеп та чистартып бетереп булмый әле.

– Ясалма чыршыны бастырып кую өчен сулы чиләк, тишекле урындыклар кирәкми, ул аумасын өчен «акыллы» җайланмалар уйлап табасы юк.

– Бер алып куйсаң, саклап тоткан очракта, бик озак еллар ул матурлыгы белән куандырып торачак.

– Табигатькә дә зыян килми.

Ә менә бәя ягыннан алар кесәгә хәйран гына баса икән – 2500 сумнан башлап, дистәләрчә мәртәбә кыйммәткәрәк тә табарга мөмкин. Елга бер тапкыр, анда да бер-ике атнага чоланнан чыгып, өй түрендә торасы чыршы өчен аның кадәр акча сарыф итәргә кызганыч кебек тоелды да, ахыр чиктә чын чыршы базарына киттем. Дөрес, монда бары тик бер өстенлек кенә атап була – аның хуш исе. Һәм әлеге өстенлекне күпләр үз итә ахры. Сораштыру нәтиҗәләренә караганда, 48% халык бәйрәмдә йортка чын чыршы кую яклы булса, нибары 37%ы ясалманы сайлаган.

Табигать турында сөйләп, экология дигән булып, күпме генә авыз суы корытмасыннар, базарда чын чыршы тулып ята. Мари Иленнән килгән Максим да мактый-мактый үз чыршыларын тәкъдим итеп калырга ашыкты.

– Елга бер тапкыр чын чыршы да куймагач, нинди яңа ел була ди инде ул? Менә, шушы кечкенәсе нибары 100 сум тора, – диде ул 70 сантиметрлы чыршыны өстерәп чыгарып. – Әллә шундый хәзинә өчен шулкадәр генә акчагыз да юкмы?

Максим өчен бу – сезонлы бизнес. Яңа ел алдыннан берәр атна алар хәтта төнлә дә сату итәләр икән. Үз республикаларындагы берничә урманчылыкка барып, күпмедер чыршы сатып алалар һәм аны бирегә алып килеп саталар. Барысы да документаль нигездә эшләнә.

– Бәйрәм алдыннан чыршыга бәяләр арту гадәти күренеш, – дип аңлатты Максим. – Кайбер сатучылардагы кебек, без 100-200%ка өстәп сатмыйбыз. Бәяләр 100 сумнан башланса, аның чыршысын без 50-70 сумга сатып алдык. Метр ярымлы яки зуррак чыршылар 300-500 сум тора. Хәзер бит табигатьне кайгырту буенча мода китте. Сез безне табигать дошманнары дип уйлый күрмәгез. Күптән түгел генә электр чыбыклары узган җирдә агачлар үсәргә тиеш түгел дигән карар булгач, бик күп чыршылар һәм башка агачлар да тиктомалга киселеп юк ителә. Менә шундый җирдән кисеп җыелган чыршылар бу.

– Чын чыршыны күп кеше аламы соң?

– Менә без 200 чыршы алып килдек. Бүген көне буена нибары 12 чыршы сатылды. Конкурентларыбыз бик күп. Үзебезнең республикадан килүчеләр дә аз түгел, әле шуның өстенә Киров өлкәсеннән килеп сатучылар байтак, – диде ул.

Максим хатыны белән бергә чиратлап кизү тора, төнлә чыршыларны саклый, сату итә.

КЫШ БАБАЙЛАР КЫЙММӘТМЕ?

Безнең өчен Яңа ел – ул бәйрәм яллары һәм каникуллар булса, бу атналарда берәүләрнең кызу эш көннәре бит әле. Кыш бабай һәм Кар кызы һөнәрен сайлаучылар турында әйтүем. Аларның бизнесы бу көннәрдә чәчәк ата.

Ел буе әти-әни сүзен тыңламасаң да, начар кыз яки малай булсаң да, хәзер һәр йортка Кыш бабайны шәхсән чакыртырга мөмкин. Кыш бабай да сатыла – кесәң генә калын булсын!

Быелгы Кыш бабай һәм Кар кызы бәяләрен белешү өчен Казандагы бәйрәм оештыру үзәкләренең берсенә шалтыраттым. Кайсы датага һәм вакытка заказ ясавыңа карап, бәяләр дә төрлечә билгеләнә. Кыш бабай яки Кар кызы гына килә икән, бала янына кунакка кереп, 15-20 минут эчендә котлап, син сатып алган бүләкне калдырып чыгып киткән өчен, кимендә 2000 сум түләргә туры киләчәк. Ә 31 декабрьдә бәя тагын 1000 сумга күтәрелә. Хәер, ул көнгә инде заказлар бик күп, чөнки кешеләр икешәр ай алдан язылып куйган очраклар да бар дип ышандырдылар. Әгәр Кыш бабай һәм Кар кызы белән бергә «дракоша» да килүен теләсәгез, 31 декабрьдәге котлау өчен сезгә 5 меңне чыгарып салырга туры киләчәк. Аждаһа малае цирк мәктәбендә укый һәм бик матур чыгышы белән таң калдырачак, имеш. Дөрес, бу котлау да шул 20 минуттан артык булмаячак.

Татарча сөйләшүче Кыш бабайларга килгәндә…

– Кыш бабай татарча сөйләшергә тиеш тә түгел, татарлар үзләре үк урыс Кыш бабаен сорый, – диде бәйрәм оештыру үзәге җитәкчесе Елена.

Ә минемчә, Кыш бабай ул шулкадәр могҗизаи зат ки, бөтен телләрдә дә иркен сөйләшә. Иң мөһиме, балага уңайлы булсын. Шуңа күрә үзем белгән татар Кыш бабае – Гамил Нурга аның тарифларын белү өчен шалтыраттым.

Әлеге татар Кыш бабаен өйгә чакыру уртача 2 мең сумга төшәчәк. Бәйрәм агентлыкларындагы кебек 15 минутка гына да түгел. Бала аның белән туйганчы аралашып, уйный ала. 31 декабрь көнне бу могҗизаның бәясе бераз артачак, әлбәттә. Гамил абый быел реклама бирмәгәнгә, заказлар аз булуын әйтте. Хәзер ул күбрәк балалар бакчасында, мәктәпләрдә эшли икән.

Шулай ук бер сайтта Камал театры артистларының да Кыш бабай буларак үз хезмәтләрен тәкъдим итүен күреп алдым. Бәясе 1200 сумнан башлана дигән. Эзләсәгез, арзанрак вариантларын да табарга мөмкиндер, чөнки Кыш бабай базары галәмәт киң хәзер.

АКЧА ЭШЛИСЕҢМЕ, ТУЗДЫРАСЫҢМЫ?

Яңа ел бәйрәме акча туздырырга яратучылар өчен менә дигән инде! Бөтен кибетләрдә бу көннәрдә яңа ел акцияләре үткәрелә, төрле вак-төяк бүләкләр бирелә, ташламалар турында игълан ителә. Халык бу көннәрдә бөтенләй киң күңелле шул – акчасын чыгарып салырга әзер. Аларны бары тик үзеңә җәлеп итә белергә генә кирәк. Ел дәвамында сатыла торган косметика һәм парфюмериянең 80%ы ноябрь-март айларына туры килгәнен белә идегезме әле? Әйтик, без белгән «Эльдорадо» кибетендә генә дә декабрь аенда еллык сатуларның 20-25%ы башкарыла икән. Башка техник кибетләрдә дә шул ук хәл. Кәрәзле телефоннарны сату исә 60%ка арта.

Кибете булмаганнар да акча эшләү әмәлен таба. Монда вариантлар бихисап. Фантазияң генә җитсен. Әйтик, югарыда тасвирланганча, 2-5 мең сумга Кыш бабай чакырырга мөмкинлеге булмаучылар өчен бушка йөрүчеләре дә бар. Түләүсез Кыш бабай белән Кар кызы фатирдан-фатирга йөреп, үз хезмәтләрен тәкъдим итә. Ә ул хезмәт алар белән бергә үз өеңдә фотосурәткә төшүдән гыйбарәт. Тик үз фотоаппаратыңа түгел, аларныкына төшәсе. Бер фоторәсем 50-100 сум тора. Аккумуляторлы принтердан ул сурәтне шул арада ясатып та калдыралар. Гадәттә, андый мөмкинлеккә ия булган гаиләләр чакырылмаган кунакларны кочак җәеп каршы ала һәм ике сурәттән дә кимрәк ясатмыйлар икән.

Кыш бабайлар, төрле тамадалар бу көннәрдә акчаны көрәп ала. Шул өлкәдә эшләүче бер танышым да Яңа ел көннәрен Әлмәттә уздырырга китеп барган. Анда нефтьчеләр ягы булгач, корпоративлар алып барган өчен акчаны да мулдан бирәчәкләр имеш. Бер сәгать эшен 15 мең сум итеп бәяләгән ул.

Сезонында төрле салют, фейерверк, шартлаткычлар сатып акча эшләүчеләр дә бар. Дөрес, хокук саклау органнары бу эш өчен рәхмәт әйтмәячәк билгеле, шулай да салютсыз нинди бәйрәм ди инде?!

Шулай ук бу көннәрдә фатир яисә йортны арендага биреп тору да гаять отышлы. Казанда бер тәүлеккә, ягъни Яңа ел төненә ике бүлмәле фатир арендаларга теләсәң, 17-25 меңне чыгарып салырга туры киләчәк. Әгәр шәһәр читендәрәк берәр коттедж яки йорт арендалыйсың икән, бер төн 40-65 меңгә төшәчәк.

Кафе-рестораннар, клублар да бу көннәрдә Яңа ел төнендә булачак чараларга заказлар кабул итә. Яңа елга якынлашкан саен бәяләр үсә генә икән. Элек бер кешегә 2 мең сумнан өстәлгә заказ биреп куеп булса, хәзер инде шул ук клубта кимендә 3500 сум сорыйлар.

Яңа елны чит илдә каршыларга теләүчеләр өчен махсус турлар да бар, тик аларның бәяләре шулай ук ике тапкыр арттырылган. Төркиягә 13 мең сумлык турлар хәзер бер кешегә 25900 тора. Тайланд, Гарәп Әмирлекләре кебек җылы яклар турында бөтенләй әйтәсе дә юк. 30 меңнән дә кимрәк бәягә турлар табу мөмкин түгел. Башка шәһәрдән Казанга экскурсиягә килергә теләүчеләргә исә, 3 көн өчен 9-14 мең түләргә туры киләчәк.

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

Комментарии