ГАЗЕТА БИЧУРАСЫ МОГҖИЗАЛАР ЯРАТА

ГАЗЕТА БИЧУРАСЫ МОГҖИЗАЛАР ЯРАТА

Исәнмесез, «Безнең гәҗит» хезмәткәрләре. дусларыгыз аркасында җәфа чигәсезме? Күптән түгел «Могҗизалы дөнья» газетасын укыдым да, күңелемә бик хуш килде. Шул газетага язылырга, туганнарны да сөендерергә уйладым. Март-апрель аена килә башлар дип, 7 кешегә газетага язылу өчен, начальнигына акча да җибәрдем. Ул: «Эшем күп, вакытым юк, чит районнарга яздырып булмый», дип җаваплар җибәрә торды. Аннары V-VI айларга яздым дип, мөһерсез квитанцияләр җибәрде. Шунда ук, шул ук 7 кешегә 2нче яртыеллыкка яздыру өчен тагын акча җибәрдем. Бу юлы мөһерле квитанцияләр җибәрде. Май-июнь газетасы беркемгә дә килмәде. Сентябрь аенда 4нче номерлы үзебезгә килде, ә калган 6 кешенең берсенә дә юк. Менә «урыс почтасы» яхшымы? Татар почтасы заманында мин Казаннар өчен авылдан яздырган газеталар да, алар миңа яздырганнары да гел килеп торды. Ул вакытта, кая телисең шунда яздыру мөмкин булган, димәк.

Сәкинә ЗАРИПОВА.

Лениногорск районы, Туктар Урдалысы авылы.

Изображение удалено.

P.S. Безнең көннәр санаулы, квитанция дә кирәкми, сүзләрем дөреслеге билгесе итеп квитанцияләрне дә җибәрәм. Авылда да 6-7 кешегә шул газеталарга язылырга тәкъдим иткән идем, алар да языла алмаган. Сезнең тираж җыя алмауның бер сәбәбе менә шушыдыр, мөгаен. Башка авылларда да бардыр ул шундый очраклар…

Бу хатны алгач, тәмам гаҗәпкә калдык. Газета килеп җитмәвен әйтеп берәмләп зарланганнары бар, ләкин менә болай күмәк төстә язылып, шуларның берсенә дә килмәвен әйткәннәре юк иде. Почта начальнигының кулланучыларга карата шундый битараф булуы, үзенең кулы эш белмәве аркасында, «башка районнарга яздырып булмый» дип алдап утыруы тәмам чыгырдан чыгарды. Нишләп булмасын?! Менә мин Казан почтасына барып, Кукмарада урнашкан авылыма газета-журнал яздырам бит әле! Алар бер дә зарланып утырмый, яздырмыйбыз дип тә әйтмиләр. Кырык кеше чират торганда да, «сезне газетага яздырырга вакытым җитми», дигәннәрен дә ишеткәнем юк.

Кыскасы, нәрсәдер эшләми булмый иде монда. Иң беренче эш итеп, бу галәмәт хатны күтәреп, Казандагы «Татарстан почтасы» идарәсенә барып карарга булдым. Анда матбугатка яздыру бүлеге җитәкчесенә кереп ситуацияне аңлаттым. (Ул бөтен республика буенча матбугатка яздыру өчен җавап бирә.) Җиде квитанцияне күрсәтеп, шунда булган хезмәткәрләрнең хушын алдым. Алар бу эшнең төбенә төшәргә вәгъдә иттеләр.

Шулай да, аларга ышанып торып булмас дип, квитанцияләрне алып, Казаннан 300 чакрымнан да ераграк урнашкан Лениногорск районына барып кайтасы иттем. «Татарстан почтасы» үз хезмәткәрләрен үзе хурлап утырмас бит инде, димәк, югалган газеталарны табу безнең үзебезгә кала.

ҮЗ ПОЧТАБЫЗ БУЛМАГАНГА

Сәкинә апа, өендәге газеталар арасыннан, «Могҗизалы дөнья» газетасының 4нче санын тартып чыгарды. «Нибары шушы газетаны гына алдым, май-июнь өчен газетагыз килмәде. Шөгердә яшәүче килендәшем бөтенләй бер номерны да алмаган», – диде ул.

Изображение удалено.

Сез газетага язылу өчен акчаны кемгә бирәсез?

– Хат ташучыга. Ул аннары почта начальнигына бирә дә, компьютердан яздыралар. Юк, монда гаеп хат ташучы Гүзәлиядә була алмый. Мин аннан берничек тә шикләнмим. Ул инде күп еллар газетаны вакытында китерә, иң кызу эш вакытында да, кар-буранда, җил-яңгырда да китерми калганы юк. Почтаны төнлә булса да таратып чыга. Ул бик яхшы, җаваплы, үз эшен яратып башкаручы хатын.

Сәкинә апа белән газеталар, почтаның бүгенге хәле, гомумән, тормыш мәшәкатьләре хакында озаклап сөйләшеп утырдык. Элек бик күп газета-журнал яздырып алган Сәкинә апа белән Фәрит абый инде хәзер бик аз газетага гына языла икән. Әле шулар да килеп җитмәгәч, аларның ни өчен күңел төшенкелегенә бирелүен чамалау кыен түгел.

Фәрит абый да, Сәкинә апа да пенсиягә чыкканчы мәктәптә укытучы булып эшләгән икән. Аларның шундый сабыр һәм гади булуына, шул ук вакытта җитди һәм киңколачлы фикеренә сокланып карап торасың. Әле моңарчы авыл әбиләренең: «Әгәр Татарстан суверен дәүләт булса, әгәр безнең Русиядән бәйсез үз почтабыз булса, татар газеталары мондый көнгә калмас иде», дигәннәрен ишеткән юк иде. Бу сүзләрнең югалган газеталарга мөнәсәбәтле төстә әйтелүе генә түгел, ә гап-гади бер авыл апасының бәйсезлек турында булган фикер сөреше белән тәмам гаҗәпкә калдырды.

ЧИТ ГАЗЕТА ӨЛӘШКӘННӘР

Туктар Урдалысы авылындагы почта начальнигы Ирина Кәлимуллина үз ялганында үзе буталып бетте.

Нишләп май-июнь айларында сез яздырган газеталар ияләренә барып җитмәгән икән? – дип сорыйм берәр аңлатма өмет итеп.

Безнең компьютерда адреслар бертөрле тутырылган, ә районда «доставочный адреслар» икенче төрле күрсәтә, – диде ул. Компьютер үзлегеннән адресларны үзгәртүенә бик ышанмаганга, башкача сорап карарга булдым.

– Газетага яздырырга вакытыгыз юк, дисез икән… Хезмәт хакыгыз шул яздырулардан да тупланганын аңлыйсыздыр дип уйлыйм.

– Алай дип әйткәнем юк.

– Бәлки, сез квитанцияләрне чит районнарга дөрес тутырмагансыздыр? Шуңа күрә алар барып җитмәгәндер.

– Дөрес тутырдым.

– Чит районнарга яздырып булмый дигәнгә әйтәм. Ничә ел почта начальнигы булып эшлисез?

– Өч ел.

– Моңа кадәр почтада хат ташучы булып эшләдегезме?

– Юк, ашханәдә эшләдем.

– Бер дә почта кухнясын күрмәгән кешене ничек монда җитәкче кеше итеп куйдылар икән?

– Мин бит күрше авылга йөреп укыдым, безне ничек эшләргә икәнен өйрәттеләр.

– Шулай да, яңадан шул темага кире кайтып сорыйм әле: әгәр барын да дөрес тутыргансыз икән, нишләп ул газеталар ияләренә барып җитмәгән дип уйлыйсыз?

– Башкаларга барып җиткән бит, монда гына килмәгән. Без, ул газета килмәгәч, аның урынына «Себерке» дип аталган башка газета бирдек.

– Башкаларга барып җиткән дип ничек шулай ышанып әйтәсез?

Менә безнең районның газеталарга яздыру бүлеге җитәкчесе шулай диде.

Ә «Себерке»гә килгәндә… Соң ул газетаны бөтенләй безнең редакция чыгармый, ләбаса, һәм безнең редакциянең «Татарстан почтасы» белән төзегән килешүе бар. Сездә шулай да ярый икән, әйдәгез, алайса, «Себерке» урынына хәзер бөтен районыгызга «Могҗизалы дөнья» газетасын таратыйк. Нишләп сез безнең хактан чит газетага реклама ясыйсыз әле?

ЮЛ ӨСТЕНДӘ НИШЛӘТКӘННӘР?

Башкаларга газета, чыннан да, барып җиткәнме-юкмы икәнен ачыклау өчен, шушы ук районда урнашкан Шөгер авылына киттек. Җиде квитанция иясенең берсе шунда яши. Почта бүлекчәсендә эшләүче оператор хатын районга кадәр шалтыратып аңлатма таләп итте.

– Менә, монда квитанция тотып клиент килгән, газетасын алмаган, кайда ул газета? – дип кычкырды ул трубкага. – Мин нәрсә дип җавап бирергә тиеш?

Баксаң, май-июнь газетасы Шөгергә районнан җибәрелгән икән. Тик… килеп кенә җитмәгән. Хат ташучылар берни белми! Сорау туа: юл өстендә безнең газетаны кая куйганнар? Әллә районда алдап утыралармы? Аны бөтенләй җибәрмичә, диюем. Шулайрак булганга охшаган.

Ә менә быелның икенче яртыеллыгына Шөгер авылына килергә тиешле газета бөтенләй анда яздырылмаган булып чыкты. Туктар Урдалысының почта начальнигы аны Сәкинә апага яздырган икән. Димәк, Сәкинә апага берьюлы ике газета килергә тиеш булган. Берсе – үзе өчен яздырганы, берсе Шөгердәге килендәшенә дигәне. Ә аңа нибары бер газета гына килгән. Димәк, тагын бер газета каядыр югалган булып чыга. Монысында инде сорау тагын шул ук Туктар Урдалысына: артык калган «Могҗизалы дөнья»ның 4нче саны, Шөгергә яздырылырга тиеш булып та сезгә килгәне – кайда?

БЕРНИНДИ ПРОБЛЕМА ЮК?

Лениногорск районы «Татарстан почтасы»ның матбугатка яздыру бүлеге җитәкчесе Фәния Хаҗиева мәсьәләне инде өйрәнүе, бер проблема да булмау, газетаның май-июнь айларында да, икенче яртыеллыкта да ияләренә барып җитүен ассызыклады. Ул шул җиде квитанция ияләренең районнарына, яздыру бүлекчәләренә шалтыратып сораган, алар: «Газета районга килгән һәм авылларга җибәрелгән», – дип җавап биргән икән.

Фәния ханым, Лениногорск районы Шөгер авылында гына проблема булуны таный һәм биредә почта начальнигы адресны хата белән язган икән, имеш.

Проблеманы ничек төзәтергә дигән сорау алдыбызга басты. Фәния ханым, каршымда, Туктар Урдалысы почта начальнигына шалтыратып, май-июнь айлары өчен язылу акчасын Сәкинә апага кире кайтарырга һәм «Могҗизалы дөнья» газетасының киләсе саннарын шәхсән үзе Шөгер авылына илтеп кайтырга, гафу үтенергә кушты.

ЯЛГАНЫГЫЗ ФАШ ИТЕЛДЕ

Лениногорск районыннан Казанга кайткач та, Фәния ханым сүзләренә генә ышанмыйча, кайбер районнарга шалтыратып аласы иттем. Нәтиҗәдә, май-июнь ае өчен газеталарның Балык Бистәсе районының Мәмли Казак Чаллысы авылына кадәр килеп җитмәве ачыкланды. Мамадыш районының Түбән Тәкәнеш авылы хат ташучысы Альбина Сәмигуллина да май-июнь газетасы аларга килмәвен әйтте. Әгәр Фәния ханым безне алдамаган икән, димәк, газета районга кадәр килеп җиткән, чөнки районның матбугатка яздыру бүлеге шулай ди. Сорау: Мамадыш, Балык Бистәсе районнары ул газетаны кая куйган? Сүз уңаеннан, Казан кешеләренә дә май-июнь газетасы килеп җитмәгән. Нәрсә, ул районнарда газета бичурасы бармы? «Могҗизалы дөнья» газетасы шундый өй ияләре, бичуралар турында булгач, бәлки, аңа бу газета бик кызык тоелгандыр да, ул аны урлап калгандыр?!

Хөрмәтле почта начальнигы, Ирина Степан кызы Кәлимуллина, инде вакыйгаларның төбенә төшкәч курыкмыйча сорый алам: сез май-июнь газеталары өчен алынган акчаларны кая куйдыгыз? Нишләп шул җиде квитанция иясенә газеталар барып җитмәгән? Бу кара тап, бу югалтулар бар да сезнең өстә булуын аңлыйсызмы?

Башка почта хезмәткәрләренә дә бу язма гыйбрәт булсын иде. Хөрмәтле газета укучылар! Әгәр сезгә газета килеп җитмәсә, түбәндә күрсәтелгән телефон номерларына 40 тапкыр шалтыратыгыз, ләкин үзегезгә тиешле газетаны таптырыгыз. Әгәр Казан почта бүлекчәләре белән бәйле ниндидер хәл итәсе мәсьәләләр килеп чыкса, 291-55-58 яки 291-55-60 номерына, әгәр Татарстан районнары буенча булса, 221-18-99 номерына шалтыратыгыз. Әгәр Казанга ук шалтыратасыгыз килмәсә, үз районыгызның матбугатка яздыру бүлегенә шалтыратып, газетаның районнан киткәнме-юкмы икәнен ачыклагыз. Әгәр киткән икән, димәк, хат ташучы китереп җиткермәгән. Ә инде эш аңа гына терәлеп кала икән, аның гаепле булып каласы килмәс, ул сезгә газетаны урлаган «бичураны» табып бирер дип өметләник.

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

Казан-Лениногорск-Туктар Урдалысы-Казан.

Тышлыкта почта начальнигы Ирина Кәлимуллина сурәте.

P.S.Кызганычка каршы, «Безнең гәҗит»не тарату буенча да әледән әле дәгъвалар ирешеп тора. Газета югала, йә тоткарлана. Ә менә редакциябез тәкъдим иткән тагын 4 газета бүген ябылу алдында. Сәбәбе – беренче елда ук әйбәт тираж җыйган газета барлык укучыларына да барып җитмәде. Килмәгән газетага нигә язылырга?! Әлбәттә, абунәчеләр бик аз калды. Шуңа күрә дә, киләсе елга шул ук «Могжизалы дөнья», «Серләр гәҗите», «Мыштым тема», «Шифалы гәҗит» газеталары ярты елга 1 генә тапкыр чыгачак. Инде анда да проблемалар булса, бөтенләй басылудан туктаячак. Ә бит кызыклы проектлар – татар матбугатында булмаган яңалык – аерым темаларга гына багышланган мавыктыргыч газеталар иде үзләре.

Кызганыч, хаклар арта. Почта бу яктан алдынгы! Без типография, почта аркасында гына язылу хакын арттырырга мәҗбүр, анда да редакция өлеше елдан-ел кими бара… Ә менә хезмәт сыйфаты юк дәрәҗәсендә. Газеталар югала. Әйдәгез, хөрмәтле укучыларыбыз, почта эшен бергәләп контрольгә алыйк. Газеталарыбыз укучыларына вакытында килеп ирешсен. Безнең хезмәтебезне, сезнең акчагызны аяк астына салып таптаучылар булмасын!

Комментарии