- 28.06.2016
- Автор: Айгөл ЗАКИРОВА
- Выпуск: 2016, №26 (29 июнь)
- Рубрика: Дөнья бу
Узган елның 24нче ноябрендә Төркия чигендә чик бозган өчен Русиянең Су-24 очкычы бәреп төшерелгән иде. Бу хәлдән соң, ике ил арасындагы мөнәсәбәтләр шактый киеренке төс алды. Путин Төркиядән гафу үтенүне, булган хәлгә аңлатма бирүне, очкыч өчен һәм үлгән очучының гаиләсенә компенсация түләүне таләп иткән иде.
Дүшәмбе көнне Төркия белән Русия арасында җиде айдан артык барган киеренкелеккә нокта куела язды. Төштән соң интернетта Төркия Президенты Рәҗәп Эрдоганның Путиннан гафу үтенүе турындагы яңалык пәйда булды. Русия Президентының матбугат вәкиле Дмитрий Песков ышанычлы матбугат чараларына: «Эрдоган үз юлламасында һәлак булган Русия пилоты гаиләсенең кайгысын уртаклашуын әйтә. Ул, гафу итегез, диде», – дип белдерде. Барысы да яхшы тәмамлануга сөенәсе урында, бу яңалык чыкканнан соң, «диван аналитиклары» форумнарда Эрдоганны мыскылларга кереште һәм «барыбер үз дигәнебезгә ирештек» дип шапырынды. Кайбер сәясәт белгечләре исә гафу үтенүне уңай гамәл буларак кабул итсә дә, киреләнгән бала кебек, «без әле уйлап карарбыз» дигәнрәк шәрехләмәләр бирде. Алдан кычкырган күкенең башы авырта ди – берничә сәгатьтән соң Эрдоганның юлламасында гафу үтенү турында сүз булмавы ачыкланды.
ТАЯКНЫҢ АВЫР БАШЫ – ХАЛЫККА
Бәреп төшерелгән очкыч ике дустанә илне дошман ясады. Берсен-берсе уздырып, «туристларны Төркиягә ялга җибәрмәскә, Төркиядән сатып алынган азык-төлекне, чүпрәк-чапракны тыярга, Төркиядә белем алган студентларны кире кайтарырга» дигән фәрманнар ява башлады. Мәскәүдә Төркия вәкиллеге каршында урам җыеннары оештырдылар, бу илнең байрагын яндырдылар, тәрәзәләргә ташлар да ыргытылды, зәңгәр экраннардан да халыкка Төркиянең нинди начар булуы турында атналар буе сөйләделәр. Төркия үзе, җавап рәвешендә, Русиягә санкцияләр кертмәде, һәм бу тыюлар бер яклы гына булды. Тыюлар бер яклы булса да, аның нәтиҗәләрен бездә дә татыдылар. Бу хәлләр аркасында, таякның авыр башы беренче чиратта халык җилкәсенә төште. Яшелчә һәм җиләк-җимешләргә бәя артты, икътисади кризис аркасында болай да очын-очка ялгап көн күрүчеләр, кыйммәт булуга сылтап, алардан өлешчә баш тартты. Арзанлы һәм шул ук вакытта сыйфатлы ял итү урыны саналган Төркия, Наташа белән Сашалар килмәү аркасында, миллионлаган керемен югалтты. Төркиянең Мәдәният һәм туризм министрлыгы биргән мәгълүматларга караганда, апрель аенда гына да, узган ел белән чагыштырганда, туристлар саны 28,1 процентка кимрәк булган. Соңгы тапкыр мондый «азтуристлылык» белән Төркия 1999нчы елда «авырган» булган.
Русия Төркиядән гафу үтенүне, булган хәлгә аңлатма бирүне, очкыч өчен һәм үлгән очучының гаиләсенә компенсация түләүне таләп иткән иде, тик ничек кенә көтсәк тә, гафу үтенү сүзләре яңгырамады. Әнкара, «Русия очкычы Төркия чиген узды һәм төрекләрне бомбага тотты» дип, гафу үтенүдән баш тартты. Мәскәү исә килеп чыккан вакыйгада шулай ук үзен гаепле хис итмәде – барлык гаепләүләрне кире какты.
Бу низагта Путинның дуслык кулын беренче булып сузмаячагы билгеле иде анысы. Владимир Путинның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков та бит, ике яклы мөнәсәбәтләрне яхшырту өчен, «беренче адым»ны Төркия ясарга тиеш булу турында белдергән иде. Моңа җавап рәвешендә, 31нче май көнне журналистлар алдында ясаган чыгышы вакытында Эрдоган «пилот хатасы»ннан ике ил арасындагы элемтәләрнең өзелүен искәртеп узды һәм Русия белән мөнәсәбәтләрне җайлау теләге барлыгын, әмма Мәскәүнең «беренче адым»ны Әнкара ясарга тиеш дигән сүзне аңламавын әйтте.
НИ ӨЧЕН ГАФУ ҮТЕНӘ
27нче июньдә Русиянең бөтен массакүләм мәгълүмат чаралары сенсацион яңалык җиткерергә ашыкты. Эрдоган Русия алдында бәреп төшерелгән самолет өчен гафу үтенгән икән. Матбугат чаралары, берсен-берсе уздырып, бу яңалыкка булдыра алганча матур башисемнәр дә уйлап тапты. «Эрдоган тезләнде», «Төркия, түбәнсенеп, кичерүне сорый», «Эрдоган тәүбәсе» дип башланып киткән язмалар астына берсеннән-берсе агрессив шәрехләмәләр дә язылды, «элегрәк гафу сорасын иде!» дип тәкәбберләнүчеләр дә, Эрдоганны «черегән яшелчәләрен сатасы килгәнгә күрә генә» дуслашырга җыенучы сыйфатында калдыручылар да шактый булды. Шунысы кызык, үз фикерен язган халыкның, күп дигәндә, 10 проценты гына, бу вакыйгага сөенүен белдереп, ике илнең дуслашуын хуплый. Калганнар йә Путинны бирешмәс батыр буларак күккә чөя, йә Төркия Президентын җир белән тигезли. Хәтта Путинның «аркага пычак белән кадаган кебек булды» дигән сүзләрен искә алып, төрекләр пычак кадаса, гафу сораганга гына кичерер идегезме, дип чагыштыру китерүчеләр дә бар иде.
Драматург, шагыйрь Ркаил Зәйдулла халыкның мондый реакциясен Русия ММЧларының халыкка ясаган тискәре йогынтысы белән бәйли.
– Кер юган пычрак суны күргәнегез бармы? Русия телевидениесеннән дә халык өстенә әнә шундый агрессия сибәләр. Шушы агрессивлыкны «йотып» яшәгәч, халык үзе дә сизмәстән зомбилашты. Төркия Президентының гафу үтенүен начар кабул итүләре тик шуның белән генә аңлатыла. Соң булса да, уң булсын дигән сүз бар бит. Мәңгелеккә дип ташлашмаган бит инде алар, ике ил арасындагы низаг барыбер җайга салынырга тиеш. Алар бер-берсенә үпкәләшеп басып торган ниндидер ике сабый бала түгел. Берәү барыбер беренче булып кул сузарга тиеш – балалар арасында да шулай. Эрдоган, беренче адымны ясап, әйбәт эшләгән, дип саныйм. Гафу үтенгән, димәк, үз гаебен таныган. Нәрсә генә дисәк тә, очкычның бәреп төшерелүен һәм кешенең һәлак булуын хуплап булмый анысы. Гафу үтенгән икән, димәк, Эрдоган кыю һәм ир кеше, – дип сөйли ул.
Илнең сәясәт белгечләре дә әлеге уңайдан үз фикерләрен белдереп калырга ашыкты. «Ни өчен гафу үтенергә булган?» дигән сорауга җавап биргәндә, аларның күбесе икътисади һәм сәяси аспектларны алга чыгара.
– Төркия курортлары Русия туристларының җитмәвен тоя, быел гына да ике миллионлап туристын югалтты алар, чөнки Төркия бай европалылар ял итә торган урын түгел. Монда, гадәттә, безнекеләр килә иде, – дип фаразлый сәясәт белгече Георгий Бовт. – Тагын бер сәбәп – Сүриядә вәзгыятьнең Эрдоган планлаштырганча бармавы. Ул Башар Асадны да бәреп төшерә алмый, шул ук вакытта Эрдоганны хуплаучы Сүрия оппозициясе дә сугыш кырында әллә ни батырлык күрсәтми. Бәлки Русия белән мөнәсәбәтләрне яхшырту Сүрия проблемаларын да хәл итү өчен эшләнәдер. Эрдоган Русиянең көрдләргә турыдан-туры хәрби ярдәм күрсәтүеннән курка…
Халыкның «Крымнаш» җиңүеннән соң булган экстазы ничек озак бармаса, Төркия Президентының «түбәнсенеп гафу соравыннан» алган ләззәт тә берничә сәгать кенә дәвам итте.
Тиздән интернетта «Эрдоган сүзләрен дөрес тәрҗемә итмәгән булулары мөмкин» дигән хәбәр чыкты.
ИЛ БАШЛЫКЛАРЫ БАЛАЛАР УЕНЫ УЙНАМЫЙМЫ?
Төркия Президенты Мәскәүгә юлламасын төрек телендә язган. Аны кем тәрҗемә иткән – Президент аппаратындагылармы, Песков үземе, әллә башка берәрсеме – анысын белмим, тик тәрҗемә дөрес ясалмаган, Эрдоган чынлыкта гафу үтенмәгән дигән хәбәрләр чыкты.
Бу хакта «Безнең гәҗит» журналисты белән әңгәмәсе вакытында Татарстан Фәннәр академиясендәге тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре Рафаэль Мөхәммәтдинов та белдерде.
– Интернетта Эрдоган гафу үтенгән дигән яңалыкларны укып сөенгән идем. Дөрес, гаепне таныганнан гына дуслык элеккеге халәтенә кайтыр дип уйламыйм, үпкәләүләр калган булыр, билгеле. Эрдоганны бу адымны ясарга икътисад мәҗбүр иткәндер дип уйлаган идем. Тик менә Путинга җибәрелгән юлламаның рус телендә түгел, төрек телендә язылганын укыгач, Эрдоганның Путиннан да, Мәскәүдән дә түгел, һәлак булган очучы гаиләсеннән гафу соравын аңлап була. Әле гафу сорау да түгел ул. Мин бу юлламаны табып алып, үзем тәрҗемә ясадым. Сүзен-сүзгә тәрҗемә итсәк, «гаеп итмәсеннәр» дип язган булган ул. Шушы сүзләрне Песков гафу үтенгән дип аңлаткан. Менә кунаклар китеп барганда, ишекне ачып, «сезне бик яхшы кунак итә алмадык, гаепләмәгез инде» диләр бит. Бу – бер яктан җиңелчә гафу үтенү дә, икенче яктан – юк та. Урыслар, шушы ситуацияне үз ягына борып, Төркия безнең алда гафу сорады дияргә тели, шул гына.
Чынлап та, очучы гаиләсенең кайгысын уртаклашу Эрдоган тарафыннан чын күңелдән эшләнмәде кебек. Бик акыллы итеп язган ул юлламасын – бер караганда, бездән гафу сорамады, ә икенче яктан, үлгән очучы гаиләсенең кайгысын да уртаклашты. Төркиядә, аның бу гамәлен тәнкыйтьләп, «син түбәнсендең!» дип бармак төртүче булса, Эрдоган хәлне болай аңлатып бирә ала: «Мин гафу үтенмәдем, мин кайгы уртаклаштым». Ә безнекеләр исә, киресенчә. Кыскасы, янәдән бер үк күренеш: әйтерсең ике малай сугышты да егылыштылар. Икесе дә: «Мин җиңдем!» – дип кычкырган очракка охшап калды.
Чит ил басмалары һәм шул исәптән Украина Президенты Порошенконың бу вакыйгалар уңаеннан үз фикере бар. Алар, беравыздан: «Эрдоган гафу үтенмәде», – дип кабатлый.
Русия хакимияте әле декабрь аенда ук Төркияне «ярлыкау»ның өч шартын игълан иткән иде: гафу үтенү, гаеплеләрне җәзага тарту, очкыч өчен һәм һәлак булган очучының гаиләсенә компенсация түләү. Үзен беренче адымны ясадым дип санаган Төркия икенче көнне үк Мәскәүгә Сүриядә бәреп төшерелгән СУ-24 очкычының чыгымнарын капларга да вәгъдә итте. Тик соңрак бу сүзләрнең дә күккә очырган сабын куыгы кебек буш булуы ачыкланды. Төркия премьер-министры Бинали Йылдырым Путинга җибәрелгән юлламада «бәреп төшерелгән очкыч өчен гафу үтендек, акча түләү турында бернинди сүз дә булмады» дип белдерде.
СҮЗ АХЫРЫНДА
Ике ил арасындагы элемтәләрне кабат торгызып булырмы – билгесез. Төркиянең Русия белән араны өзәсе килмәве аңлашылса да, Эрдоган җиңел генә юл куярга теләми кебек. Чөнки низагның, сәяси генә түгел, икътисадый зыяны да сизелерлек булды инде. Һәрхәлдә, бу низагтан беркем дә отмый. Бигрәк тә гади халык. Ике ил башының бер-берсенә үпкәләп, баштан ук аңлашмыйча, әнә шундый низаг чыгаруы шактый аяныч һәм зыянлы нәтиҗәләргә сәбәпче булды. Тәкәбберлек, мин-минлек беркайчан да яхшыга илтми. Акыллы юл куяр, җүләр җиңдем, дип санар, ди безнең халык. Гафу үтенүдән оялмауны пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в.)дә мактаган. Үпкә тоту, гафу сораудан оялу, тәкәбберлек ислам динендә гөнаһ санала. Минем уйлавымча, Эрдоган менә шул хакыйкатьләрне дә аңлап, нәкъ менә изге Рамазан аенда бик яхшы адым ясагандыр. Хәзер бездән дә аңлау, дуслык элемтәләрен кайтаруга омтылыш кирәк. Элеккечә, Төркия белән дус-тату була алырбыз, дип өметләнәм. Һәрхәлдә бу бик мөмкин эш. Бирсен Ходай. Амин!
Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии