«Төп максат – бакчада тәртип урнаштыру!»

«Төп максат – бакчада тәртип урнаштыру!»

23 мартта Татарстан республикасы Дәүләт советы бинасы каршында шигарьләр күтәргән берничә әби-бабайны күрергә була иде. Асылы шунда ки, алар авиация берләшмәсенең «Ветеран» исемле коммерцияләшмәгән бакчачылык ширкәте рәисеннән канәгать түгел.

КЕШЕЛӘР БЕЛӘН РИШВӘТЧЕЛЕК ИДАРӘ ИТӘ

«Ветеран» бакчачылык ширкәте 1948 елда оеша. Ул Казандагы иң карт һәм иң эре бакчачылыкларның берсе санала. 2005 елда, законсыз рәвештә, Коробков фамилияле яшь егет аның рәисе итеп куела.

– Бакчачылык рәисе булыр өчен иң элек шушы ширкәт әгъзасы булырга кирәк. Ә Коробков элек тә булмады, хәзер дә алар рәтендә саналмый. Аның хәтта шушы бакчачылыкта үз җир кишәрлеге дә юк, – дип сөйли пикет оештыручы, ике тапкыр депутат булган Шамил Каюмов.

Өстәвенә, шушы ук егет моңарчы ике тапкыр хөкем ителгән дә булган. Шуларның берсе – наркотиклар саклау өчен.

Коробков эшли башлау белән, бакчачылыкта тәртип югала. рәисе дип исәпләнсә дә, аның тарафыннан бернинди дә җыелыш үткәрелми, җыелган акчага исәп-хисап тотылмый. Түземлеге беткән бакчачылар, тикшерү үткәрүне сорап, полициягә мөрәҗәгать итә.

«Тикшердек, законга каршы килердәй берни дә тапмадык», дигән тискәре җаваптан тыш нәтиҗә булмый. Бу хәл берничә тапкыр кабатлангач, Шамил Каюмов Президентка хат язарга була. Ул хат «Звезда Поволжья» газетасында да басылып чыга. Шуннан соң бакчачыларның эше белән прокуратура кызыксына башлый.

– Баштарак алар бик «дәртләнеп» эшкә тотынса да, ахырга таба ул дәрт каядыр югалды. Иң элек полиция карарларын юкка чыгарып, яңа тикшерү үткәрергә дигән таләп куелды. Тик хәзер инде бу эшләр безнең катнашыбызда башкарылырга тиеш иде. Әмма нәтиҗә булмады. Кузгатылган эшләр җайлы итеп, серле генә ябыла барды. Бу көрәшне башлаганда ук: «Монда ришвәтчелек исе килә», диючеләр булды. Хәзер исә моның белән тулысынча килешергә мөмкин. Коробков белән без 5 тапкыр судлаштык. Барысында да җиңдек. Аеруча соңгы икесе безнең өчен бик мөһим булды. Чөнки анда Коробков торган бинадан бар документларны чыгарып тикшерергә дигән карарга килделәр, – дип сөйли Шамил әфәнде.

Ләкин ничек кенә булса да, соңгы суд карары тиешенчә үтәлми, бары тик вак-төяге генә тикшерелә. Мәсәлән, компьютерлардагы документлар.

– Безне аеруча бакчачылыкның архив һәм финанс документлары кызыксындыра. Шул документлар ярдәмендә, Коробковка каршы җинаять эше ачарга була. Чөнки, исәпләвебезчә, ул җыйган акча суммасы 12 млн сумга якын. Аның кая киткәнен беркем дә белми, – ди пикетта катнашучылар.

10 миллион сумнан артык акчаны үз кесәсенә салу өчен Коробков ниләр генә кыланмаган. Ул торган бинаны суд приставлары инде өченче тапкыр йозакка элә, ләкин ир, барыбер, тәрәзәләрен ватып эчкә керә. Өстәвенә, суд карары буенча, бакчачылык ширкәте рәисе вазифасыннан алынса да, 2 ел рәттән, ялган протоколлар аша, бакчачылардан акча җыюын дәвам иткән.

Тикшерүләр барышында Коробковның 170 мең сумга якын акчасы урланган дип табыла. Бу сумма җинаять эше кузгатырлык та бит, ләкин Авиатөзелеш районының эчке эшләр бүлеге никтер ашыкмый.

ПИКЕТЧЫЛАР АЛДЫНА МИРГАЛИМОВ ЧЫКТЫ, ТИК…

«Президент РТ! Защитите своих граждан от произвола чиновников», «Уголовникам не место в руководстве садоводческих товариществ», «Садоводческие товарищества не кормушки для мошенников» дигән шигарьләр күтәргән пикетчылар белән берәр сәгать салкында басып торганнан соң, каршыларына Дәүләт Советы депутаты, КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов чыкты. Ләкин аның сүзләре ничектер «икеле-микеле» булды.

– Бакчачылык проблемасы – көн кадагына куярлык мәсьәлә, – дип башлап җибәрде ул сүзен. – Беренчедән, бакча – яшелчәләр, төрле витаминнар дөньясы, икенчедән, ул шау-шулы шәһәрдән котылу урыны, ял итә торган җир. Һәм без шушы җирдә тәртип урнаштырырга тиешбез. Былтыр бакчачылык белән бәйле проблемаларга карата түгәрәк өстәл үткәрелде. Анда күп кенә сорауларга җаваплар эзләдек. Мәсәлән, анда сак кую, транспорт өлкәсендә. Нәтиҗәдә Президентка хат юлланды һәм бакчачылык ширкәтләренә булышлык программасы төзергә дигән карар чыгарылды. Программа төзелсә дә, аның «җимешләре» әлегә күренми. Мисал итеп, күрше Ульяновск өлкәсен алырга була. Аларда бакчачылык проблемаларын чишү өчен ел саен 50-60 миллион сум акча бирелә. Ә бездә юк. Шуның өчен быел 11 апрельдә без янә түгәрәк өстәл оештырабыз. Анда шулай ук бакчачылык ширкәтләре әгъзаларын чакырачакбыз. Безнең төп максат – бакчада тәртип урнаштыру.

Депутатның мондый сүзләренә әби-бабайлар шат булды. Кемдер исәнлек-саулык теләде, эшләр тизрәк барсын иде, дип сорады. Шуның белән Коробковның эше дә берникадәр онытылды кебек.

Шамил әфәнде генә үз сүзендә каты торды.

– Без моны болай гына калдырмыйбыз. Эшнең очына барыбер чыгачакбыз, – диде.

Динар ВӘЛИЕВ,

КФУ студенты.

Комментарии