Дәүләт системасын ныгытырга кирәк

«Безнең гәҗит»тә «Идеология диктатын торгызабыз« (№42, 24 октябрь, 2012 ел) дигән язма басылган иде. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов яңа департамент булдыру фәрманын имзалаган. Ул республикадагы эчке сәясәт мәсьәләләре белән шөгыльләнәчәк, дини, милли, иҗтимагый оешмалар эшчәнлеген үз контроленә алачак икән. Соңгы айларда республикадагы эчке сәясәт мәсьәләләренең «шөрепләре бушап» китте шул, шуңа дилбегәне ныграк тотарга кирәктер. Чөнки республикада йөзләгән берләшмәләр, иҗтимагый оешмалар, клублар эшләп килә. Дини вәзгыять тә әллә нишләде. Җәмгыятьне дәүләт контрольдә тотмаса, ул шулай читкә тайпыла башлый.

Бер департамент кына булса да дәүләт тармакларын берләштереп эшләп китсә, бик әйбәт. Кешенең яшәү рәвеше тәртипкә салынып бетмәгән әле.

Президенты В.Путин да үз хакимиятендә яңа идарә булдыру турында шундый ук фәрман чыгарган. Ул идарә ватанпәрвәрлек тәрбияләү һәм җәмгыятенең рухи-әхлакый нигезен булдыру белән шөгыльләнәчәк икән. Фәрман «Ватанпәрвәрлек тәрбияләү өлкәсендә дәүләт сәясәтен камилләштерү» дип атала.

Русия Президенты һәм Дума тарафыннан карарлар, законнар, күрсәтмәләр чыгарыла һәм языла. Җитәкчеләр тарафыннан аларның үтәлеше генә бик түбән. Тормышта күбесе эшләми һәм кулланылмый. Чиновникларның кайберләре халыкның мөрәҗәгатенә колак та салмый.

Әйтегез әле, сезнең зарыгызны берәр депутат яки участок полициясе тыңлаганы бармы? Юк. Районның полиция башлыгы халык алдында исәп-хисап тотканы бармы? Юк. Гражданнар чиновникларга бер проблеманы чишәр өчен барып йөриләр-йөриләр дә, «Эфир» телекомпаниясенең «Город» тапшыруына, яки «Безнең гәҗит»кә мөрәҗәгать итәләр.

Әле менә шушы департаментларны уйлап утырам да, әллә соң Русия Президенты икенче төрле фикер йөртә башлаганмы, дип уйлап куям. Ул алга таба илдә Русия империясендә һәм Советлар Берлегендә булган иң яхшы тәҗрибәне яңача куллану мөмкинлеген әйтте бит.

Рафаэль САЛЬМУШЕВ.

Комментарии