Үзебезнең ил балалары кирәк

Элекке заманнарда да спортка игътибар бирелә иде. Дөнья беренчелегендә һәм олимпиадаларда иң күп медальләр СССРныкы булды. Ул чорларда бронза медальләрне артык искә дә алмадылар. Спортчыларны да чит илләрдән чакыру юк иде. Ә хәзер спортка күп миллиардлар тотыла, ә ул тотылган миллиардлар күбесе чит илләргә «оча». Чит илләрдән чакыртылган ул спортчылар белән «Без булдырабыз!» дип мактанасым да килми. Тәрбиялә син үзеңнең илеңнең балаларын. Менә ничә еллар буе футбол тренерлары сатып алабыз, ә нәтиҗәсе юк.

Өч-дүрт дистә ел буена хоккейда тренер Виктор Тихонов булды. Ул заманнарда бөтен дөньяга танылган өчлек – Валерий Харламов, Владимир Петров, Борис Михайлов иде. Канада хоккейчыларын, җанатарларын күпме елаткан кешеләр алар. Тик берсендә Канадага чемпионанатка барганда, Тихонов, нишләптер, Харламовны уенга алмады. Бу Тихоновның беренче һәм соңгы ялгышы булгандыр. Икенче көнне Харламов машинада барганда, фаҗигале рәвештә үлеп китте. Безнең илдә спорт газетасында кечкенә генә язма чыкты. Ә бөтен үзәк газеталар Харламов турында гына язганнар. Мондый ялгышлыклар безнең Татарстан тренерларында да бар. Мисал өчен, «Ак барс» клубын алга җибәрергә һәм исемне саклап калырга теләп, спорт комментаторлары «Белый барс» дип әйтергә тырыштылар. «Ак барс» уен саен җиңеп баргач, бу уйларыннан кире кайттылар. Монда. Билгеле, Татнефтьнең һәм Зиннәтуллла Хәйдәр улының тырышлыгын онытырга ярамый. Шулай әйбәт кенә уйнаганда, Данис Зарипов белән Алексей Морозовны уеннан алдылар. Имеш, алар хоккей өчен картлар. Ә бит ул вакытларда Морозов хәтта ил җыелма командасының капитаны иде. Зарипов белән икесе команданың иң авыр минутларында җиңү китерделәр. Билгеле, Алексей Морозов башка командада үзен күрсәтә алмады, бәлкем аңа Зариповның булышлыгы җитмәгәндер. Ә безнең татар егете «Ак барс»тан куылгач, башка командада өченче тапкыр (безнең илдә бердәнбер) Гагарин Кубогын отты. Шулай Данис үзе белән меңләгән хоккей җанатарларын алып китте. Мин үзем «Ак барс» җанатары булсам да, Данисның һәрбер керткән шайбасына куанып торам.

Зиннәтулла Билалетдиновны хөрмәт итсәм дә, аңа үпкәм дә бар. Мин баштарак, читтә яхшы уйнаучы татар егетләрен үзенең командасына туплар дип уйлаган идем, ә ул, киресенчә, читкә этәрә.

Киләчәктә Данис Зариповны ничек булса да Казанга кайтарырга кирәк. Бу минем генә түгел, ә күпләрнең теләге. Адашып йөрмәсен Себер якларында дөньяга танылган милләттәшебез Зарипов. Аның көче, дәрте 20 яшьлек егетләрнеке кебек әле.

Хәйдәр САБИТОВ,

Әлмәт шәһәре

Комментарии