Террорчы дип белделәр

90нчы еллар уртасы иде. СССР җимерелеп, халыкның кая барып бәрелергә белмичә, тәмам аптырашта калган чагы. СССРдан калган байлык-мөлкәтне талау, үзләштерү башланды. Кемнең кулында, шуның авызында, ди халык. Хуҗалар тиз табылды. Элек кем хуҗа иде, шуларның күбесе хуҗа булып калды да. Гади эшче, крестьян, укытучы, табибка берни дә эләкмәде. Завод директорлары, райком, обком тирәсендәге элеккеге җитәкчеләр, колхоз-совхоз начальниклары эләктереп калды бөтен нәрсәне. Шалкан бәясенә генә алып, бар мөлкәтне үзләренеке иттеләр. Халык бик начар хәлдә калды, һәм илдә бандитлык дигән күренеш юл алды. Бик күп яшьләр шушы мафиоз, бандит, экстремистик группаларда йөреп, төрмәләргә эләкте, кайберсе һәлак булды.

Малайларның үсмер чакларына туры килде СССРның җимерелүе. Урамга чыгарга куркып үстеләр. Без генә түгел, барлык ата-ана, кичкә, төнгә калма, анда барма, монда барма, начар компаниягә кушылма, дип гел кисәтеп килде баласын. Шуңа да карамастан, бистәгә – бистә, урамга урам сугыштылар.

Шулай бервакыт кичке сәгать унберләрдә кайтып киләм. Ул вакытта шәһәр урамнары караңгы, анда бер лампочка, монда – бер. Подземкага төшеп барам. Анда да караңгы, тик аның икенче башында начар гына янып торган бер лампочка бар. Төшүем булды, арттан муенга ниндидер бер салкын тимергә охшаган әйбер китереп терәделәр. Бандитлар дигән уй йөгереп үтте баштан. Нишләргә? «Деньги давай», – дигән карлыккан тавыш ишетелде. Алар икәү икән. Берсе арттан муенга пычак терәгән, икенчесе алдыма баскан. Акчаны алдагысы сорый. Хәл бик җитди. «Егетләр, хәзер алып бирәм, акча эчке кесәдә, ашыкмагыз, үзем бирәм», – дигән булдым. Мин моны вакытны бераз сузар өчен генә әйттем. Акча юк дисәм, үзләре тентергә керешерләр, дип уйладым. Кылт итеп, эчке кесәдә газ баллоны барлыгы исемә төште. Улларым: «Әти, кирәк булыр», – дип көчләп биргәннәр иде. Кирәге чыкты бит, әй. Мин, кесәгә тыгылып, тиз генә, арттагы бандитның йөзенә сиптем һәм шунда алдагысына да юнәлттем. Тегенең кулыннан пычагы төшеп китте. Алдагысы да күзләрен каплап чүгәләде. Пычакны тибеп очырдым.

Минем өстемдә чуар камуфляж форма иде. Аны спецофка итеп биргәннәр иде. Минем формадан икәнне алар күрделәр булса кирәк. Тегеләр аптырап торганда, газ баллонын күтәргән килеш, аларга таба киттем. Ничек шулай булгандыр, үзем дә белештермичә: «Аллаһу әкбәр, Аллаһу әкбәр!» – дип кычкырып алга ташландым. Тегеләр: «Это террорист, валим отсюда», – дип кычкыра-кычкыра, алпан-тилпән, подземкадан чыгып чаптылар. Мин дә алар артыннан йөгердем. Алар, бер-берсен узып, караңгы төн эченә кереп югалдылар. Тәмам хәлем китеп, подземканың баскычына утырдым. Кесәмнән кулъяулыгымны алып, тирләгән йөземне сөрттем. 15-20 минут хәл җыйгач, караңгы урам буйлап өйгә таба атладым. Бу хәл турында өйдәгеләргә әле дә булса сөйләгәнем юк.

Рәис ЯКУПОВ,

Чаллы шәһәре

Комментарии