Сихерле бәхет

Сихерле бәхет

(Әлеге хикәядәге аерым эпизодлар гына реаль вакыйгаларга нигезләнгән. Сихер, имчелек, аларга мөрәҗәгать итүчеләр аң булсын иде)
Караңгылык. Куе урман. Дәү чыршылар артыннан бер нокта күренде. Ул зурая барып тәгәрәп каршыга килә һәм әкиятләрдәге кебек бөтерелеп, җанвармы, кешеме икәнен аңлап булмый торган ниндидер бер затка әверелеп торып басты. Караңгы томан арасында гәүдә төзелеше аермачык тоемланмый, әмма озын бармаклары һәм тырнаклары анык күренә. Албасты караңгылык аша йөзеп кенә якыная бара. Тиздән килеп җитәчәк. Котчыккыч, болай да иләмсез озын куллар һәм тырнаклар тагын да озаеп сузылып, якын килгәнче үк Алинәне капшарга омтыла, бумакчы була. Алинәнең тыны кысыла. Ул карыша, әмма көче җитми. Качмакчы була, ләкин кузгалырга, аяклары кадакланган кебек. Кычкырмакчы – тавышы чыкмый. Кымшана да алмый, каккан казыктай язмышының ни белән төгәлләнәсен көтә...
Караңгылык артында кояш нурымы, ниндидер яктылык күренгәндәй булды. Шомлы караңгы томан эчендәге иләмсез карачкы да шул якка борылып карады һәм болыт булып таралып юкка чыкты. Әмма Алинәнең колагында әле хушлашмыйбыз, дигән иләмсез тавыш ишетелде. Ул күзләрен ачты. Ирен көтеп, куркып яткан җирдән йоклап киткән икән. Өсте ачык, әмма муенына уралган юрганына чытырдатып ябышкан. Хәтта бармаклары авыртуын тойды. Мондый төшне инде күп еллардан бирле күрә ул. Монысы да шул ук. Манма тиргә батып исәнгерәп ятканда, ул үзенә якын килүче ирен күреп алды: мөгаен, теге җан ияләренең сүзе булмаган, иренең сүзләрен ишеткән ул. Әле ярый ире кайткан, нишләтерләр иде теге пәриләр... Туйды, арыды ул, төнне куркып көтә ул хәзер. Шушы төш баш өянәгенә китерде. Хәер, ире тарафыннан кыйналулар да аның сәламәтлеген тулаем җимерде инде. Ул бүген тере мәет. Кызы да чыгып китте, әнисен күрә алмый. Әтине син генә боздың, безгә дә рәхәт күрсәтмәде, син дәшмәдең, ди. Кайтканы юк. Улы армиягә китте. Хаты юк. Әй, язмыш. Нишләттең син, мин нишләдем, бик нык ялгыштым, дип уйлап алды Алинә. Һәм шунда ирен күреп, тагын куырылып килде. Тегесе саташып ятучы хатыны янына килеп баскан иде инде. 
– Нәрсә, газиз иреңнең кайтканын көтеп тормыйча йокы бүсәсең. Тор хәшәрәт. Син, бары син генә минем бәхетемне җимердең. Тор!
Аягында көчкә басып торган ир хатынны аягыннан сөйрәп төшерде. Алинә илереп еларга тотынды, ләкин ир бүген нык бетәшкән иде, аягында көчкә басып тора. Ул бушаган урынга ауды да, гырлап йоклап та китте. Алинә кабаланып торып басты. Бүген кыйналмый калуына сөенеп, әмма һаман да төше тәэсиреннән арына алмый бер урында басып тора бирде. Бераз ирен күзәтеп басып торганнан соң, залга чыгып киемнәре белән диванга ауды. Әмма күзенә йокы керми иде инде. Ул утны да сүндерергә куркып, күзен йомарга батырчылык итми, уйланып утыра бирде. Матур киләчәк юраган иде бит ул үзенә... 
...Өзелеп яратты ул Расихны. Әмма Расих кына аның ягына борылып карамады. Аның мәхәббәте Нәфисә иде. Ничекләр генә тырышып карамады Алинә. Расих аның илтифатын күрмәмешкә салышып атлап кына үтә иде, кайчагында әрсез кызга ачуы килгәнен дә сиздереп-сиздереп алгалый. Ләкин Алинә туктамады. Барыбер үземнеке итәм, дип антлар эчеп, Расихны эзәрлекләвен дәвам итте. 
Ерак түгел Мари республикасы башлана. Анда бик көчле имче карчык булуын ишетеп белә иде ул. Тирә-яктагылар әйберләре югалса да, сырхаулансалар да аңа йөри һәм әллә нинди куркыныч нәрсәләр сөйлиләр. Имеш әби үзе дә җен карчыгына охшаган... Чирканыч карау да. Кара мунчасында гына кабул итә...
Алинә бар батырлыгын җыйды да, аны сөймәгән сөйгәненең һәм Нәфисәнең карточкаларын алып шунда китте. 5 меңлек җитәдер дип уйлап, аны кесәсенә тыкты. Егетләрнең игътибары бар иде үзенә. Ләкин Алинәнең күзләренә берсе дә күренмәде, аңа бер Расих кына кирәк иде. Үзенә илтифат белән караган Радикны машинасы белән алып баруын сорады, аңа йөзегемне югалттым, шуны табасы иде, дип алдады. 
Әби чып-чын җен карчыгы икән шул. Аны күргәч Алинә икеләнеп үк калды. Ялгышмыймы?! Әмма шапшак сәләмәләргә төренгән, төймәләре коелып беткән иске-москыны булавкалар белән генә эләктереп куйган, әкиятләрдәге убырлы карчыкныкы сыман кәкре борынлы, кылый күзле ямьсез битен пычрак яулык астыннан тырпаеп чыккан юылмаган чәчләре яшерергә тели сыман... 
– Ник килгәнеңне беләм, ниятең шакшы икәнен үзең дә белгәнсең, ә килергә җөрьәт иткәнсең, әйдә киттек, – диде ул тез буыннары калтырап торган кызга. Кыз ирексездән ни кылганын да белми, аның артыннан мунчага иярде. 
Бер як стенаның түшәменә якын бер урында кечкенә тәрәзә уемыннан төшкән саран яктылык кара корымга баткан мунчадагы сары-кара томанны эретә алмый интегә сыман иде Алинәгә. Идән-сәкеләр әллә нинди мөгезләр, кипкән үләннәр белән тулы. Караңгылыкка бераз күз эленгәч, ул почмакларда аунап ятучы елан тиреләрен һәм башларын, кипкән бакаларны, бер почмакта болан мөгезен абайлады. Куркуыннан өнсез калган кыз кире чыгып китәргә батырчылык итмәде. Ә карчык торган саен убырлыга әверелә бара сыман иде. Шунда ул кинәт кенә борылып, карлыккан тавыш белән эндәште:
– Нигә килгәнеңне беләм, ни алып килдең? 
– Карточкаларын. 
– Беләм аларын, миңа тәгаенләнгән биш мең сумың гына җитмәс, әнә кулыңдагы алтын йөзегең дә кирәк булыр...
– Балигъ булгач әтисе бүләк иткән йөзекне кызганып дертләп куйды ул. «Кызым, минем төсем итеп сакларсың, үз кызыңа, минем оныгыма бүләк итәрсең. Ә ул үз кызына. Бу йөзек, гади түгел. Бик кыйммәтле ул. Бик яхшы танышым – өшкерүче мулла белән бергә сайлап алдык. Ул укыды да. Буыныбызның хатын-кыз тармагын саклар ул. Бик яраткан кызым булдың. Югалтма», – дигән иде бит... Аңа ни дип җавап бирер?!
– Кызганычмыни?! Син яман эш белән йөрисең. Булыша алам. Әмма сүземне тыңламыйсың икән, әнә ишек...
Кыз бармагындагы йөзеген ничек салып биргәнен сизми дә калды. Кесәсендәге 5 меңлекне дә сузды. Ярар, әнә Радикка да йөзегем югалды, дигән иде бит. Шулай язган. Әле алыр, икенчеләре, тагын да яхшыраклары, кыйммәтлерәкләре булыр. Ул гына бәхетле булсын. Ә ул бары тик Расих белән генә бәхетле була ала.
– Яхшы, хәер бер яхшылык та күрмим. Кая китер фотоларны! – диде убырлы төксе генә.
Карточкаларын кулына алгач, ул аларга озак кына текәлеп торды.
– Чиста күңелле кешеләрнең язмышын җимерәсең. Хәер, бу кызның язмышы җимерелмәс, ул рәнҗер генә. Ә рәнҗеш һавада асылынып калмый ул. Бу егет белән бергә булырсыз. Калганын әйтмим. Үзең теләп алган язмыш, үзең сатып алган тормыш, – дип хихылдады җен карчыгы.
Алинә торып чыгып китмәкче иде дә, әби аны туктатты:
– Китсәң дә, син ярты аягың белән монда. Әйберләреңнән дә колак кактың.
Кыз язмышына буйсынып әбине тыңларга кереште. Тегесе шәмнәр яндырып, шул шәмдә ниндидер үләннәр төтәтеп, сасы ис чыгарды. Кызның башы әйләнеп китте. Шул сасылык, шакшылык эчендә ул әбинең нидер укыганын, ниндидер хәрәкәтләр ясаганын шәйләде. Алинә биргән рәсемнәрнең йөрәк турысын шәм утында кыздырып алды. Бераз тын утырды. Болай да чирканыч карчык, тәмам өтәләнеп, алҗып калган иде. Кечкенә генә пакетка киштәдәге капчыктан чеметеп ниндидер порошок салып, кызның кулына тоттырды да, хәлсез генә дәште. 
– Бар кайт, бу онны егетеңнең эчемлегенә сал, үзе сизмәсен. Беркем дә белмәсен. Хәйләсен табарсың. Егетең шунда ук үзеңә тагылыр. Аның кызы бәхетсез булмас. Ә менә сез, хәер, монысы синең өчен мөһим түгел икәнен мин күреп торам. Сукыр син. Бар кит. Ә бу карточкалар миндә кала. 
Ул аларны ерткалап учакка атты. Кыз ишек бусагасын атлаганда артыннан кычкырып калды:
– Әй, Ходаның гаять зур гөнаһлы бәндәсе, онытма, бу сихерне беркем дә юкка чыгара алмаячак, миннән башка. Үкенсәң, килерсең. Үкенерсең, белеп тор. Бәхетең бик татлы булыр, әмма озак булмас. 
Радик Алинәне күргәч, аптырап калды.
– Ни булды? Йөзеңдә кан калмаган. Нишләтте теге җен карчыгы. Бармаска кирәк иде, аны бик куркыныч кеше дип сөйлиләр. Гөнаһ тадыр әле аңа мөрәҗәгать итү. Табыла дидеме соң йөзегеңне?
– Табылыр. Бик истәлекле йөзек ул. Шуңа борчылган идем, ярый инде. Әйдә кайтыйк. Кешегә сөйләмә монда килгәнне! Әти белсә, читен булыр аңа. Аның бүләге иде.
Бер-ике көн уйланып йөрде дә, тынычланды Алинә. Расих дип җанын фида кылырга да әзер иде шул ул. Оста гармунчы, әдәпле, тәртипле. Әти-әниләре дә абруйлы укытучылар. Мәктәптә бер сыйныфка югары укыган чибәр Расихтан башлангыч класслардан ук ул күзен ала алмады. Нигә дип шул кадәр идеаллаштыргандыр, нигә шул дәрәҗәдә саташкандыр, Алинә үзе дә аңламый моны. Һәм ул үзенең бәхете өчен теләсә нинди юл белән көрәшергә әзер иде. Иң элек аларның Нәфисә белән араларын бутарга кирәк иде. Тырышты бу яктан да, әмма барып чыкмады. Расих белән Нәфисә араларына гайбәт кертмәделәр, бер-берләренә бик ышаналар иде шул. Аларга карап сокланмаган кеше булмагандыр авылда. Расих укырга техникумга керде, авылга кайтырга, инженер булырга иде теләге. Ә Нәфисә укытучы булырга институтка китте. Моңарчы гел бергә булган пар, хәзер ара-тирә аерылгалашып та торалар. Ялларга кайтсалар да, кайчагында кайсысыдыр кайта да алмый кала. Шундый ялгыз ялларның берсендә Алинәләр классыннан бер егетнең армиягә озату кичәсендә Расих Нәфисәсез генә иде. Гармун уйнап бик күңелле утырды алар. Алинә дә бөтерелде, шат иде. Ул бәйрәмнән генә түгел, ниятен тормышка ашырырга җай чыкканга сөенә иде. 
Мәҗлес шактый кызып, яшьләр биергә чыгып киткәч, ул өстәл җыештырышырга алынган ният белән өйдә кеше юклыктан файдаланып, Расихның чәркәсенә теге зәхмәтле порошокны койды. Ул көбек чыгарып алды да, бик тиз эреп юкка чыкты. Инде буташтырырга, югалтырга гына ярамый. Ул арада яшьләр табынга кереп утыра башлады. Шунда Алинә үзенә дә шәраб коеп Расих янына чүкте. Әйдә, Расих, син инде миңа карамадың. Бәхетле булыгыз. Мин озакламый шәһәргә китәргә ниятлим. Юллар аерылыр. Сез дә бәхетле булыгыз, миңа да бәхет насыйп итсен. Әйдә шуның өчен...
Үзе шәрабны каплап куйды. Расих бу тәкъдимгә бик сөенде, ул туйган иде инде бу кызның эзәрлекләүләреннән. Егетләр дә көлә, бу хакта белмәгән кеше юк... Ниһаять алар тынычлыкта калачак. Нәфисә дә борчыла иде юкса... Расих та: «Рәхмәт, аңлавыңа. Син дә бәхетле бул, аңа хакың бар!» – дип рюмкасын эчеп куйды. Һәм гармунын сузып җибәрде.
Яшьләр тәмам кызышканнар иде инде. Әмма мәҗлес ахырында гел күз алдында бөтерелгән Алинәне күреп алды Расих. 
– Алинә, әйдә, үз гомеремдә бер генә тапкыр булса да, сине озатып куыйм, – дигәнен сизми дә калды.
– Ярар соң, беренче һәм соңгы тапкыр, – дип нәзакәтләнде Алинә. 
Тик бу озату туры өйгә кайту булып чыкмады. Алинә үзенең шашып сөюе турында сөйләде. Хәтта кызлык горурлыгын да онытты. Ә салмыш Расих шулай үзенең капкынга эләгүен сизми дә калды. Бакча артларын, болыннарны урадылар. Капка төбенә җиткәч, Алинә Расихның муенына ташланды... Һәм Расих үзенең Алинәләрнең печәнлегенә ничек килеп эләккәнен сизми дә калды. Иртүк уянып киткәндә аның кочагында яткан Алинәне күреп ул сикереп торды. Нәфисәгә ничек күренермен дип коты очты.
Нәфисәгә җиткергәннәр иде инде. Монысының да чарасын Алинә күрде. Нәфисә бу хыянәтне гафу итә алмады. Сирәгрәк кайтты авылга да. Расих мәҗбүридән мәҗбүри Алинә белән калды. Алинәнең авырлы икәнлеге беленде. Һәм Расих өйләнде. Туенда үзенең нинди ялгышлык кылганын аңлады, әмма соң иде инде.
Укуын тәмамлады. Ул арада хатыны икенче балага авырлы иде. Шуңа армиягә алмадылар. Авылда инженер булып эшли башлады. Хатыны рәтле эшкә керергә җыенмады. Фермага барып карады. Авыр, дип туктады. Колхоз идарәсендә идән юучы булып йөрде. Ә Расих йөрәк ярасын басар өчен аракыга ияләште. Әтиләре дә аракыны үз иткән кешеләр түгел, ә Расих торган саен тирәнрәк бата барды. Аек вакытында хатынына битараф иде ул, чит ят бер зат итеп кенә карады. Ә менә исергәч хатыны аның күзләренә җен булып күренә иде. Кулын күтәрә башлады. Өйдә тынычлык качты. Балалар да өйгә тынычлык алып килмәде. Расих аларны какмады, сукмады. Әмма кызы да, улы да әниләрен дә, әтиләрен дә ят иттеләр. Әнә кызы авылны бар дип тә белми хәзер. Телефоннан да шалтыратып алмый. Уллары армиягә китте дә, шуннан Украинага контракт төзегән. Бу хакта да әти-әни кешедән ишетте. Расихка олы тавыш чыгарырга бер форсат булды ул. Димәк, улы да кайтмаячак. Әти-әниләре исән чакта җиңелрәк иде әле. Алардан соң хәлләр тагын да авырлашты... 
Диванга терәлгән килеш шушы үткән тормышын күз алдыннан үткәрде Алинә. Мондый төннәр беренчесе генә түгел инде. Берүк тормыш агымы кино тасмасыдай шулай бимазалый аны...
Ә Нәфисәнең тормышы матур диләр. Ире баш табиб, үзе мәктәп директоры. Авыл кешеләренә дә гел ярдәм итеп торалар. Балалары тәртипле, югары уку йортларында укыйлар. Әниләре дә игътибар үзәгендә. Расих бу хакта ишетеп тора. Өйләнешкәнче үк Нәфисә белән сөйләшү җаен да эзләп караган. Нәфисә ишетергә дә теләмәгән.
Алинә аңлады ничә язмышны җимергәнен. Үзенең сукыр мәхәббәт корбаны булганын да. Югыйсә, егетләр игътибары булды үзенә. Алинә күрергә теләмәгән шул егетләр дә бүген көнләштерерлек тормыш корып яшәп ята. Мари әбисенең бу сихерне миннән башка беркем дә чыгара алмаячак, дигән сүзләрен дә хәтерли ул. Барды ул карчыкны эзләп. Тик ул үлгән иде инде. Аның урынында кызымы, туганымы калган. Анысы Убырлы карчык дәрәҗәсендә үк түгел. Әмма Алинәгә карап торды да:
– Сине кисәткәннәр бит яман гамәлең турында. Бу сихерне мин ала алмыйм, беркем дә ала алмас. Чөнки ул бу пычракны үзенә генә күчерә ала, ә аннан чистарына алмаячак. Андый имче юк. Апам үзе чыгарып, язмышыңны дөресли алган булыр иде. Инде соң. Килеш язмышың белән. Бик зур гөнаһлы булгансың. Сукырлыгың аркасында үзеңнекен дә, кеше бәхетен дә җимергәнсең. Синең бәхет юлың булган... Шайтанга ияргәнсең, – диде төксе генә. 
Имче нидер укынып аңа бер савыт су, ниндидер үләннәр, тоз тоттырды. Шуны бергәләп кулланыгыз. Хәлегез җиңеләер, әмма төзәлмәс. Юлыңда бул! – дип Алинәне куып диярлек чыгарып җибәрде.
Шул суларны эчеп, тозларын, үлән чәйләрен эчә торгач, өйгә берникадәр тынычлык иңде. Расих та берара аек йөрде. Әмма сүзсез калды. Үз эченә бикләнде. Алинә ничек кенә тырышмасын, аның йөрәгенә үтеп керә алмады. Гафу да сорап карады. Расих ишетмәде. 
Шулай көннәрне Алинәне эзәрлекләгән куркыныч төшләре белән төннәр алыштыра торды. Авыл халкы да читләште Алинәдән. Аңа үзенең гөнаһы турында беләләрдер кебек тоела иде инде.
... Ул төнне Алинәне куркыныч төш йөдәтмәде. Киресенчә, яктылык, нур бөркегән аланлыкта дип күрде ул үзен. Әмма аланның аргы очында теге кара урман күренеп тора иде. Һәм ул куркып шул якка күз ташлады. Ни күрсен, алпан-тилпән атлап, аякларын чак сөйрәп шул караңгылыкка аның Расихы кереп бара... Ул сискәнеп сикереп торды. Йә Аллам, Расих янында икән. Хәйраннан эчкәне юк бит инде. Йоклап ята. Алинә торып, киенеп, чәен йотты да, кеше күренгәнче дип, колхоз идарәсен җыештырырга чыгып китте. Күңеле тыныч түгел. Эшен тиз-тиз бетереп өенә ашыкты. Өйгә керде, Расих торган, урыны буш. Чәй дә эчмәгән. Кабаланып каралтыга чыкты, утын сараена күз ташлады... Һәм тез чүкте. Анда Расих эленеп тора иде...
... Җеназага күрше авыллардан да җыелдылар. Яхшы кеше, яхшы инженер иде Расих. Балалары да кайтты. Алар бу дөньяга битараф кебек иде. Тик яшьле күзләре генә тирән борчылуларын күрсәтә, ләкин аңлашылмый: әтиләрен озатугамы, әллә бәхетсез, караңгы балачаклары өчен елыйлармы... Алинә үз-үзен белештерер халәттә түгел. Елый да алмады, ни әйтсәләр дә баш кагып сүзсез генә җаваплады. Хәер, аңламый иде бугай ул ни әйткәннәрен, ни сөйләшкәннәрен дә. Аның башында бер генә уй бөтерелде: ничек акылдан шашмаска... 
Менә ул болын кадәрле өйдә бер үзе хәзер. Теге төшләрендәге убырлылары белән япа-ялгыз. Балалары да озак тормады. Улы Украинада, кайтырга исәбе юк. Әниләре белән салкын гына саубуллаштылар да китеп бардылар. Алинә шулай тере мәет булып язга кадәр яшәде. Тик көннәрдән беркөнне юкка чыкты. Эзләп тә таба алмагач, теге мари имчесенә бардылар. «Ул юк инде. Таба алмассыз. Аны җир йоткан. Ташуга аккан...» – диде карчык. Тагын нидер әйтмәкче иде дә, тыелып калды... Кем белә, бәлкем шундый фаҗигале язмышны сатып алды ул, дияргә теләгәндер... Сихер ярәштергән бәхет җимереклеккә илткән юл булып чыкты. 
Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии