ДЕПУТАТКА ЗАКОН ЮК

ДЕПУТАТКА ЗАКОН ЮК

«Бу законны кем өчен генә чыгаралардыр», – дип әйткәнегез юк икән, димәк, сез Русиядә яшәмисез. Адым саен бер гыйбрәт, почмак саен законсызлык булганда, шулай дип әйтми калып кара! Тәк-тәк, кем чыгара соң әле ул законны? Депутатлар түгелме?! Нәкъ менә шуңа күрә алар кагылгысызлыкка иядер дә әле. Үзләренә кагылгысызлык яулап, закон чыгарып куйганнар да, утыралар хәзер бөтен законга өстән төкереп. «Аңа суд та юк, чурт та юк», – дип шулар хакында әйтәләр булса кирәк!

ХАЛЫКНЫ МЫСКЫЛ ИТЕП…

Газетага Казан шәһәренең Ямашев урамында урнашкан 51нче йортның ТСЖ (Торак милекчеләре ширкәте) рәисе Ләлә ханым Хөсәенова мөрәҗәгать итте. Бу ширкәт әгъзалары инде 2008 елдан бирле законсызлык белән көрәшеп арган һәм әлегәчә бернинди уңай нәтиҗәгә ирешкәннәре юк икән. Ирешерләр иде дә, бәлки, әгәр дә кадәр белән судлашып йөрмәсәләр.

Ямашев урамындагы бу йорт 2007 елда бик күп кимчелекләр белән кулланылышка тапшырылган. Шул китек якларның берсе – бу йортның җылыту системасы. Ул проектта идеаль итеп күрсәтелсә дә, ахыр чиктә бик үк идеаль булып бетмәгән. Төзүчеләр фикеренчә, кайбер фатирларда ак аюлар яшәргә тиеш булган, күрәсең! Йортны кабул итеп алган комиссия дә шулайрак фикер йөрткән булса кирәк… Нәтиҗәдә, җылылык системасындагы кимчелекләрне ачыклау, аны хәл итәргә тырышу ТСЖ җилкәсенә төшә. Алар йоклап ятмый, 2008 елда ук йорт төзү өчен җаваплы булган берләшмәне судка бирә.

Шул ук елның 27 маенда булган суд карары нигезендә, «ПСО «Казань» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте йорттагы җылыту системасын рәткә китерергә тиеш була. Тик, җавапка тартылган ҖЧҖ үз эшен башларга ашыкмый. Алар артыннан йөреп арган ТСЖ бөтен җылыту системасын үз хисабына башкара. «Үз хисабына» дип язып кую миңа гына җиңел! Ул бит шушы йортта яшәүче халык акчасы, алардан тиенләп җыелган сумнарга, дигән сүз.

2011 елда Ямашев урамындагы 51нче йорт торак милекчеләре ширкәте шушы ук «ПСО «Казань»ны тагын бер кат судка бирә. Бу юлы инде суд карарының 4 ел буе үтәлмәве моңа нигез була.

– Безгә хәзер шушы җылылык системасын рәткә китергән өчен тотылган чыгымнарның бер өлешен булса да кайтарырга кирәк, чөнки аларның суд карарын үтәвен көтеп, 4 ел буена, без халыкны җылылык системасын рәткә китермичә яшәтә алмый идек. Хәзер инде элеккеге суд карарын үтәү мәсьәләсе актуальлеген югалтты да. Әгәр алар яңадан җылылык системасын рәтләргә, проект нормаларына китерергә тырышып тотыналар икән, бу күпкә кыйммәткәрәк төшәчәк һәм, алар аны бик яхшы башкарып чыгар да, артларыннан яңадан эшләп бетерергә туры килмәячәк, дип беркем дә әйтә алмый, – ди ТСЖ рәисе Ләлә Хөсәенова.

Йортның кимчелекле яклары җылылык системасында гына, дип уйлый күрмәгез. Кисәкләп-кисәкләп коелучы штукатурка, ярылган диварлар, идәнгә дөрес беркетелмәгәнгә, сынып таралып беткән плитәләр… Боларына да ТСЖ экспертиза уздырып, ремонт эшләре өчен «ПСО «Казань»нан акча алырга җыена.

ЭТ – ЭТКӘ, ЭТ – КОЙРЫККА

Бу эшләр турында сөйләгәндә иң мөһимен әйтергә онытып торам икән. «ПСО «Казань» җәмгыятенең генераль директоры – Равил Җиһаншин – Татарстан Республикасы Дәүләт Думасы депутаты. Депутат кешенең 4 ел дәвамында арбитраж суд карарын үтәмәвенең сәбәбе бер генә була ала – законны санга сукмау. Алай гына да түгел, суд карарын үтәмәү өчен аны җинаять җаваплылыгына да тартып булмый, чөнки ул депутат кагылгысызлыгына ия. Менә шул өстенлектән файдаланып, ул гади халыкны мыскыл итә, өстән аска карап, алар «битенә төкереп яши». Әлбәттә, закон чыгаручы системада утырган кешенең законга мөнәсәбәте шундый булгач, нишләп әле башкаларныкы яхшырак булырга тиеш?

ТСЖ шушы суд карарының үтәлмәвенә зарланып кайларга, нинди генә хатлар язмаган инде. Бюрократиянең, кәгазь боткасының файдасы булса икән… Әйтик, Федерациясе Президентына юлланган хат Татарстан Республикасы прокуратурасына кайтарылган, ә алар исә бу хатны Яңа Савин район прокуратурасына җибәргән. ТР прокурорына дип, аерым җибәрелгән хат та шул ук юлдан киткән. (Ахыр чиктә, прокуратурадан килгән җавап хатында Равил Җиһаншинның депутат булуы әйтелә һәм аңа карата җинаять эше ачу мөмкин түгеллеге ассызыклана. Суд карарын суд приставлары үтәтергә тиеш һәм «ПСО «Казань» үз бурычларын түләмәүдә нәкъ менә приставлар гаепле икән.)

Яңа Савин районының суд приставлары бүлекчәсенә килеп, депутатка карата җинаять эше ачуны сораган ТСЖның үтенечен 2012 елның сентябрендә кире кагалар. Бер ай чамасы узгач кына җинаять эшен кузгатуны кире кагу турындагы карар, прокурор урынбасары тарафыннан яңадан каралып, уңай чишелеш таба һәм Яңа Савин районының тикшерү бүлекчәсенә җибәрелә. Әлегә кадәр алардан бернинди хәбәр дә юк.

Суд приставлары да йоклап ятмый үзе. Алар депутат әфәндегә «хатлар» яза, үзләре янына килүне таләп итүче повесткалар җибәрә, эш урынына да шалтырата… Әле узган елның декабрь аенда гына аның Русия Федерациясе чикләреннән узу мөмкинлеген дә чикләгәннәр инде. Тик депутат кына беркайда да юк! Үзем дә эзләп карадым аны, сәркатибе һәрчак: «Урынында түгел», – дип җаваплый. Кыскасы, Равил Җиһаншин, әйтерсең, җир белән күк арасында эленеп калган да, ни халыкка, ни Ходайга «недоступен»!

Дәүләт Советына җибәрелгән хат исә, Татарстан Республикасы суд приставлары федераль хезмәтенә һәм, рәсми җавап алу өчен, «ПСО «Казань»ның үзенә юлланган.

Менә шушында инде, Фәрит Мөхәммәтшиннан куркыпмы, «ПСО «Казань» директоры җавап юллый. Анда болай диелгән:

«Ямашев проспектындагы 51нче йортта урнашкан җылылык системасын рәтләү һәм элеккеге суд карарын үтәү мөмкин түгел, чөнки суд утырышлары әле дә бара. ТСЖ элеккеге суд карарыннан баш тартып, аны натуралата алуны кире какты һәм хәзер бездән бу эш өчен акчалата түләвебезне сорый. Моңарчы суд карарын үтәмәвебезнең сәбәбе: 51нче йорт буенча урнашкан ТСЖ үз таләпләрен гел үзгәртеп торды һәм суд карарын үтәү өчен кирәкле «исполнительный лист»ны үзенә соратып алды. Әгәр алдагы суд аларның таләпләрен канәгатьләндерүче карар чыгарса, ул закон нигезендә тормышка ашырылачак».

Белмим, моны имзалаганчы (үзе язу турында әйтеп тә тормыйм) Равил Җиһаншин хатны укып чыккандырмы, юктырмы, ләкин 2013 елның 21 гыйнварында язылган хатта «киләсе суд 2012 елның 14нче февралендә булачак», дигән сүзләр дә бар.

ТСЖ ничек яши?

Ләлә ханым Хөсәенова белән сөйләшеп утырганда, ул бөтен моң-зарын чыгарып салды.

– Алданган «дольщиклар» турында күп сөйлиләр, алар бөтенләй тораксыз да, акчасыз да калгач, кая гына бармый. Хөкүмәт әле барыбер андыйларга ярдәм итәргә тырыша. Ә менә бик күп җитешсезлекләр белән кабул итеп алынган күп фатирлы йортлар турында беркем кайгыртмый. Менә безнең йортны да (Ямашев проспекты 51нче йорт турында сүз бара) 10 подъездлы итеп, 2001 елдан 2007 елга кадәр салдылар. Эш барышында, «сәләтле» һәм «гаҗәп акыллы» төзүчеләр кайда нинди экономия ясап була, барысын да ясаган. Шушы еллар эчендә алар барлык подвалларны сатып бетерергә, техник катларның кайбер өлешләрен сатарга, җылылык, су бирү системасын проектта күрсәтелгәненнән бөтенләй үзгә итеп ясарга һәм башкаларны эшләргә җитешкәннәр. Тышкы канализациянең600 метрыһәм85 метрҗылылык челтәре йорт балансында калды. Аны без үз акчабызга эшләдек. Йортны кабул итеп алганда комиссия нәрсә карагандыр… Аннан бирле инде ничә ел узды. Бик күп, бик күп эшләр шушында яшәүче кешеләр хисабына башкарылды. Дөреслек эзләп судларга йөрдек, ләкин берни үзгәрмәде. Гәрчә, закон безнең якта булса да. Әнә шул Җиһаншиннар кабул иткән закон бит инде ул! Приставлар һәм прокурорлар закон үтәлеше артыннан гына тикшерергә тиеш, ләбаса.

Матбугат чараларында да еш кына коммуналь түләүләр, ОДН турында язалар. Бөтен түләүләрнең «чишмә баш»ын, нишләптер, ТСЖларда күрәләр. Нишләп соң беркем дә әллә ничәшәр фатирлы хуҗалар турында сүз кузгатмый? Менә шундый фатирларда бөтенләй теркәлмәгән кешеләр яши, ә алар счетчик күрсәткечләрен безгә тапшырмый һәм коммуналь хезмәтләр дә теркәлгән кеше санына карап кына түләнә. Фатирда 1 теркәлгән кеше булса да, анда 2-3 кеше яши. Шулай булгач, андый фатирлардагы электр энергиясе, су кулланылышы күбрәк килеп чыга бит. Хөкүмәтнең 2011 елда ук кабул иткән карары нигезендә, фатирда кеше саны арту белән фатир хуҗалары 5 көн эчендә безне дә кисәтергә тиеш. ТСЖ хезмәткәре фатирда теркәлмичә яшәүче кешеләрне ачыклый алса да, аларның анда яшәвен дәлилләү бик кыен. Күршеләр шахит буларак барырга теләми, полиция чакырсаң да, фатирда яшәүчеләрнең ишек ачмаска һәм аны бөтенләй эчкә кертмәскә хакы бар. Ә бит шушы кешеләр кулланган бөтен ресурслар ОДН булып башкалар җилкәсенә дә ята. «Нишләп матбугат чаралары шушы әйберләр хакында язмый?!» – диде ул.

Бу язманың максаты – ниндидер дөреслек эзләү түгел, чөнки, Равил Җиһаншин язгандай, дөреслек эзләүче суд эшләре дәвам итә. Бары тик депутат кәнәфиендә утыручыларның ни рәвешле халыктан көлеп яшәвен күрсәтергә теләдем. Шушы бер кеше аркасында 400дән артык фатир хуҗасы никадәр зыян күргән, күпме хәләл акчасын кемнеңдер хаталарын төзәтү өчен чыгарып салырга мәҗбүр булган. Законны үтәүдә үрнәк булырга тиешле депутат бу очракта гыйбрәт булып чыга түгелме?!

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

Комментарии