Зур югалту…

Зур югалту…

Коллективыбыз әле шок хәлендә. Инде редакциябезнең якын дустына әверелгән тагын бер авторыбызны югалттык. Аның язмалары күптәннән чыгып килде. Әмма ул безнең өчен таныш булмаган, билгесез автор булып бик озак йөрде. Укучыларны саллы, мавыктыргыч язмалары белән сыйлаучы авторыбызны күрәсе, танышасы килеп шактый яшәлде. Көннәрдән бер көнне ул үзе шалтыратты редакциягә. Әлбәттә, без аннан редакциябезгә кереп чыгарга вакыт табуын үтендек. Килде ул. Әдәп саклап кына сөйләшә. Аралашкан арада шуны сиздем һәм уйлап куйганым хәтердә: бу кеше башкаларга комачау тудырмагаем, дип яшәүчедер ахыры. Андыйлар ярдәмчел, кече күңелле була. Менә шуннан соң Рәхимҗан абый белән ешрак аралаша башладык. Ә ул безгә язмаларын кочагы белән җибәрә башлады: басып кына өлгер. Рәхимҗан абыйның шушы кыска гына аралашу вакытында «Эх, элегрәк аралашмаганмын сезнең белән. Күп язмаларымны башка редакцияләргә юллап вакыт үткәрдем. Кыю, тынгысыз редакция дип күзаллый идем сезне. Газетагыз да дәрәҗәле. Минем өчен монда яза алу – зур бәхет», – дип кабатларга ярата иде.

Соңгы 2 атнада Рәхимҗан абый ешрак шалтырата башлады. Тик никтер сәеррәк сөйләшә башлады ул. Бу хакта кызларга да әйтеп өлгердем. Ул чакта сәер тоелса, бүген аңладым: бу аның шулай безнең белән бәхилләшүе булган икән. Телефон аша сөйләшүләр каядыр китәсе кеше белән аралашуны хәтерләтә иде шул. Мондый тонны һич аңламадым, аңлатма бирә алмадым ул чакта. Инде узган атнада барын да аңладым.

Рәхимҗан абыйның телефоны тагын шалтырады. Ләкин анда күңелсез генә хатын-кыз тавышы. Рәхимҗан абыйның кызы Әнисә икән. Ул коточкыч хәбәр җиткерде. Капыл гына килеп чыккан рәхимсез авыру Рәхимҗан Әгъләмҗановны безнең арадан бик вакытсыз мәңгелеккә алып киткән. Әле яңа гына 65 яшьлек юбилеен уздырган бит.

«Каядыр ашыккан, өлгереп калыйм дип кабаланган кешене хәтерләтте ул соңгы вакытта. Язмаларында да әйтеп өлгерим төсмере тоела», – иде диделәр редакциядәге кызлар да соңгы вакыттагы аралашудан чыгып.

«Бәхетләрегез ташып торсын! Гаделлек өчен көрәшү бик авыр эш, теләсә кемнең кулыннан килми. Зур уңышларга ирешегез, шатлыкларга күмелеп яшәп, йөзләрегездән елмаю китмәсен. Тазалыкта-байлыкта яшәгез. Барлык хыялларыгыз тормышка ашсын. Сез – алтын кешеләр, бу дөньяны бизәп яшәвегез өчен генә дә зур рәхмәт!» Бу Рәхимҗан абыйның күптән түгел социаль челтәрдәге минем битемә кереп калдырган теләге.

Соңгы вакытта бик күп язды. Язмаларын кабул итеп, укып чыгарга да өлгерми башлаган идек. Инде менә ул юк. Ничектер бер зур куәтле елга кинәт агудан туктаган шикелле булып калды. Укучыларыбыз Рәхимҗан Әгъламҗановның әйтергә теләгән сүзләрен әле бик озак укырлар. Язучының бәхете шундадыр: инде гомер китабы ябылса да, тормыш җырын көйләүче китабы яшәвен, сөйләвен дәвам итә. Бу китапны бүгенге буын гына түгел, килер буыннар да кулларына тотып укыр.

Бәхил бул Рәхимҗан абый. Урының оҗмаһта булсын. «Безнең гәҗит», аның күп санлы укучылары сине онытмас. Аллаһы Тәгалә якыннарыңның тирән кайгысын кичерергә көч-куәт, сабырлыклар бирсен.

Тирән кайгыны уртаклашып, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

P.S. Рәхимҗан Әгъламжановның чираттагы бер язмасын да тәкъдим итәбез.

Украина аны да торгызган

2014нче елны көтелмәгән хәл була: Мавзолейда яткан Ленин бабай торып утыра. Каравылчы телевизорны сүндермичә генә йоклап киткән икән. Ә экранда Украина вакыйгалары шау итә: Киевта мәйданда яндыралар, кыралар, үтерәләр. Аянычлы вакыйгаларны ишетеп, үлгән кеше сикереп торырлык – халык гаделсезлеккә ризасызлык белдерә, ә бандитларны акча түләп яллаганнар. Бабабыз башта, сугыш бара, дип уйлый. Экранга карап, 2014не 1914 дип күрә. Охшаш бит. Әле Беренче бөтендөнья сугышы башланмаган икән. Алай дисәң, мондый техника ул чакта юк иде, бәлки, вакыт машинасы күрсәтәдер? Даһи кеше буларак, төрле кнопкаларга баскалап, барлык каналларны карый, дөньяны өйрәнә.

Әһә, Думаны күрсәтәләр. Инкыйлабка кадәр дә бар иде ул. Думать итә белмәгәнгә тараттылар. Чөнки, халык өчен кайгыртабыз, дип сөйләп, үз кесәләрен кабарттылар. Украинада олигархлар күп, дип, аларны чәйниләр бит әле, үзләрен белмиләр. Көлеп үләрсең – гаделлек турында сөйләшәләр. Оятсызлыкларына исең китәр: кайбер хакимнәр, түрәләр үзләренә айлык эш хакын 0,5 млн итеп, ялланган эшчеләренә 10000 итеп куя. Берәүләргә чәче белән җир себерсә дә юк, икенчеләр Урта диңгез утрауларында ял итүдән кайтып керми. Ярлы ярлылана бара, фатирына түләгәннән соң ашарга акчасы калмый диярлек. Бай байый гына. Уртача эш хакы 25000 дип мактанышалар бит әле! Медицина, уку, торак бушлай булырга тиеш иде, хәзер дә түләүле икән… Әһә, киләчәкне күрсәтә икән бу машина!

Әнә берәү үз-үзе белән сөйләшә, ычкынган, ахры, дип уйлый Ильич. Колагын тоткан – бик сызлый да бугай. Ә үзе нинди шат! Кесә телефоны белән 1000 км.дагы сөйгәне белән сайраша бит бу, сурәтен дә күрә, үбеп тә ала. Радиостанцияне һәм алгычны уч төбенә сыярлык иткәннәр – мең тапкыр кечерәйткәннәр – нанотехнология!

Берәү кулын җилкәсенә куйгач куркып китә, кеше түгел, робот икән. Ашарга китергән, рухларның ашамый икәнлеге әле программасына салынмаган. Кешечә сөйләшә, бөтен йомышыңны үти! Шикләнә кала бабабыз – үзләренең ялчы икәнен аңлап, бунт күтәрмәсеннәр тагын. Шартлаткычларны, пистолетларны әйбәт яшергәннәрме?

Кешеләрнең ризыкларына да шакката бабабыз – гел ясалма ризык.

Кызыксынып, телевизор экраннарында нәрсәләр күрсәтелгәнен карый. Вакыт машинасында сәяхәт итәм, дип уйлый. Киләчәкне алдан күрә алсаң, хаталарсыз яшәп булыр иде. 1990нчы елга кадәр илдә бөек төзелешләр бара. Якты киләчәккә өмет белән яшиләр, удар хезмәтләре турында рапорт бирәләр. Мыеклысы бик таныш – «Без булдырабыз!» – дигән корыч бабай. Аннары Брежнев бабай, үзе авыру килеш тә, илне дөнья лидеры итеп тота. Менә таза, аек, яшь Горбачев барысын да уздырыр төсле: «Прогресс тизләнәчәк, ил тагын да күтәреләчәк, бөтен кеше айныячак, һәр гаилә бушлай фатирлы булачак, күп акчалы эштә эшләячәк», – дип, су эчә-эчә сөйли.

Менә бит васыятьләремне үтиләр, бөек державага әйләнгәннәр, космосны яулыйлар, иң шәп ракеталар, самолетлар, танклар бездә. Безне бернәрсә дә җиңә алмаячак! 1990нчы елдан соң экранны җинаятьчеләр, эшсезләр, җимерек заводлар, колхозлар тутыра – сугыш, хаос китә. Бер җитәкче айнымас хәлдә дә идарә итә. Оешкан җинаятьчелек чәчәк ата, кланнар идарә итә башлый. Ленин бабай кайбер сүзләрне аңламый да, кулына сүзлек алып карый: мэр – шәһәр башлыгы, муниципалитет – район дигән сүз икән. Спекуляция бизнеска әйләнгән. Ата карак түгел, олигарх! 1990нчы елга кадәр экраннарны удар хезмәт, якты киләчәк тутырса, аннары экраннарны үтерү, талау, фахишәлек, акчага табыну баса. Акчаң булмаса, син кеше түгел. 15 туганны олы туганына каршы котырталар, күп кан коела, илебез Бөек Ватан сугышы белән чагыштырырлык зыян күрә. Партнерыбыз стратегиясе – Себерне яулап алу, үзебезне кол итү.

Халыкара хәлләрне аңлагач, Ленин бабай, егылып киткәнче дип, саркофагына барып ята. Моны беркем дә белмичә кала.

Рәхимҗан ӘГЪЛӘМҖАНОВ.

Комментарии