- 26.08.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №34 (26 август)
- Рубрика: Дөнья бу
Күз алдымда ничә кешене урамга куып чыгардылар, күпмесенең нервысын какшатып, шар ярып талаштылар бүген. Үземә дә таман гына төште: ишетмәгәнне ишеттем. Шәһәрара электричкалардагы бу әкәмәткә анда еш йөрүчеләр күнеккәндер дә инде. Чираттагы бер тавыш-гаугадан соң шуны тәгаен аңладым: үз хокукларымны белмим икән ләбаса. Хәтта шул контролер-кассирлар икәүләшеп җаныма тиеп, акча янчыгымны каерып алса да… Һәм андыйлар мин генә түгелдер.
Бу сүзләрне язганда, күбрәк студентларны күздә тотып әйтәм. Җәй көне бакчага йөрүче әбиләргә, ара-тирә шәһәргә килүче кунакларга алай ук эләкмидер. Ә менә биш ел буе шул төр транспортта йөрергә мәҗбүр булган мескен студент халкы арасында бер тапкыр да контролер белән каршылыкка кермәгән кеше юктыр. Хәтерлим әле: лекциядән биш минут алдан сорап китеп, билет алырга да җитешмичә, чабып вагонга килеп кергән вакытлар бар иде. Шундый чакта аңлатып кара син ул контролерларга нигә билетсыз булуыңны! Ярар, бу очракта син гаепле дә ди, әмма бик күп станцияләрдә билет сатучы кассалар булмаганда нишләргә? Тагын кычкырышыргамы?!
Атна саен өенә юл тотучы студентны алар тора-бара йөзгә таный башлый. “Куянмы” син, әллә һәрдаим билет алып йөрүче намуслы бәндәме – бер карашка ук ачыклыйлар. Студентлар хәленә кереп, штраф түләтмәгән очраклары да була. Хәер, кайсына эләгәсең бит инде. Мин укыганда ап-ак чәчле бер бабай тикшерә иде. Аны бөтен студент яратты. Итагатьле итеп “исәнмесез” дисәң, үзе белән татарча сөйләшсәң, беркайчан штраф салмас. Билет бәясен түлисең дә вәссәлам. Ә инде өлкән башы белән билет алмыйча йөргән кешене шунда ук урынына утырта белде. Шуның капма-каршысы буларак, бер апа истә калган. Күзлеге аша сөзеп карый да билет бәясен түләтү өстенә, штраф та сала, әле бөтен вагонга кычкырып, сине мәсхәрә дә итә. Билетны да син әйткән тукталышка кадәр түгел, ә үз белдеге белән соңгысына кадәр язып бирергә мөмкин. План тутырасы бар имеш. Андый очраклары да булгалады.
Студент елларыма нокта куелгач кына, үземә гыйбрәт, башкаларга үрнәк булыр дип, контролер һәм пассажирлар арасындагы мөнәсәбәт, аларның хокуклары турында белешергә булдым. Чөнки ике атна элек кабат теге күзлекле апага тап булып, байтак нервы туздырырга туры килде. “Күзлекле апа” дим, чөнки аның башкаларныкы кебек исем-фамилиясе язылган бэйджигы да, номер сугылган жетоны да юк иде.
Тимер юл вокзалында ике көн йөрсәм йөрдем, контролерларга да башлык була белгән берәүне таптым бит. Шәһәрара электричкаларда җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять «Транссервис» оешмасы хезмәткәрләре контролер эшен башкара булып чыкты. Әлеге оешманың директоры урынбасары Бушуев Вячеслав Валерьевич белән очраштым.
–
Вячеслав Валерьевич, Сезнең тәҗрибәдә контролер-кассирларга зарлану очраклары еш очрыймы?
– Аена өч зарлану булса, бу инде безнең өчен зур минус. Шуннан да артык булганын хәтерләмим.
–
Бәлки, кешеләр кемгә һәм кая барып зарланасын белмидер… Гади пассажирга бу очракта кая барырга киңәш итәсез?
– Әгәр контролер-кассир үзен начар тоткан, Сезне рухи яктан кимсеткән, акчасын алып, билетын бирмәгән яисә ярты юлга гына билет биргән, шулай ук үзара ниндидер аңлашылмаучанлык килеп чыккан икән, турыдан-туры миңа мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әллә кайларга хат язарга кирәкми. Миңа өч юл белән мөрәҗәгать итеп була. Беренчесе (843) 294-09-75 телефоны аша. Яки җитәкчеләрнең “кайнар линия” номеры да бар: (843) 290-28-09. Икенче очракта Казан шәһәре, Нариманов урамы, 2нче йорт адресы буенча килергә мөмкин. Яки trans-serv@list.ru электрон адресына хат яза алалар. Безгә шалтырату булган очракта, телефон номерын саклап калдырабыз һәм әлеге шикаять буенча нинди чара күрелүен пассажирга шалтыратып әйтәбез.
–
Ә мондый очракта нинди чаралар күрелә?
– Директор урынбасары, ягъни мин, инструктор һәм әлеге контролер-кассир белән берлектә оператив тикшерү уздырабыз. Тели икән, биредә пассажир да катнашырга мөмкин. Максатыбыз – ситуацияне ачу.
–
Вячеслав Валерьевич, менә зарланырлык контролер-кассир да бар, ди, әмма мин аның исемен белмәсәм…
– Алай булуы мөмкин түгел. Һәрбер контролерның бейджигы бар. Анда аның исем-фамилиясе тулысынча язылган. Шулай ук аның жетоны да булырга тиеш. Исем-фамилия истә калмаган очракта, жетондагы 4 санлы номер истә кала. Әгәр алай да истә калдырып булмый икән, аларның графигы һәм маршруты безгә билгеле. Безгә шалтыраткач, аның нинди маршрутта билет сатуы һәм тикшерүе хакында әйтергә генә кирәк. Аны үзебез табарбыз. Шулай ук пассажирга контролер-кассирның тышкы кыяфәте хакында ачыклаучы сораулар бирелергә мөмкин.
–
Пассажирлар күбрәк нинди очрак буенча зарлана?
– 1 майдан электропоездларның расписаниесе үзгәрде. Җәйге, кышкы тәртип аерылуын беләсеңдер инде. Менә шуңа бәйле рәвештә зарланып шалтыраттылар. Шулай ук электричкаларда билет сатканда өстәмә хезмәт өчен (за доп.услугу) 24 сум өстәмә түләү алалар, шуңа да күп кеше зарлана. Күп станцияләрдә кассалар эшләми, шуңа күрә кеше электричкада гына билет алырга мәҗбүр. Һәм бу өстәмә түләү касса була торып та, билет алмаган пассажирларга гына каралган. Бездә билет бәясе дә башка республикаларныкы белән чагыштырганда арзанрак. Татарстанда бер зона үтү 7 сум торса, Чуаш Республикасында ул – 16 сум. Билет 24 сәгать дәвамында гамәлдә. Әйтик, Сез кичтән электричкага билет алдыгыз, әмма өлгермәдегез, ди. Шул ук билет белән икенче көнне дә кайтып китәргә мөмкин.
–
Вячеслав Валерьевич, контролер-кассир итеп эшкә алганда, нинди таләпләр куясыз?
– Иң беренчесе – яшь үзенчәлеге. 22-50 яшьлекләр алына. Ул әлегә кадәр кайда эшләгән, бу да мөһим роль уйный. Дәүләт учреждениеләреннән килүчеләр хуплана. Аларны иләк аша үткәреп, сайлаганнан калганнарны укытабыз. Ул берничә этаптан тора. Беренче этапта “укучы” инде тәҗрибәле инструктор белән билет сатарга чыгарыла. Бу эш аңа туры киләме-юкмы икәнен күпләр шунда аңлый. 600-800 пассажир белән аралашыр өчен, зур түземлелек кирәк. Икенче этапта 14 көн буена касса аппаратлары белән эшләргә, пассажирлар белән аралашу этикасына, ике якның хокукларын белергә һәм хөрмәт итәргә өйрәтәбез. Һәм айга бер мәртәбә җыелып, булган шикаятьләрне карап барырга тырышабыз.
Әйтәсе килгән сүзем шул: үз хокукларыгызны яклый белегез. Үзегез хаклы булган очракта, билгеле. Чөнки, кайберәүләр әйтүе буенча, 90% очракта тавыш-гауга инициаторы булып пассажир үзе тора икән. Шулай да Сезгә кычкырып, вагонда шар яручы контролер-кассирлар – дөнья кендеге түгел. Әгәр алар Сезне рухи яктан кимсеткән, я булмаса акчагызны дөрес алмаган икән, күрсәтелгән номерга шалтыратыгыз гына. Курыкмагыз: контролерларның да контроле бар.
Эльвира ФАТЫЙХОВА
Өмет оныкта һәм көнбагышта
Промоутер булып эшләгән чакта, җир асты кичүендә көнбагыш сатучы Мәдинә апа белән таныштым. Сагыз, чупа-чупс ише тәм-том сату белән шөгыльләнүче әби-бабайларга аптырыйм: пенсия акчасы җитми микән? Көнбагыш сатып, ничек баерга мөмкин соң? Мәдинә апа әйтүенчә, керем азмы-күпме бар икән. Көнбагыш белән арахисны башта күпләп сату базасында ала. Таныш-белешемнең күбесе очсыз хак артыннан “Закамье”га чаба, Мәдинә апа да шунда йөри дип уйлагач: “Анда барыр өчен юлга күпме акча китәр иде, күрше базардан алам”, – ди ул. Көне буе сатып кайтып, көнбагышны төнлә кыздыра. Гаиләдә Эльмира исемле оныгы гына бар, әти-әнисе юл һәлакәтенә эләгеп җан биргән; үзенең ире якты дөнья белән әллә кайчан хушлашкан. Кыз КДУның Чаллы филиалында юридик факультетны тәмамлаган да хәзер эш таба алмыйча йөри. Белгәнемчә, филиалларда уку түләүле, Мәдинә ападан шулкадәр акчаны каян табуы белән кызыксындым. Баксаң, Эльмираны абыйсы түләп укыткан.
Мәдинә апа юл асты кичүендә берүзе генә утыра. “Кибеттә көнбагышны капчык-капларда сата башлагач, бездән алучылар сизелерлек кимеде. Минем кебекләр күбәү булганда да ала иделәр, хәзер үзең генә утырсаң да табыш мактанырлык түгел, көненә 200 сум җыелса, шатланып туймассың. Кулдашым белән чиратлашып чыгабыз, ике көн ул, ике көн мин”, – ди ул. Пенсия, чыннан да, җитми икән. Гаилә тулысынча Мәдинә апа җилкәсендә, пенсиянең яртысы фатирга түләүгә китә, ай буе ашыйсы, кирәк-ярак аласы, оныгын курчак итеп киендерәсе бар… 60 ел буе тир түгеп эшләүчеләр лаеклы ялга чыкса да, гомеренең ахырына кадәр ару-талуны белмичә, тырышып-тырмашып көч куярга тиеш.
Линар ЗАКИРОВ.
Яр Чаллы шәһәре.
КҮПНЕ КҮРГӘН МӘЧЕТ
Ак мәчет. Ничә буын аңа сукмак салган, күпме кеше шуны таптаган. Әби-бабаларыбыз моңлы азан тыңлап, тирәсендә уйнап үскән. Ә аларның әтиләре, бабалары, биредә гыйбадәт кылган, диләр. Хәзер алар ул чакларны яшь тулы күзләр белән генә искә ала. Биредә инде азан әйтеп, намаз укылмаганга да бер гасыр вакыт үткән. Тора-бара “кыскартуга” эләгү сәбәпле, Н. авылындагы бина клуб ролен башкара башлый. Әби-бабайларыбыз биредә күңел ача, соңрак аларның балаларына да чират җитә, дип сөйли биредә яшәүчеләр. Яңа буын белән бергә туып, аның белән янә картая сыман ул. Хәер, агайлар ул чакларны инде хәтерләмәсә дә, тальян тартып, кызлар биеткән вакытларны сагынып искә алалар. Әйе, бинаның хәзерге тормышына килсәк, сагынырлык та шул. Бераз таушалган, ләкин әлегә кадәр кулланыштан чыкмаган ул. Бина шул, ләкин кешеләр башка, андагы тәртип башка. Монда бүген олысы- кечесе җыелып, акчага кәрт суга, ара-тирә кыюлык өчен дип, янындагы шешәне дә тотып куя. Өстәвенә, ямьсез итеп сүгенәләр. Өстәл тирәсенә җыелган бер көтү яшьләр тын да алмый аларны күзәтә. Бу уенда бүген кем җиңәр дә өстәлдәге бер өем акча кемгә тияр. Шулай моңлы тальян тавышын ирләрнең ямьсез сүгенү сүзләре алмаштырып килә. Үсеп килүче буынга нинди үрнәк күрсәтәбез? Булган әхлакны үз кулларыбыз белән таркатабыз түгелме? Әхлак – тумыштан яки гаилә тәрбиясеннән, безне әйләндереп алган тирә-юнь йогынтысы ярдәмендә казанылган рухи хәл, диелә. Безгә мондый тәрбия бирмәделәр, Ходай тарафыннан бирелгәнен сакламыйбыз, булганын таркатабыз. Киләчәк хакында сөйләү түгел, уйларга да куркыныч. Бинаның элек мәчет булганлыгы да онытылганмы? Юк, онытылмаган, бары истән генә чыккан. Кышкы салкын, айлы кичтә мәчет елый. Үткәнен сагынганга түгел, киләчәк белән тагын туып, картая алмаячагын, үзе тәрбияләгән баласы картлыгында аңа килеп хатирәләр яңартмаячагын аңлый сыман.
Юлия БИЛАЛОВА,
КДУ студенты.
Элек һәм хәзер
Элек карак кесә талап,
Тамагын йөргән ялгап.
Хәзер карак казна талап,
Читкә озата кораб.
Элек карак төрмәләрдә
Утырган бетен карап.
Хәзер карак пулатларда
Утыра чәчен тарап.
Речь тота, илгә карап.
Элек карак хуҗа булган
Үзедәй каракларга.
Хәзер каракка буйсына
Гади гражданнар да.
Элекке карак – каракмыни?
Вәт хәзер кара – карак!
Илне үзгәртәбез, диеп,
Төзедек бардак!
Шәһит БИЛАЛОВ.
Кама Тамагы.
Комментарии