Сингапурча «яшибез», яки штрафларны барысы да түләячәк

Сингапурча «яшибез», яки штрафларны барысы да түләячәк

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бар өлкәдә дә Сингапурдан үрнәк алырга чакыра, шул исәптән Казан шәһәрендә барлыкка килгән түләүле парковкалар буенча да.

ТР Дәүләт Советының чираттагы утырышында түләүле парковкалардан файдаланып, акчаларын түләмәүчеләр өчен 2,5 мең сумга кадәр административ штраф салуга кагылган закон проектын кабул иттеләр.

Казанда түләүле парковкалар булдыру хакында сүз инде күптән йөри. Татарстан башкаласын бөкеләрдән арындыру максатыннан, Санкт-Петербург галимнәрен чакыртып, төрле тикшеренүләр дә үткәрделәр хәтта. Түләүле парковкалар булдыруның да төп максаты – шәһәр үзәген машиналардан арындыру. Моның өчен Рөстәм Миңнеханов, теләсә нинди ысулны да кулланырга мөмкин, ди, шул исәптән, саллы ук административ штрафлар салу ысулын да.

Президент үзе дә бу теманың шактый четерекле булуын яхшы аңлый һәм бу мәсьәләне чишү өчен бер көн генә җитмәвен, башка калаларның тәҗрибәсен кулланырга кирәклеген дә искәртә. Универсиада узуга әле аз вакыт үтүгә дә карамастан, шәһәр үзәгендә машина белән юньләп йөреп булмавын әйтеп узды һәм халыкка уңайлыклар тудырмаучы түрәләргә дә шелтә белдерде ул ТР Дума депутатларының бишенче утырышында.

«Мегаполисларда бар офисларны бер җиргә тупларга ярамый, аларны таратып, шәһәр буйлап урнаштыру мөһим. Аннан соң җәяүле хакында да онытмаска кирәк. Төп өстенлек аңа бирелергә тиеш. Сингапурда парковка өчен машинага ничә кеше утырудан чыгып түлиләр. Тагын анда машина сатып алу өчен квота алу шарт булып тора, ягъни машиналар санын контрольдә тоту кирәк», – диде Р.Миңнеханов.

Лондонда, мисал өчен, шәһәр үзәгендәге машиналарның санын киметү максатыннан, түләүле система гамәлгә кертелгән. Үзәккә керәсең килсә – акча түлә. Мәскәүдә дә кала үзәгендәге бөкеләр мәсьәләсе чишелеш тапкан. Казан исә Универсиада вакытында бу проблеманы «чишкән» иде. Ничек, нинди ысуллар белән чишелүен казанлылар үзләре генә белә. Төзелгән парковкаларның шактые әлегә буш тора, чөнки машинаны тротуарда калдырып кына китәргә мөмкин булганда, берәүнең дә өстәмә акча чыгарып түләргә теләмәве табигый хәл. Сингапурча яшәргә телибез икән, безнең халыкның аңын, тәрбиясен, культура дәрәҗәсен үзгәртергә кирәк. Татарстан җитәкчесе дә шул фикердә. «Җәмәгать транспортының да сыйфатын яхшыртырга кирәк. Ул уңайлы, җайлы һәм арзан булырга тиеш. Шулай итми торып, шәхси машиналардан берәү дә анда күчеп утырмаячак», – ди ул. Сүз уңаеннан, түләүле парковкалардан җыелган штрафлар фәкать җәмәгать транспорты сыйфатын яхшыртуга гына тотылачак, дип вәгъдә бирә түрәләр.

Билгеле, уңайлыкларга күнегеп беткән халыкны җәмәгать транспортына күчереп утырту җиңелләрдән булмаячагы көн кебек ачык. Без дә бит хәзер тәмам яхшыга өйрәнеп беттек. Яше дә, карты да, ир-аты да, хатын-кызы да машинасын кабыза да чыгып китә кирәк җиренә. Беренчедән, бу кышкы суыкларда туңып, тукталышта автобус көтеп тору түгел, икенчедән, автобусларның эче кышын салкын булса, җәен чыдап булмаслык эссе. Кечкенә баланы берәр кая алып барырга кирәк булса да, шәхси машина белән йөрү күпкә җайлырак. Әмма икенче яктан, автобуслар суыкта – җылы, эсседә салкын булса, вакытында йөрсә, кеше кайбер тукталышларда яртышар сәгать басып тормаса, билет бәясе кыйммәт булмаса, җәмәгать транспортында I-II курс студентлары һәм пенсионерлар гына йөрмәс иде. Аннары түрәләрнең үзләренә дә үрнәк күрсәтү комачау итмәс, минемчә. Бездә бит җитәкчегә ияреп, әллә ниләр кыланалар. Бу очракта да, гади халык алар үрнәгендә җәмәгать транспортына күчеп утырыр иде. Бәлки, түрәләр йөри башлагач, җәмәгать транспорты да сыйфатлы хезмәт күрсәтә башлар.

…КПРФлылар административ штрафның күләмен 500 сум гына дип тәкъдим итәргә ниятләгәннәр иде. Әмма Президент моңа катгый каршы төште. «Үзебез чыгарган законнарны үтәргә дә без өйрәтергә тиеш! Әйдәгез алайса, закон бозучыга штраф салмыйк, ә премия бирик! Әгәр дә штраф күләме зур дип саныйсыз икән, халыкны закон бозмаска өйрәтергә кирәк. 2-3 елдан без бу мәсьәләгә иртәме-соңмы барыбер әйләнеп кайтачакбыз, һәм ул чагында инде чыгымнар шактый ук зур булачак. Шуңа да үзебезне тәртипкә өйрәтик! Штрафларны барысы да түләячәк, барысы да! Депутатлар, сез исә, беренче чиратта, халыкка үрнәк күрсәтергә тиеш», – дип шелтә белдереп алды республика башлыгы парламент вәкилләренә.

Шулай итеп, түләүле парковкага машиналарын куеп та, акча түләмәүчеләргә 2,5 мең сум күләмендә штраф түләргә дигән закон проекты кабул ителде. Шунысы гына кызык, тротуарда машинасын калдыручы 1 мең сум күләмендә штраф түләргә тиеш, ә парковкада калдыручы – 1500 сумга күбрәк булып чыга. Шуны да истә тотарга кирәк, 2500 сум күләмендәге штраф бары Мәскәүдә генә билгеләнгән. Бу юнәлештә барсак, бөтен бәяләр буенча да тиздән ул каланы куып тотарбыз, мөгаен. Кызганыч, хезмәт хаклары гына Мәскәүнекенә җитәргә әлегә күренми шул…

Лилия ЛОКМАНОВА.

Комментарии