Безнең оныкларга нишләргә?

9нчы, 11нче сыйныфларны тәмамлаячак балаларның әти-әниләренең, әби-бабайларының бүгенге көндә бөтен кайгысы – балам ГИАны ничек бирер икән. Бигрәк тә 9нчы сыйныфны тәмамлаучыларның бөтенесе дә стресста, чөнки 9нчы сыйныфтан соң уртача һәм начар укучылар китә. Якынча ГИАлар үткәрелде инде, кызганычка, алар сөенечле булмады. Узган елларда ГИАны тапшыручыларга әзме-күпме җиңелрәк иде, чөнки укытучылар бик авырларына ярдәм итә ала иде. Бүген 9нчы сыйныфны тәмамлаучыларны чит мәктәп, чит укытучылар, металл эзли торган җайланмалар һәм видео көтә. 9нчы сыйныфтан китүчеләр училищеларда, колледжларда укырга тиеш була. Алар киләчәктә безнең илебезнең эшче сафларын тулыландырачаклар, чөнки дипломлы кешеләр күп, ә авыр, физик эштә эшләүчеләр аз (авыр эштә чит ил кешеләре эшли). Шулай булгач бу балаларны шул кадәр куркыту, сәламәтлекләрен бетерү нигә кирәк икән? Эшче кешегә ул фәннәрнең күбесе кирәк тә түгел бит. Алар җиң сызганып, пычракка батып, яңгырда, кар-буранда физик эш эшләүчеләр булачак.

Бәлки, бу язмамны язмаган да булыр идем. Мәктәп янында бер таныш хатынны очраттым. Улы ГИАны бирә алмаганга, ире белән икәүләп әрләгәннәр дә, бала, минем беркемгә дә кирәгем юкмыни, миңа үләргәмени, дип әйткән. Хәзер ул баланы әнисе иртән укырга китерә, укудан соң килеп ала икән. Ә үзе бер ун елга картайган.

Дөрес, ГИАны берничә мәртәбә бирдерәләр, ләкин 2-3 айда гына 9 ел буе кермәгән математиканы кертеп булмый торгандыр инде. Бирә алмаганнарга белешмә генә биреп чыгаралар. Белешмә белән чыккан балалар кая барырга тиеш икән? Бәлки, безнең Татарстанда белешмә белән чыккан балаларны кабул итә торган училище бардыр? Яки бу балаларның безнең илебезгә кирәге калмыймы?

Имтиханнарны төрмә системасына әйләндереп бетерү нигә кирәк булды икән? Укырга сәләте булган бала, шушы хәтле чикләүләр кертелмәсә дә, тормышын уку белән бәйли бит.

Чәчкә ГӘРӘЕВА.

Азнакай шәһәре.

Комментарии