«Апостол»ны уздырган Илнур

«Апостол»ны уздырган Илнур

«Безнең гәҗит»тә бирелгән Татарстан логотибы турындагы язма («Кызыл атлы Татарстанны танырлармы?» №51 24.12.14) укучылар арасында төрле фикерләр тудырды. Ә беркөнне Байлар Сабасында яшәүче Камил абый Галимҗанов район газетасы редакциясенә торба итеп төрелгән зур ватман күтәреп керде. Күзләре очкынланган. Ватманны өстәлгә таратып җибәргән иде – Мәскәүнең «Апостол» стратегик коммуникацияләр үзәге логотибының «игезәге» килде дә чыкты (рәсемдә). Алар арасында охшашлык юк дип кем әйтер?! Камил абыйның аңлатуынча, сабалы – яшүсмерләр мәктәбенең хоккей командасы тренеры Илнур (аңа рәсем ясау сәләте тумыштан бирелгән) уенчылар формасына эмблема итеп аны 2005нче елда ук ясаган булган. Казан ханлыгының атка атланган ханын күз алдына китереп иҗат иткән ул. «Әмма Илнур ахыр чиктә, җәя белән ук сугыш коралын гәүдәләндерә дигән фикергә килеп, җайдакны төшереп калдырды. Логотипта «Тимерхан» дигән язуы гына калды», – ди Камил абый Галимҗанов (фотода). Шулай итеп, Саба рәссамы мәскәүлеләрне 10 елга уздырган булып чыга. Сабаның «Тимерхан» яшьләр хоккей командасы җайдак рәсеме алынган логотиплы форма киеп уйнап, дөнья күләмендә уңышлар яулый. Әйтик, 2013нче елда Германия, Словакия, Канада, Швеция, Финляндия һәм Русия командалары катнашында үткәрелгән халыкара турнирда I урынны яулап, Кубок, диплом, алтын медальләр белән бүләкләнде. Турнирның иң яхшы уенчысы булып танылучы да Саба егете Руслан Галимжанов иде. Кем белә, бәлки, хоккейчылар формасында атка атланган хан сурәте калса, мондый уңышларга ирешә алмаган да булырлар иде. Агрессия җиңүдә юлдаш була алмый бит.

Фәнил МӘҮЛЕТОВ.

Комментарии