МИН ӘНИНЕ ЯРАТМЫЙМ!

МИН ӘНИНЕ ЯРАТМЫЙМ!

Мондый сүзләрне ишеткән һәркемнең чәчләре үрә торырлык! Сиңа тормыш бүләк иткән, карынында йөрткән, күкрәк сөтләрен имезеп, төн йокларын калдырып, тормышын бәгырь җимеше – баласына багышлаган кешегә шундый сүзләр ирештерү үзе зур гөнаһ ич! Тик тормышта мондый хәлләр дә була икән! Гомерем буе судья булып эшләп тә, судта әнисеннән ваз кичеп, әтисе ягына авышучы баланы очратканым булмады моңарчы. Бу хәлгә минем бик эчем поша, – дип бер гаилә тарихы хакында ирештерде танышым.

ДӘҮ КОЧАГЫНДА

Юра тигез, тату гаиләдә дөньяга килә. Әтисе – инженер, әнисе укытучы булып эшли. Малайга өч яшь тулгач, гаилә башлыгы вафат була. Чираттагы командировкага барганда машина астына эләгә, бичара. Ире вафатыннан соң әнисе бик авыр хәлдә кала, өч бүлмәле фатирларына кредит түләү бурычы аның җилкәсенә генә төшә. Галина Викторовна ике җирдә эшләргә мәҗбүр була. Шуңа күрә кечкенә Юраны бер елга дип, дәү әнисе үзе янына алып китә. Вакытлыча гына дип киткән бала әбисе тәрбиясендә үсә. Дөрес, әнисе баласының хәлен авылга кайтып белешеп тора. Үзләре дә Казанга кунакка килгәлиләр. Тик тормыш алар уйлаганча гына бармый. Бер елга гына дип киткән бала, озаккарак калырга мәҗбүр була.

Юра инде беренче сыйныфка укырга да керә. Мөгаллимә әбисе эшләгән мәктәптә башлангыч сыйныфны бик яхшы билгеләренә тәмамлап, укуын әнисе янында, Казанда дәвам итәргә ниятли бала. Биредә аны яңа хәбәр көтеп тора: әнисе кияүгә чыгарга җыена икән. Кадерлесе янында өч ай кунак булганнан соң, Юра дәү әнисе янына кайтырга теләгәнлеген белдерә. Әлбәттә инде, Галина Викторовна моңа каршы төшә, улын яныннан җибәрәсе килми. Бала, көйсезләнә, елый, борчыла. Беразга тынычлангандай була. Тик көннән-көн сула барган баласының халәте ананы хавефкә сала. Юра төннәрен йокламыйча, боргаланып чыга, бик еш «суган» сыга. Табиблар белән киңәшләшкәч, Юраны яңадан әбисе янына озаталар. Шатлыгыннан нишләргә белмәгән сабый, биш минут эчендә әйберләрен, уенчыкларын, кирәк-яракларын җыйнап, яңа «әтисе» машинасына кереп «кунаклый». Өч сәгатьләр тирәсе вакыт узгач, әбисе куенына чума, балакай…

Юра дәү әнисе янында бик тиз терелә, күңеле күтәрелә, бала өчен рәхәт, тыныч көннәр башлана. Еш кына әнисе янына да кунакка баргалыйлар, каникулларын да шунда уздыра бала. Гомер уза, мәктәп белән саубуллашыр чак та җитә: аны көмеш медальгә тәмамлый ул.

МӘСКӘҮГӘ – УКЫРГА!

Математика мәктәбендә укыган егет Мәскәүгә барырга җыена. Әтисе кебек очкычлар технигы булып эшлисе килә аның. Юра теләгенә ирешә: башкаладагы уку йортларының берсендә уку бәхетенә ирешә. Тик аны тәмамлый гына алмый. Өченче курс ахырында егетнең дәү әнисе чирләп китә. Аның хәлен белешергә кайткан Юра, көне-төне авыру карап, әбисе янында тоткарлана. Укуы хакында да оныта ул. Яраткан дәү әнисе аның кулларында җан бирә. Җир куенына иңдергәч, кире Мәскәүгә китә ул. Башта егетне укуыннан кумакчы булалар. Тик төрле белешмәләр белән уку йорты башлыкларын «күмгәч»кенә, өстәмә сессия вакытында имтиханнар тапшырырга рөхсәт итәләр.

Җәй буе әзерләнеп, сентябрь аенда сынаулар тапшырырга тиеш була ул. Тик инде егет башка Мәскәүгә әйләнеп кайтмый. Зур йөк машинасына утырып, эшли башлый. Башта иске, уңайсыз «КАМАЗ» бирсәләр, соңрак Америка фреглайнерына утырталар үзен. Уңайлы, иркен, өр-яңа машина егетнең икенче йортына әверелә. Башта Татарстан буенча йөк ташыган егетне Русия төбәкләренә дә җибәрә башлыйлар. Тырыш, эшчән, тыңлаучан, сабыр Юраны эшендә дә бик яраталар. Аеруча хезмәттәше Алексей күптәннән инде туганы Катерина белән таныштырырга кызыгып йөри. Кызыгырлык та шул Юрага: эчми-тартмый, башка машина йөртүчеләр кебек сүгенми дә. Төскә-биткә дә чибәр, буй-сыннары да килешле. Кеше белән дә аралаша белә. Сабыр холыклы, итагатьле егетне ычкындырмаска уйлый ул! Җае да чыгып кына тора: Алексейның туган көне якынлаша, менә шунда таныштырырга уйлый ул яшьләрне.

Екатеринага 25 яшь, башкала заводларының берсендә оператор булып эшли. Чибәр, ягымлы, зифа буйлы кызны егет тә ошата. Әлеге бәйрәмдә яшьләр дуслашып китә. Ә инде ярты елдан соң кушылып, бергә яшәргә карар кылалар. Туйдан соң ук Калининнар гаиләсе яңа фатирга күченеп яши башлый. Галина Викторовна әнисе торагын сатып, туйга ике бүлмәле фатир бүләк итә. Яңа тормыш башлаган гаиләнең бәхет-шатлыгы чиксез була.

Тиешле вакыт җиткәч, куандырып, кызлары Настя дөньяга килә. Инде тормышлары түгәрәкләнә, дөньялары киңәя! Юра көн-төн эшли, гаиләсе кыенлык кичермәсен дип, тырыша. Хатыны да кимен куймый: ире кайткан җиргә аш пешкән, йорт-җир ялт иткән, үзе курчактай киенгән.

Настя үсеп, аны балалар бакчасына урнаштырыр чак та җитә. Йорт каршысында гына урнашкан бакчага юллама алып, кызларын шунда урнаштыралар. Екатерина үзе дә эшкә чыга.

Настя, -әнисен шатландырып, инде укырга да керә. Башлангыч мәктәп еллары да артта кала. Кызга инде ун яшь тула. Тик -әнисе генә еш кычкырыша, талаша, нәрсәдер бүлешә. Бу хакта судтагы тәнәфес вакытында Юраның үзеннән сорагач:

– Миңа күп нәрсә кирәкми, кайткан җиремә ашарга пешкән, бүлмә җыештырылган, чиста булса, шул җитә! Тик соңгы вакытта кайткан җиремә өйдә тәртип, ашарга ризык юк. Өстәвенә, аш бүлмәсендә җыелган төрле шешәләргә абынып аягыңны сындырырсың! Кайткан җиремә буш суыткыч каршы ала. Ә акчалар хатынымда бит, ул тота! Кая куя торгандыр ул аларны?! Бер кайтуымда өй тулы хатын-кыз каршы алды үземне. Икенчесендә хатын-кызлар һәм ирләр җыелышкан иде. Барысы да исерек, эштән соң ял итәрлек урын да булмагач, әни янына барып кунарга туры килде инде. Үзем бер хәер дә бит, гел эштә булу сәбәпле, өйдә сирәк күренәм. Тик бала кызганыч, ул бит хәзер зур инде, барысын да аңлый. Уйладым-уйладым да аерылышырга булдым хатын белән.

АЕРЫЛЫШУ ЮЛЫНДА…

– Берничә мәртәбә аерылышырга гариза язып карадым, – дип дәвам итте Юрий Алексеевич. – Тик хатыным гел мине юмалап, үбеп-кочып, гафу үтенеп, яхшы якка үзгәрергә инандырып, аерылышуны суза килде. Дөрес, андый чакларда чыннан да үзгәрде ул. Тик озакка түгел. Мин китүгә, яңадан дуслар, ирләр җыелышып, күңел ачулар дәвам иткән. Бу хакта кызым, мин кайткач, елап сөйли иде…

Мин инде хатыныма хезмәт хакын биреп бетермичә, бер өлешен генә тоттыра башладым. Өйләнешкәннән бирле миңа бер тиен акчасын кайтарып биргәне булмады аның, гел үзенә, үз кирәк-ярагына тотты. Мин хәтта аның күпме хезмәт хакы алуы турында да белмәдем.

Ниһаять, Юра «пешеп», өлгереп җитә. Башкача уртак тормыш алып барырлык чарасы калмый аның. Бу юлы ул, хатынының ай-вайларына, ялыну-ялваруларына карамый аерылышачак. Чөнки эштән хатыны көтмәгәндә кайтып керә ул. Ятакта башка ир кеше белән йоклап ятуын күрүгә, чишенеп тә тормый, әнисе янына китә…

АЕРЫЛЫШУ ГАЗАПЛАРЫ…

Гариза язып, аерылышырга илтә Юрий. Шул көннән башлап, үз фатирына аяк та атламый ул, әнисендә яши. Кызы Настя да әтисенә иярә. Әнисе белән калырга теләмәвен белдерә. Бу вакытта инде мәктәптә укулар тәмамланып, җәйге каникуллар башлана. Кызы дәү әнисе белән яшәгәндә, әнисе аның хәле белән кызыксынып та карамый. Хәтта бер смс та язып салмый, шалтыратмый да.

Ниһаять, аларны суд аера. Менә шуннан соң инде мәхшәр башлана да. Екатерина башта фатир бүлү турындагы гаризасын судка илтеп тапшыра. Юрий торакның бары тик үзенеке булуын дәлилли ала. Ниһаять, котылдым дип, җиңел генә сулап куйса, хатыны икенче бер мәсьәләне кузгата: баласы ире белән яшәүгә карамастан, алимент дәгъва итеп, яңа гариза яза. Суд Юрий Алексеевичка хатынына 12 мең күләмендә ай саен алимент түләргә, дигән карар чыгара. Хатын әле моның белән генә тынычланмый: үзен Юра кыйнады дип, судка яңа гариза илтә…

Әкәмәтләр әле һаман тәмамланмый: хатын фатирдагы мал-мөлкәтне дә бүлешмәкче була. Биредә эшләр аеруча катлаулана. Чөнки акыллы хатын бар нәрсәгә дә чек җыеп барган була. Ремонт ясаганда обойлар, клейләр, эш кораллары сатып алу хакындагы барлык чекларны да судка төяп килә ул. Йорттагы мал-мөлкәтне дә үзем сатып алдым, дип, суд утырышчыларын төрле чекларга «күмә». Баланы да ул гына киендергән дә, ул гына ашаткан булып чыга. Бер сүз белән әйткәндә, чек-талоннарга «коенган» Екатерина йорттагы барлык мал-мөлкәт, ремонт өчен керткән сумманың барысын да иреннән түләтүне сорый. Әлеге «эш» хәзергәчә суд карамагында, аңа әле нокта куелмаган.

БАЛА БҮЛЕШҮ…

Йөрәк җимешләре, бәгырь парәләрен бүлешү галәмәтләре хакында ишетеп, белеп торабыз. Кристина Орбакайте, Яна Рудковская һәм башкаларның бала өчен тарткалашу тарихлары хакында күбебез хәбәрдар. Калининнар гаиләсен дә әлеге бәхәсле галәмәт читләтеп үтми. Ел буе судлашып йөри торгач, суд кызны әтисе белән калдырырга карар чыгара. Гаиләдә әлеге мәсьәләне уртага салып сөйләшкәч, дәү әнисе аларга күченеп, улына оныгын тәрбияләргә булышырга алына. Бәхеткә, дәү әниләре яңа гына лаеклы ялга чыкканлыктан, күченеп китү аңа әлләни авырлык китерми.

Күптән түгел генә Галина Викторовнаны очраттым.

– Шушы көннәрдә генә судларның чираттагысы булды. Әлеге суд карары буенча, алиментлар хакындагы гаризабыз безнең файдага булды. Искитәрлек хәл, әнисе кызы турында уйлап та карамый. Ни хаты юк, ни смслар язмый. Бала да аны сагынмый, юксынмый. Дөресен әйтергә кирәк, Яңа ел алдыннан мәктәбенә килгән булган, кулына шоколад тоттырган. Икәүләп рәхәтләнеп сөйләшә дә алмаганнар. Әле шушы көннәрдә генә мәктәпкә җыелышка барган идем. Шунда сыйныф җитәкчесе сөйләде бу вакыйга хакында. Татар теле укытучысы «Безнең гаилә» дигән темага инша язып килергә кушкан. Оныгымның әтисе белән генә яшәү тарихын белгәч, аның исе киткән. «Мәктәптә 35 ел эшләп тә, балаларының әтиләрен сайлауларын хәтерләмим. Нинди ана икән ул?!» – шаккатып сөйләгән иде.

Настя белән мин дә сөйләштем.

– Нишләп әтиең янында калырга булдың? – дип сорагач:

– Әти ягыннан барлык туганнар да бай, төпле тормыш алып бара. Әни ягындагылар – хәерчеләр. Әти миңа теләгән бөтен нәрсәне дә сатып ала. Акчаларын кызганмый, ә әни саран! Минем киләчәктә югары уку йортында укыйсым, илләр буйлап сәяхәт кыласым, бай тормышта яшисем килә! Аларның барысына да ирешергә әтием ярдәм итәчәк. Әни белән калсам, хәерчеләр рәтен арттырыр идем! – дип җавап бирде кызыкай.

Менә шундый заман, менә шундый балалар! Җитте, ахры, теге борынгы җырда җырланган заманнар…

P. S. Кызның әнисе аралашудан баш тартты…

Мәдинә НУРУЛЛА.

МИН ӘНИНЕ ЯРАТМЫЙМ! , 5.0 out of 5 based on 3 ratings

Комментарии